Туган Як
  • Рус Тат
  • Яшәгән саен яшисе килә

    Өлкәннәр көне уңаеннан күрешеп аласы турында телефоннан элемтәгә кергәч, Нәҗибә апа каршы килмәде. Ялгызы гына гомер итүче апага иптәш булыр өчен Ульяновск шәһәрендә яшәүче Рауза апа да еш кына кайткалап китә икән.

    -Иремнең сеңелкәше ул Рауза. Шәһәрдә ялгызы яши, сәламәтлегем мактанырлык булмаганлыктан аны чакырам, бик рәхмәт үзенә, яныңда сөйләшер кеше булганда ялгызлык ачысы бик сизелми,-ди ул башындагы ак яулыгын төзәтеп. Быел декабрь аенда 85 яшен тутырырга тиешле Нәҗибә әби үзенең гомер көзен ялгызлыкта үткәрсә дә, үткәненә үкенми. Аның кебек меңләгән авыл хатыннары кырыс тормыш сынаулары алдында һичкайчан баш имәгән, алга горур карап, дәрья кичәрдәй үзендә көч тапкан.

    1927 елның 1 декабрендә Яңа Задур авылында жиһанга аваз салган кызчык, Мәсхүдә белән Идиятулла Сафиуллиннарның җиде балалы гаиләсендә өченче булып туган. Балачактан ук бик хәрәкәтчән, итагатьле һәм олылар әйткәнгә колак салучан булуы белән башкалардан аерылып та торган. Авыл мәктәбендә 4 сыйныфны тәмамлап, башлангыч белем алган. Ни кызганыч, ул елларда туган балаларның һәм яшүсмерләрнең балачагын каһәр суккан сугыш урлый. Нәҗибә дә 12 яше тулар-тулмас колхоз эшен үз җилкәсендә күтәрә. Сугыш башланган көнне дә ул бүгенгедәй хәтерли. -Онытыламы соң инде ул сугыш, ул китергән кайгы-хәсрәт,- ди Нәҗибә әби. Сугышның беренче көннәреннән үк әтисенең сеңелкәшенең ире Аделҗанны фронт-ка алалар. 1942 елның июнендә, 46 яшендә булуга да карамастан, әтигә дә чакыру кәгазе китерделәр. Бәрәңге бакчасында буразналарны эшкәртеп тә бетерә алмады, фронтка китте. Без, җиде бала, әни кочагында калдык. Мәскәү юнәлешендәге сугышка кергәнен белдек, аннан соң бер хәбәр дә булмады,- дип яшьле күзләрен сөртә Нәҗибә әби. Шушы кадәр ишле гаиләнең әтисез калуы үзен нык сиздерә. Бөтен ышаныч-абзардагы сыерда. Кул астына керерлек яшьтә булган бөтен бала-чага кышын сыерга ашатып чыгарлык азык әзерләгән, колхоз эшеннән дә калмаган. Олылар урак урган, Нәҗибә яшендәге кызлар чәчелеп калган башаклы саламнарны тырма белән җыйганнар. Аңа комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә дә туры килгән. Тархан урманнарында утын да кискән. 1965 елда Татар Саплыгы авылының Хәйдәр исемле егетенә тормышка чыга. Икесе дә бөтен гомерләрен колхоз эшенә багышлыйлар, бер-берсен аңлашып, тигез тормышта яшиләр алар. Ни кызганыч, ул бергә булган 35 ел хәзер кабатланмас төш шикелле генә. 2000 елда Хәйдәре көтмәгәндә дөнья куя. Аннан соң икенче улы Альфик йөрәк авыруыннан якты дөнья белән саубуллаша. -Авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне күп күрдек, шулай да төшенкелеккә бирелмәдек. Әйләнә-тирәбездә һәрчак яхшы кешеләр булдылар, рәхмәт барысына да, район хастаханәсендә дә, Буада да бик яхшы карыйлар. Бүген Ходайга шөкер, барыбыз да җитеш тормышта яшибез,-ди Нәҗибә әби.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: