Туган Як
  • Рус Тат
  • Яшәргә икән-янып яшәргә!

    2011 елның сентябрь-ноябрь айларында V "Ватан" республика яшьләр халык иҗаты фестивале дәвам итте. Әлеге конкурста республика буенча Чүпрәле районыннан "ТР атказанган мәдәният хезмәткәре" Энҗия Шәрәфетдинова җитәкләгән "Газизәкәй" фольклор төркеме 3нче урынны яулады.

    Бу җиңүләрнең чираттагысы... Гомерен сәнгатькә, мәдәният өлкәсен үстерүгә багышлаган әлеге ханымның мондый җиңүләре күпме булды икән?! Мөгаен, санасаң, бармаклар җитмәс, аларны барлап бетерү мөмкин булмас иде. Чөнки җиңүләр белән беррәттән әлеге уңышларның башлангычы Энҗия ханымның шушы өлкәдә багышланган гомер йомгагына килеп тоташачак. Ә бу үзе үк бер гомер тарихы дигән сүз.

    Энҗия Әсхәбетдин кызына талант мулдан бирелгән. Шуңа да ул ике дә уйламыйча, үз юлын нәкъ менә сәнгать өлкәсендә эшләүгә багышлый. Республиканың Азнакай районындагы Югары Стәрли авылында туып-үскән Энҗия Казан дәүләт мәдәният институтында белем алган елларда Чүпрәле егете Данир Шәрәфетдинов белән таныша. Шушы чордан, шушы мизгелдән ул пар канатының туган якларына кайтып, биредә хезмәт куя, "Яшәргә икән-янып яшәргә!" девизы белән гомер кичерә әлеге гаилә.

    Районда нинди генә чара үтмәсен: зур кунаклар каршы алу, "Сабантуй", "Авыл бәйрәмнәре", төрле мәдәни, республикакүләм чараларда катнашу дисеңме, һәркайсында Энҗия ханымның башкарган эшләре бәяләп бетергесез. Әлеге чараларның режиссеры булудан, аларны сәхнәгә кую мәшәкатьләреннән тыш, бер үк вакытта аңа алып баручы да, рольләр башкаручы да булырга туры килә. Халык театрында ул башкарган рольләрнең саны гына да 40ка якын. Шул ук вакытта ул яшьләргә кирәк урында үз сүзен үтемле һәм урынлы әйтә белүче үрнәк остаз да әле. Ә иң мөһиме-Энҗия ханым милли йолаларыбызны, татар мәдәнияте тарихын саклап, үткәннәрне киләчәк белән бәйләүче һәм аны яшь буыннарга тапшыручы, халыкны рухи яктан тәрбияләүче шәхесләрнең берсе.

    Дүрт дистә елга якын хезмәт гомерендә аның күңелендә әллә ничә меңләгән образ, көй, тормыш мизгелләре туган. Туып кына калмаган, сәхнә аша тормышка ашырылган. Әйе, чын-чынлап сәнгатькә гашыйк булып, иҗат дөньясы белән яши алучылар гына әлеге сәләткә иядер.

    Җаны-тәне белән башкарган хезмәт үзенең татлы җимешләрен дә бирә. Төрле бәйгеләрдә, чараларда яулаган җиңүләр белән беррәттән, Энҗия ханым "ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемен йөртә, "Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә, моннан тыш аның казанышлар архивында район Башлыгының күп санлы Мактау Грамоталары, теге яки бу өлкәләрдә яулаган җиңү кәгазьләре урын алган. 2009 елда ул ТР Хөкүмәте игълан иткән мәдәният, сәнгать учреждениеләренең иң әйбәт хезмәткәрләренә ярдәм итү Грантының "Таяныч һәм авторитет" номинациясе җиңүчесе була.

    Моннан тыш, Энҗия ханым сәхнә тормышын рухи тормыш белән бергә алып бара алу сәләтенә дә ия. 2005 елда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлагач, аның тырышлыгы белән районда "Иман нуры" берләшмәсе төзелә. Бүген әлеге берләшмәдә 70кә якын бала һәм олы яшьтәгеләр йөреп, дин гыйлеменә өйрәнәләр. Шулай ук, ул Татарстан мөслимәләре берләшмәсенең райондагы филиал җитәкчесе булып тора.

    Гаиләсендә дә Энҗия ханым кадерле тормыш иптәше, яраткан әни һәм хөрмәтле дәү әни. Тормыш иптәше белән алар өч балага гомер биреп, бүгенгесе көндә һәркайсының тормышта ирешкән уңышларына куанып, оныкларының тәүге адымнарын күзәтеп, "дәү әни", "дәү әти" дип эндәшкәннәренә куанып яшиләр.

    Бу урында тукталып, район газетасының 80 еллыгын үткәрү кичәсенә әзерлекнең барышы да Энҗия ханым Шәрәфетдинова киңәшләреннән башка үтмәвен әйтеп үтәсе килә. Шунда аның бер сүзе хәтердә калган: "Сәхнә ул магнит сыман, анда мендең исә, кире төшәсе килми",-диде. Гади генә әйтелгән әлеге сүзләрендә аның тормышта тапкан бәхете чагыла сыман.

    Әйе, гомере буе сәхнәдә, иҗат дөньясында кайнап, чынбарлыкны оныттырып, кешеләргә яшәү мизгелләрендә матурлык барлыкны да чагылдыра алып яши алган һәм яши ул!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: