Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яңа Чүпрәле егете Айнур Нуртдинов: “Әти- әни кайгырмагыз, мин яхшы хезмәт итәм!”

    Айнур Нуртдинов Яңа Чүпрәле авылында туып үсте. Мәктәптә укыган елларында ук үзен хәрби хезмәткә әзерләде, спорт белән шөгыльләнде, җиңел атлетика буенча төрле ярышларда катнашты.

    Кораллы көчләр сафларына хәрби хезмәткә китәр вакыт җиткәч тә, үзен элиталы гаскәрләргә җибәрүләрен сорады. Егетнең үтененече тормышка ашты дияргә дә була. Аны Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләренә алалар. Хәзер ул Екатеринбург шәһәрендә урнашкан хәрби частьнең сугышчанлыкны тәэмин итү ротасында хезмәт итә. Шушы көннәрдә генә аңа сугышчан заданиене уңышлы үтәгәне өчен командирлары Рәхмәт белдергән. "Һәр көнне телефон аша сөйләшеп торабыз, улыбызга хәрби хезмәт бик ошый.

    -Минем турыда кайгыртмагыз, Алла теләсә хезмәт срогы беткәч яхшы характеристика белән кайтачагыма ышандырып әйтәм,- ди. Безгә дә шатлык бит, матур гына илгә- Ватанга тугры хезмәт итеп исән- сау туган якларга әйләнеп кайтсын иде,- дип сөйли солдатның әнисе Альбина ханым.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: