Туган Як
  • Рус Тат
  • Яшәүдән ямь табып

    Кызык инде бу тормыш. Яшәү, эшләү дәверендә күп кенә кешеләр белән танышасың, аралашасың. Әлеге танышкан кешеләр арасында "беркөнлекләре" дә, ничектер күңелгә якын булып калганнары да була...

    Иске Кәкерледәге Хөснетдиновлар гаиләсе белән дә эш барышында танышкан идем. Сугышта катнашканнарның, аларның толларының яшәү шартларын яхшырту турындагы закон чыкканнан соң барган идем аларга. Ул вакытта бабай исән иде әле. Көлеп, өй салырга акча бирәләр бит, диюемә шатланып сөйләшкән иде. Һөнәремә кызыксынучанлыгымны да кушып, мин дә аңардан гомеренең ничек үтүе турында сорашып, язып та чыккан идем. Иске Кәкерлегә бу юлысы баруымда да күңелгә якын булып калган бу кешеләргә кереп чыгарга уйладым. Халикъ бабай юк инде. Нигезендә салдырырга теләк белдергән һәм шунда ук сафка баскан яңа өенә керә алмады ул. Михнәтләргә түзгән йөрәк, шатлыкны күтәрә алмады, күрәсең.

    Бергә гомер итеп, алты баланы бергәләп тәрбияләгән ирен югалту хәсрәтен авыр кичерде Зәйтүнә апа. Әле дә булса аны юксынып яшәгән хатын үзе дә шушы көннәрдә 80 яшьлеген билгеләп үткән. Күңелендә тормышка гашыйклык чаткысын саклап калган ул. Мине күрүгә соңгы вакытлардагы яңалыкларын уртаклашырга ук тотынды. Туган көненә ясин укыткан икән, күршеләре, кодагыйлары бүләкләр күтәреп килгәннәр. Күрсәткән бүләкләрен "матур", диюемә каршы, күзләрендә очкыннар кабызып, елмаеп: "ии, күпме гомер калгандыр бит, бу күлмәкләрне кайчан киеп бетерәм инде мин...",-дип җаваплады. Тагын бер зур шатлыклары-төп йортта яшәүче бердәнбер уллары Радикның кызы кияүгә чыккан икән. Буада укып йөргән кыз булачак ярын үз мишәрләребез арасыннан сайлаган. Иске Ишле авылыннан оныгын сорап килгән гаилә бик ошаган Зәйтүнә апага. "Оныкларым да "әбием" дип өзелеп торалар, кайтсалар, бала чакларындагы кебек, итәгемә килеп утырып, кочаклап-үбәләр. Бабалары да бик ярата иде үзләрен,-ди. -Гомерләр генә менә аккан су кебек үтте дә китте, дип моңсуланып, тынып кала Зәйтүнә апа. Ни уйлый икән? Сугыш елларына туры килгән балачагынмы? Әтисе белән абыйсының сугышка чыгып китүләренме? Я булмаса, олыларга ияреп, көче җитәр-җитмәс килеш молотилкада арыш көлтәләре суктырып йөрүенме?

    Аннан соң да язмыш эшнең җиңеле белән кинәндермәгән... Урман да кискәннәр алар, чәчүлек орлык та ташыганнар. 20 еллап гомер сыер савучылыкта да үткән. "Кеше көлдермәскә тырыштык. Килен килде, әйтешеп урамга чыкмадык, әле дә бик яхшы яшибез. Балалар күп булгач, язмышларының да төрле булганы бар. Бер кызым менә ераккарак китеп урнашты. Туйга кайтабыз, дип торалар. Ходайдан сабырлык сорап яшибез шулай",-ди сүзен дәвам итеп Зәйтүнә апа.

    ...Әйе, Хөснетдиновларның авылның күп гаиләсе кебек, өлешенә тигән көмешеннән канәгать булып, гомер итеп ятышлары. Еллар үтә-буыннар алмаша, кияү-киленнәр, онык-оныкчык-лар белән нәсел тулылана. Яшәүнең мәгънәсе дә шушы түгелмени?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: