Яшә әйдә, тагын 60ны!

Гомер узганы сизелми дә икән ул. Ялан тәпи уйнап үскән яшел хәтфәдәй авыл урамнары, ал таңнарда чут-чут килеп кошлар сайравы, офыкларга кадәр барып тоташкан алтын башаклы ашлык басулары...Боларның һәммәсе бергә җыелып табигатьнең тулы бер илаһи гүзәллеген чагылдыралар да, кабат яшьлек хатирәләренә алып кайталар сыман.
Шушындый кайнап торган тормышлы авылны кечкенә вакытында ук үз иткән иде шул Рафаил. Аның яшьтәшләре үсеп җитәр-җитмәс шәһәр буйлап эш эзләп китсәләр дә, аның аларга бер дә охшыйсы килмәде. Авылда яшәү табигать хозурлыгына соклану гына түгел әле ул, аның өчен күп вакытыңны тынгысыз хезмәт белән дә бәйләргә кирәк. Яңа Чәке авылындагы башлангыч сыйныфлар мәктәбен тәмамлагач Рафаил Алимов Городище урта мәктәбенә бишенче сыйныфка укырга бара. Җиденче сыйныфтан соңгы җәйге каникул вакытларыннан башлап "Путь Ленина" колхозында тракторчы, комбайнчы ярдәмчесе булып эштә беренче күнекмәләрен ала. Урта мәктәпне тәмамлап армия хезмәтенә киткәнче дә туган авылында механизатор булып эшли. Чит җирләрдә күп йөргән саен туган як тагын да ныграк сагындыра икән ул. Солдаттан кайтуга ук машина йөртү курсына укырга керә. Аннан соң берничә ел хуҗалыкта шофер хезмәтен үти, идарә кушуы буенча бик күп җаваплы рейсларда була.
-Рафаил Фәйзулловичны яшь вакытыннан ук яхшы беләм. Үзенә дә, янәшәсендәгеләргә дә бик таләпчән кеше, төгәллекне ярата, кушылган эшне җиң сызганып җиренә җиткереп үти торган иде. Шушы сыйфатларын истә тотып аны хуҗалыкның Яңа Чәке участогына җитәкче итеп куйдылар. Монда да сынатмады ул. Авыл халкы белән уртак тел табып югары күрсәткечләр яуланды. Ул елларда әлеге участок мөгезле эре терлекләр симертү белән шөгыльләнде. Берничә ел эчендә фермадагы малларның баш саны 400 гә җитте, ә алардан уртача тәүлеклек артым алу 800-900 граммнан кимемәде. Һәр елны диярлек 100-150 баш тана үстереп колхозның сөт көтүен яңарталар иде. Аннан соң авыл халкын эш белән тәэмин итү максатыннан дуңгыз фермасы ачты һәм аларның да баш санын 350 гә җиткерде,- дип сөйли ул вакыттагы колхоз җитәкчесе Сергей Салифанов. Колхозлар тузып җәмгыятьтә яңача формалашулар барлыкка килгәч халык аны җаваплылыгы чикләнгән "Городище" җәмгыяте җитәкчесе итеп сайлый, аннан соң ул "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының "Городище" филиалы директоры итеп билгеләнә. Агро тармаклардагы эшләрне белеп оештыруы һәм тупланган тәҗрибәсе аңа яңадан-яңа үрләр яулауга мөмкинлек бирә. Гомере буе бухгалтер булып эшләгән тормыш иптәше Гөлнур да иренең гаиләдә үрнәк әти, ныклы таяныч булуын яшерми. Олы кызлары Ләйсән Ульяновск техник университетын кызыл дипломга тәмамлаган, хәзер үз гаиләсе белән яши, икенче кызлары Гөлназ Ульяновск дәүләт университетының 4 курсында гел бишлегә укый, өченче кызлары Энҗе авыл мәктәбендә белем ала, анысы да апалары кебек уку алдынгысы. Әтиләренең 60 яшьлек юбилее уңаеннан килгән тәбрикләүләр арасында аларның да иң җылы котлау сүзләре бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 21:35Чүпрәледә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан автойөреш һәм митинг узды 1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.3100
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.3700
-
1 июль 2022 - 08:08Дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тула 2022 елның 18 июлендә бөтен ил буенча дәүләт янгын күзәтчелеге органнары юбилейларын – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.4400
-
1 июль 2022 - 08:06#ЭКОЯЗ2022 район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде Бәйге төрле номинацияләр буенча узды.2600
-
1 июль 2022 - 08:04Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев нәкъ шундыйлардан.3500
-
1 июль 2022 - 08:01Чүпрәле өлкәннәренә катлаулы компьютер да бирешә Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.2700
-
1 июль 2022 - 07:57Виктор Карабаев: “Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк” Виктор Карабаевның хуҗалыгы Чуваш Бизнәсе авылында шактый иркен мәйданны алып тора.3600
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..7800
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.10400
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.4000
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.6000
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.6900
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.7900
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
1 июль 2022 - 19:57Шакир Ягудин Чүпрәледә милли проектлар кысаларында социаль-мөһим объектларның төзелеше белән таныштыДепутатны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде.2400
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Алабута утыйм, барысын да контрольдә тотам"Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.2800
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..7800
-
29 июнь 2022 - 15:39Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентларына дипломнар тапшырылды Быелгы уку елында белем бирү учреждениесен 62 студент тәмамлый.6900
-
1 июль 2022 - 08:08Дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тула 2022 елның 18 июлендә бөтен ил буенча дәүләт янгын күзәтчелеге органнары юбилейларын – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.4400
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.3700
-
1 июль 2022 - 07:57Виктор Карабаев: “Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк” Виктор Карабаевның хуҗалыгы Чуваш Бизнәсе авылында шактый иркен мәйданны алып тора.3600
-
1 июль 2022 - 08:04Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев нәкъ шундыйлардан.3500
-
1 июль 2022 - 21:35Чүпрәледә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан автойөреш һәм митинг узды 1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.3100
-
29 июнь 2022 - 21:07"Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган”: Чүпрәледә Әфган сугышында һәлак булган сугышчыларның өйләренә истәлек такталары куелды Акция Татарстан Республикасының хәрби хәрәкәтләр ветераннары, запастагы хәрби һәм башка төр гаскәрләренең хәрбиләре “Ватан калканы” төбәк иҗтимагый оешмасы, Әфган һәм Чечен сугышы, чик буе сакчылары көче белән оештырылды.2800
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Алабута утыйм, барысын да контрольдә тотам" Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.2800
-
1 июль 2022 - 08:01Чүпрәле өлкәннәренә катлаулы компьютер да бирешә Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.2700
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Чүп үләне утыйм, барысын да контрольдә тотам" Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.2700
-
1 июль 2022 - 08:06#ЭКОЯЗ2022 район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде Бәйге төрле номинацияләр буенча узды.2600
-
1 июль 2022 - 19:57Шакир Ягудин Чүпрәледә милли проектлар кысаларында социаль-мөһим объектларның төзелеше белән танышты Депутатны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде.2400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика