Хыяллар тормышка ашкан мәлләр...

Петр Трофимовка бәхет үзе елмаеп килгән. Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлауга хәрби комиссариат аша аны шоферга укырга җибәрәләр. Хәрби хезмәтне аңа Германиядә, авторотада үтәргә туры килә.
Егет монда төрле маркадагы катлаулы хәрби автомобильләрне идарә итәргә өйрәнә, аларны бик төгәл камилләштерә, беренче класслы белгечлек алу дәрәҗәсенә ирешә. Часть командирларының мактау хатларына лаек була. Хәрби хезмәттән кайткач солдат киемнәрен дә алмаштырырга өлгерми аны райондагы ДОСААФ оешмасына инструктор итеп эшкә чакыралар. Аңа монда 16 ел эшләргә туры килә. Шушы чорда әллә ничә йөз егетне шофер һөнәренә, машина йөртү серләренә өйрәтә ул. Аларның һәркайсы бүген дә Петр Ильичка ихлас рәхмәтле. 1996 елның августында аны район электр челтәренә чакыралар. Монда да ул төрле маркадагы автомашиналарда эшли. Электр челтәренә "ГАЗ-3308" маркалы "автовышка" кайткач та "аңа кемне утыртырга икән?" дип җитәкчелек уйга кала. Югыйсә, ул машинада эшләү өчен аерым осталык, талант та кирәк. Чөнки "автовышка"да эшләүчеләр, нигездә, электр линияләрен төзекләндерәләр, линиягә куркыныч тудыручы куакларны кисәләр.
-Үткән елгы кышларның мәшәкатьләре энергетиклар өчен аеруча истә калыр. Һава температурасы түбән вакытта яуган яңгыр һәм юеш кар бозланып электр чыбыкларына ябышты, урыны-урыны белән аның калынлыгы 8-10 сантиметрга, ә бер метр озынлыктагы чыбыкның авырлыгы 30 килограммга кадәр җитте. Без биш кешелек бригада белән Норлат районында табигать тудырган катаклизмны бетерүдә нәкъ бер атна эшләдек. Петр Трофимов та анда үзенең "автовышка"сы белән бик авыр шартларда тәүлек саен 18 сәгать хезмәт куйды,-ди электр челтәре мастеры Радик Сафин. Монысы ел ахырында була.
Яңа гына башланган 2010 елның беренче көннәрендә үк аны яңадан, шундый ук һәлакәтне бетерү өчен Түбән Новгород өлкәсенә җибәрәләр. Бәйрәм дип тормый Петр, йөкләмә алган көнне үк машинасы белән юлга чыга. Кышның чатнама суыкларында башка регион энергетиклары белән ун көнгә якын шунда эшли ул. Намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен Рәхмәт Хатына лаек була.
Тормыш иптәше Любовь Николаевна белән (ул редакциядә тәрҗемәче булып эшли) өч ул тәрбияләп үстерделәр. Валерий белән Павел Казан Энергетика университетын тәмамладылар. Олысы район электр челтәрендә инженер булып эшли. Икенчесе Казанда, укып алган белгечлеге буенча җаваплы хезмәт башкара. Әле урта мәктәптә 4 һәм 5 билгеләренә генә укучы Юрий да абыйлары кебек югары белемле энергетик булырга хыяллана.
-Шофер хезмәтен сайламауларына ачуланмыйм, ул эштә эшләмәсәләр дә, автомашинаны әйбәт йөртәләр. Шуңа да бик канәгать мин,-ди Петр Ильич.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.2300
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.11400
-
20 февраль 2021 - 22:07Түбән Каракитә авылында Фәрит Азизов истәлегенә татарча көрәш турниры узды Турнирда Каракитә, Татар Бизнәсе, Шланга, Кече Чынлы, Иске Чүпрәле авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.20000
-
19 февраль 2021 - 21:15Чүпрәле районында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды Сәхнәдә төрле телләрдә җырлар яңгырады, катнашучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.25000
-
19 февраль 2021 - 09:30Чүпрәледә әйдаманнар (вожатыйлар) көч сынашты “Созидание” яшүсмерләр клубында “Искиткеч вожатый” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда 9 вожатый катнашты.26100
-
19 февраль 2021 - 09:29Чүпрәлеләр “Татарстан чаңгы юлы – 2021” массакүләм чаңгы ярышларында катнашты Күптармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләре “кыр кухнясы” оештырганнар иде. Шуңа һәм урман һавасы, спорт белән шөгыльләнү күтәренке кәеф бүләк итүеннән дә салкынлык та әлләни сизелмәде.25500
-
19 февраль 2021 - 09:27Чүпрәледә Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтларда катнашканнарны хөрмәтләү чарасы узды 15 февраль - илебез тарихында үзенчәлекле дата. Нәкъ менә шул көнне 1989 елның февраль аенда Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару башлана.25900
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.44300
-
17 февраль 2021 - 22:21Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең медсовет утырышында 2020 елга йомгак ясадылар Бүгенге көндә медицина учреждениеләре эшенең иң мөһим юнәлеше - COVID-19ны контрольдә тоту.32700
-
17 февраль 2021 - 12:32Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.8000
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.14400
-
17 февраль 2021 - 09:00Коронавируска каршы иммунитет ике тапкыр прививка ясатканнан соң барлыкка килә Вакцина составындагы S-аксым протеины бәрабәренә иммунитет барлыкка килә.33800
-
16 февраль 2021 - 15:56Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Covid-19дан ничек вакцинацияләнүе турында сөйләде Барлык авырулардан иң нәтиҗәле ысул -ул, барыннан да элек - вакцина.5900
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
23 февраль 2021 - 07:51Ватанны саклаучылар көне белән Марат Гафаровның котлавыХөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре!10300
-
21 февраль 2021 - 16:26Чүпрәледә Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльман Мөкатдәс улы Ибраһимов белән хушлаштыларВетеран 2021 елның 20 февралендә якты дөнья белән хушлашты.15700
-
21 февраль 2021 - 16:26Чүпрәледә Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльман Мөкатдәс улы Ибраһимов белән хушлаштылар Ветеран 2021 елның 20 февралендә якты дөнья белән хушлашты.15700
-
21 февраль 2021 - 10:3421 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә Беренче тапкыр бәйрәмне 2000 елда билгеләп үттеләр.15600
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.11400
-
23 февраль 2021 - 07:51Ватанны саклаучылар көне белән Марат Гафаровның котлавы Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре!10300
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.2300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика