Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Якташыбыз Раилә Сатдинова утырган килеш волейбол уйнау ярышларында җиңүче булды

Раилә Сатдинова  – тормышка гашыйклыгы, аннан ләззәт, тәм табып яшәве белән күпләргә үрнәк.

Гаҗәеп кешеләр

Тумыштан мөмкинлекләре чикле булган Раилә киртәләр алдында югалып калмый. Инвалид коляскасында утырган килеш иҗат итәргә, үзен кирәкле итеп тоярга, башкаларга ярдәм итәргә, хәтта спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек тә, вакыт та таба. Республика күләмендә үткәрелгән “Татарстан энҗесе” бәйгесендә катнашып, “Иң сөйкемле энҗе” исемен дә яулаган иде әле ул.

Раилә кечкенә вакыттан ук әнисеннән кул эшләренә өйрәнә, бәйли дә белә. Бу шөгыль аңа бик тә  ошый. Аның Инстаграм битенә кереп карасаң, үзе иҗат иткән нинди генә төрле матур курчакларга тап булмыйсың?! Бу хакта ул үзе: “Бәйләү – минем өчен иҗади хобби. Әлеге шөгыль мине тынычландыра. Бөтен булган борчуымны оныттыра”, ди.

Шланга авылында туган кыз 2019 елда Казан шәһәренә күченеп, анда яши башлый. Шул рәвешле, мөстәкыйль тормыш алып бара алуын, авылда борчылып калган әти-әнисенә, туганнарына, дусларына  да раслый.  Хәер, аңа кадәр дә күп тапкырлар Раилә үзе генә китеп төрле чараларда, спорт ярышларында катнашып йөри. Ишкәк ишү буенча ярышларга, Мәскәүгә кадәр дә барып призлы урыннар яулады кыз.

Билгеле, зур шәһәрдә Раилә өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Ачык күңелле, һәрвакыт яңалыкка омтылган кыз анда да дуслар таба, спортның башка төрен – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен утырган килеш волейбол уйнауны үзләштерә, бассейнга йөри. Гомумән, үзен һәрвакыт ниндидер эш белән мәшгуль итә.

Ул йөргән волейбол коман-дасының исеме дә җисеменә туры килеп тора – “Алга!”. Чыннан да Татарстан исемен данлап, кызлар командасы шушы көннәрдә Россия Чемпионатында бронза медальләр яулап кайттылар. Үткән ел алар мондый ярышларда бишенче булганнар.

Раилә әйтүенчә,  Мәскәүдә узган ярышларга Якутиядән кадәр спортчылар килгән. “Киләсе елга әлеге ярышлар буенча Россия Чемпионаты май аена планлаштырылган. Хәзер тулы куәткә шуңа әзерләнү эшләрен башлаячакбыз”, ди ул.

Раиләдә иң сокландырганы– аның эчке халәте. Эчке матурлыгы аның йөзендә дә чагылыш тапкан. Кояш нуры сыман якты, һәрвакыт елмаюлы ул.

Раилә Сатдинова: – Әтием Равиль белән әнием Тәнзиләгә бик рәхмәтлемен. Әниемнән мин төшенкелеккә бирелмичә, табигать матурлыгына сокланып, тормышның ямен тоеп яшәргә өйрәндем. Тәмле итеп ашарга пешерергә дә, матур гөлләр үстерергә дә ул өйрәтте. Кечкенәдән әтием сыман акыллы булырга, күп белергә, авырлыклар         алдында югалып калмаска омтылдым. Абыем Румиль – бик юмарт, акыллы, кешелекле, кайгыртучан. Күп        вакыт аның ярдәмен тоеп яшим. Билгеле, авырлыклар булмый калмый. Андый вакытларда мин, ә кемгә җиңел соң, дип уйлыйм. Тормышны яратып яшәргә кирәк. Шулай булганда гына үзеңне бәхетле итеп тоя аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев