Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яшәү ямьле

    Әлфия апа табигате белән дә тиктормас кеше. Еллар үтеп хәрәкәтләре салмакланса да, вак- төяк йорт эшләре белән мәшәкатьләнә, умарта кортлары тота, картаймаган күңеле белән яшьлек елларын урап кайтып, туган- тумачалары, балалары, бигрәк тә оныклары белән, сөйләшеп утырырга ярата.

    Әле кайчан гына авыл хуҗалыгы белгечлеге дипломы белән районга килгән бик чибәр, шул ук вакытта гаҗәеп булдыклы һәм җитез Балтач кызы иде ул. Гаиләдә биш ир-малай арасында бер кыз үскәнгәме, теләсә нинди коллективта да уртак тел табу кыен булмады аңа. Яшь кызны, һәркайда актив һәм һәр эшне башлап йөрүен исәпкә алып, ВЛКСМ район комитеты пленумы члены итеп тә сайладылар. Шунда ул булачак тормыш иптәше, ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре итеп яңа гына билгеләнгән Рәфәгать Низамовка гашыйк булган иде. 1959 елның февраль аенда ике яшь йөрәк бергә кушылып матур гына гаилә дә кордылар. Балалар да озак көттермәде, башта уллары Энгель, аның артыннан кызлары Лилия туды. Һәм ирле-хатынлы гомер буе җаваплы хезмәттә булдылар. Әлфия апа КПСС райкомында, район советы башкарма комитетында төрле вазифаларны зур җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп үтәде. Хезмәт эшчәнлегенең күп өлеше район Советы башкарма комитетының план-икътисад бүлегендә икътисадчы буларак үтте. Кайчакта кырыс та булырга туры килде аңа. Ләкин бервакытта да җиңел юл эзләмәде-тормыш йөген җигелеп тартты.

    Элек елларда район халкы ягулык өчен утын, ташкүмер һәм брикет куллана иде, боларны юнәтү өчен кешеләр Борындык тимер юл станциясендәге райтопка бардылар. Әмма, анда кирәк төрдәге ягулыгыңны алу өчен шушы комиссиядән рөхсәт кәгазе таләп итәләр иде. Иртән эшкә килеп ишек ачканчы ук бусага төбендә дистәләгән кеше, араларында бик өлкәннәре дә, ерак авыллардан килүчеләре дә күп була иде. Нишлисең, заманасы шундый иде бит...

    Әлфия апа кемгә дә начар йөз күрсәтмәде, дорфа сүзләр ишеттермәде, ничек булса да хәлдән килгәнчә ярдәм итү ягын карый иде. Гомумән, аңа ярдәм дә, киңәш тә сорап килүчеләр бүген дә күп. Сигезенче дистәне тутырып килгәндә дә үзен чүпрәлеләр арасында бик бәхетле тоя, урамга чыксам барысы да сәлам бирә, хәлемне сораша ди ул.

    Моннан берничә ел элек энеләре Әлфия апаларын туган авылы-Борбашка кунакка алып кайтканнар. Ни дисәң дә, туган як бит, сагындырган. Балачак эзләре калган тау сукмаклары, авылга ук терәлеп торган катнаш урманнары, саф сулы чишмәләре. "Безнең авыл бигрәк тә матур, табигате ягыннан андый авыллар бик сирәк. Кунакка кайткач та, тауга бардык, энем шунда гармунын тартып җырлап җибәрде, ирексездән күзләргә яшь тулды",- дип хатирәләрен яңарта юбиляр. Чүпрәлегә кайткач та үзенең хисләрен кәгазь битенә сала, туган ягына багышлап матур-матур шигырьләр иҗат итә. 34 ел бергә яшәп калган тормыш иптәше Рәфәгатен дә бик юксына. Аның бакыйлыкка күчкәненә дә быелның октябрендә 23 ел тула икән инде. Гомер үткәне сизелмәгән дә-балалар үстерү мәшәкате, шатлык-куанычлар, мал-туар тулы ишегалды, бакча, умарта эшләре... бөтенесе бергә үрелеп әлеге гаиләнең уртак тормышын тулыландырган. Гомер көзенә аяк атлаганда гына барысы да тынып калган, яшәеш закончалыгы шулдыр, мөгаен.

    Кызы Лилия тәрбиясендә яшәсә дә, Буа шәһәрендә гомер итүче улы Энгель дә туган нигезгә бик еш кайта. Бертуган энеләренә дә бик рәхмәтле Әлфия апа. "Без тату гаиләдә үстек, бер-беребезгә ихтирам, хөрмәт һәм кирәк чакта ярдәм итешү кебек сыйфатлар әти-әниебездән күчкәндер. Шундый тәрбия биргәннәре өчен без аларга гомере буе бурычлы, урыннары җәннәттә булсын",-ди ул. Гомер елларын бер-бер барлап: "Дөнья баштан сыйпап тормый, тик шуңа да карамастан, яшәү ямьле",-ди Әлфия ханым Низамова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: