Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Якутлар табыла вакыт белән

    Тагын өч елдан Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Әлеге уңайдан газетабызда "Үткәннәрдән-киләчәккә: ТАССРның 100 еллыгы. Шәхесләр" рубрикасы ачтык. Белгәнегезчә, һәр илнең, өлкәнең усеш нигезендә аның кешеләре, илдәге вакыйгаларны үз башлары аша үткәрүче, шундагы тормыш эчендә кайнаучы шәхесләре тора. Татарстанның административ берәмлеге булган Чүпрәле районы һәм...

    -Минем бабам, Әхмәтов Шакир Әхмәт улы 1881 елда Иске Чокалы авылында туган. Ул вакытта Иске Чокалы авылы Буа өязенең Городище волостена караган. Бабамнар-крестьяннардан, матди хәлләре дә авырлардан була күрәмсең, 1912 елда бабам акча эшләү, тормышын яхшырту нияте белән Лена алтын приискасына эшкә китә. 1916 елга кадәр шунда эшли. 1927 елда Шакир Әхмәт улын, чорына карата революцион карашлы, белемле булганга авыл Советына эшкә билгелиләр. 1930 елда күмәкләшү-колхозларга берләшү башлана. Бабам беренчеләрдән булып колхозга керә, активистлардан була. Заманына һәм ул чорның сәясәтенә күрә бабам үз хезмәте, яшәеше белән туган ягы, аның кешеләре тормышын яхшыртуга өлеш керткән, диясем килә.

    Әтием Хәсәнҗан Шакир улының да хезмәт һәм тормыш юлы туган якларга бәйле. Казан педагогика техникумын тәмамлауга ук ул Татар Шатрашаны авылында башлангыч мәктәп директоры һәм укытучылык эшенә билгеләнә. 1940 елның 27 февралендә Кызыл Армия сафларына алына. Сугыш башлангач пулемётчылар взводында отделение командиры була, сугышны Венгриянең Балатон шәһәрендә тәмамлый. Туган якларга кайтып яраткан хезмәтен дәвам итә-тарих фәнен укыта. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында укый.

    Әнием Камәрия Сәнатулла кызының нәсел шәҗәрәсе дә ил язмышы белән бердәй үрелеп бара. Әнисе Бибиаләм Иске Задур кареясында туып-үскән. Булдыклы нәсел, үзеннән соң да хатирәләр калдырган-аларның кушаматы белән Задур тирәседәге тау-калкулыкны "Макай тавы" дип атаганнар. Әни ягыннан бабам Сәнатулла Низам улы Яңа Чүпрәленең белемле, тирән карашлы, дөньяви, дини сабакларны тирәнтен өйрәнүче һәм халыкка җиткерүче кеше буларак танылган. Ульянда дини мәдрәсәдә белем ала ул. Аннан кайтып үз авылында, Иске Кәкерле мәдрәсәләрендә дин сабаклары укыта башлый. Иске Кәкерле авылында 18 ел муллалык итү дәверендә бабам өйләнә, балалары туа. Әмма, ир балалары кыска гомерле була. 4 кыз баласы исә үзе кебек акыллы, белемле булып үсеп җитәләр. Дүртесе дә Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Уйлап кына карагыз, чоры нинди - авылның кыз балалары һәм Казан институты. Мөмкинлек тудырылган бит, диясем килә.

    Җайзә һәм Камәриясе Иске Кәкерле мәктәбендә ана теле укыталар, Җайзә апабыз исә шушы мәктәптә һәм Иске Чүпрәле урта мәктәбендә директор булып та эшли. Без, Камәрия балалары- Гүзәлия белән Ленарис та, хезмәт юлыбызны шушы мәктәптән башладык. Гомумән, безнең укытучылык династиябез әнә шушы баба-әбиләребездән килә, һәм гасырлар белән билгеләнә.

    Билгеле миңа да, шундый көчле нәсел дәвамчысы буларак, төрле вазифаларда эшләргә туры килде. Алны-ялны белмичә, партия кушканча, социалистик йөкләмәләр алып хезмәт итү иде бит безнең яшьлек елларында. Идеология дә бөтенләй башка иде. Кайбер сәясәтчеләр сүгә хәзер ул чорны. Минемчә, әйбәт яшәдек, эшләдек. Киләчәккә ышану, тәртип, әхлак кебек төшенчәләр бар иде. Пионер, комсомолга алулар, партия җыелышлары, бишьеллыклар, съезддан-съездга яшәүләр, өстән йөкләмәләр төшерелү - без боларның барысын да үз башыбыздан кичердек. Хезмәтебез белән ил үсешенә, аның киләчәген тәрбияләүгә өлеш кертүебезгә ышандык. Совет белем бирү системасын чит илләрдә һаман да өйрәнәләр. Һәм иң яхшы белем бирү системасы булган, дип нәтиҗә чыгаручылар да күп. Без, Камәрия һәм Хәсәнҗан Әхмәтовларның өч баласы да шушы бер бөтен системага берләштерелгән идек. Туган ягыбызда хезмәт иттек, балалар укыттык, белем һәм тәрбия бирдек. Татар халкы традицияләренә тугры калып, үз балаларыбызны да читкә җибәрмәдек.

    Тугыз ел Иске Чүпрәле урта мәктәбендә директор вазифасын башкардым. Үзегез беләсез, районның иң зур һәм алдынгы мәктәбе. Легендар үткәне бар. Укытучылары исә ниндиләрдән! Клара Насретдинова, Азат Сәгъдиев, Зоя Абязова һәм башка шундый легендар шәхесләр эшчәнлек алып барган мәктәп иде ул! Яңа технологияләрне дә үзләштердек, замана белән бергә генә түгел, аңардар да алда атлый белдек. Республика күләмендә нинди генә семинар дәресләргә бармыйк, анда күрсәтелгәннәрнең безнең мәктәптә әллә кайчан инде эшләнгәнен күреп кайта идек. Үз сүзебезне курыкмыйча әйттек.

    Үткәннәргә караш ташлаганда кызганыч та, кызык та моментлары күп инде аның. Райкомда тыныч кына эшләп йөргәндә берзаман иртән эшкә килгән җиребезгә ишекләре бикле. Беребезне дә кертмиләр. Аннан соң кадрларны күчереп йөртү бар иде. "Син бу системага кирәк", дип район кулланучылар җәмгыятенә эшкә билгеләделәр бервакыт. Бер карасаң- укытучы һәм сәүдәгәрлек. Капма-каршы, бөтенләй икенче юнәлеш кебек. Сынатмадык, киресенчә, үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсе алдык.

    Райком бетерелгәннән соң "Әкият" балалар бакчасында эшләгән елларымны да бер җылылык белән искә алам. Кечкенә генә коллектив белән балалар бакчасы исемен республикада күрсәтә алдык. "Ел бакчасы" исемен, төрле конкурсларда җиңүләр яуладык.

    Данлы үткәннәрне барлаганда, шөкер әле карьера ясыйм дип, эш дип янып йөреп ялгыз калмаганмын димен. Гомер юлдашым итеп каршыма Филорид Гаяз улы чыкканга да язмышыма рәхмәтлемен. 27 ел кайнанам Сания белән бергә яшәдек. Ул да - укытучылардан иде, мәрхүмә. Улыбыз Зөлфәткә югары белем бирдек. Хәзер исә гаиләбезгә килен төшереп, аны үз кызыбыздай күреп, барыбыз да бергәләп оныгыбыз Әмирханны тәрбиялибез.

    "Якутлар табыладыр вакыт белән" дигән гыйбарә бар. Без үз якутларыбызны таптык, дип уйлыйм. Тәрбияләгән, белем биргән укучыларыбыз әллә кайдан күреп, елмаеп исәнләшә, гомер буйлап янәшәдән килгән дусларны югалтмадык, туганнарга-дусларга, киңәш сорап килгәннәргә ишегебез ачык, нәселебезне, эшебезне дәвам иттерерлек балалар тәрбияләдек. Татарстан дигән Ватаныбыз бар. Шуннан башкасы кирәкмәде. Мал тупламадык, кызыкмадык. Күңелдә әйтәсе килгәннәр бар-барын! Тик әйтмим әле, пенсия яшенә килеп җиткәч, өйдә утырганда аңларлар безнең күңелләрне.

    Менә шул, без үз исемебезне Чүпрәле, Татарстан тарихына язарлык эшләр башкардык, ил дә безне онытмас, дип уйлыйм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: