Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Якташыбыз Татарстанның халык артисты ИлСафның әнисе Рушания апа Сафинага 85 яшь тулды

Кунаклар озын гомер, бәхетле картлык, куанычлы көннәр теләделәр.

 Бүген Яңа Кәкерле авылында гомер кичерүче, якташыбыз Татарстанның халык артисты ИлСафның әнисе Рушания апа Сафинага 85 яшьтулды. Әлеге күркәм дата уңаеннан район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау һәм бүләкләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов тапшырды. Рушания апаны котларга авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов һәм мәктәп директоры Шамил Абдрахманов та килгән иделәр. Кунаклар озын гомер, бәхетле картлык, куанычлы көннәр теләделәр.

Рушания апа тумышы белән шушы авыл кызы. Гомере буе колхозда төрле эшләр башкарган.

 – Тормыш иптәшем  Җәмил бакыйлыкка күчкәнгә 29 ел узды. Ул вакытта миңа 56 яшь иде, аңа 57 яшь иде. Алты бала белән шулай итеп, ялгызы  калдым. Бүген дүрт балам Мәскәүдә тора. ИлСафым Казанда яши, -дип тормышы турында сөйләргә кереште Рушания апа.

Бер баласының кайгысын да кичерә ул:  улы  Ринаты  32 яшендә юл һәлакәтендә вафат була. Аннан бертуган сеңлесен, киявен дә җирли.

Шулай да үзен бәхетсез дип санамый. “Эшсез тормадык, эштән бәхетебез бик булды безнең”,-ди Рушания апа.

-Җәмилем бригадир вазифасын башкарды. Элек бит чөгендер эшләү чоры булды. Өчәр гектар диярлек һәр гаилә дә кырда эшләде. Тормыш иптәшем бригадир булгач, кырда бүлгәннән соң, калган җирне дә: “Күп түгел анда, шуны да эшләгез инде балалар белән”, дия иде. Барып карасаң, озынлыгы берәр км дан артык тагын бер өч гектар чөгендер җире калган. Шулай җәебез, аннан көз айлары кырдан кайтмый үтә иде. Шөкер, балалар булышты, эштән берсе дә калмады,-ди Рушания апа.- Үзем дә ишле гаиләдә: әти-әни, әби-бабай белән җиде бертуган үстек. Бүген бишебез исән, өчебез авылда яши.

Барлык балаларына да белем бирергә дип зур тырышлык куялар Сафиннар. Бүген һәркайсы дәрәҗәле урыннарда эшли. Илсафны гына алыйк, районыбыз данын илнең төрле почмакларында таныта, Татарстанның халык артисты дигән дәрәҗәле исемгә ия булды.

Дини яктан да итагатьле, әдәпле булулары, авыл җанлы булулары белән аерылып торалар. Авыл җирлеге һәм мәктәп директоры әйтүенчә, авылда берәр төрле чара, я булмаса зур күләмле эшләр башкарылса, Сафиннарның ярдәме тими калмый. Үткән ел гына мәчетнең тышкы ягын төзекләндерүдә зур булышлык күрсәткәннәр, зират яннарын тотуда ярдәм иткәннәр, ИлСаф соңгы елларда авылдашлары өчен ифтар ашлары үткәрә һ., һ.б. Билге болар барысы да Рушания апа белән әтиләре Җәмил абыйның хезмәт җимешләре булып тора.

Ватан алдындагы хезмәтне үтәргә дә әлеге йорттан биш малай бер-бер артлы чыгып китәләр, ИлСаф исә хәтта арттырып та, диңгез флотында өч ел булып кайта.

- Аллага шөкер, бөтен балаларыма да белем, дөрес тәрбия  бирдек, дип уйлыйм. бу хакта тормыш иптәшемең дә соңгы сулышында: “Кайгырма карчык, балалар  йөзеңә кызыллык китермәсләр”, диюе гел истә. Шулай булды да.  Илсурым Казаннан атна саен диярлек кайтып йөри, Мәскәүдәгеләре дә туган нигезне ташламый. Үзләре дә “Әни, әни” генә дип торалар, кунактан кунакка гына йөртәләр үземне.

Рушания апага, күз тимәсен, әле 85 яшь  дип белмәссең. Төз, матур атлап, йортында һәрбер эшне үзе башкарып йөри, хәтере дә бик әйбәт. Алга таба да балалары өчен әниле нигез булып, хәерле гомерләр кичерергә Ходай насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев