Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • "Мәче савытында калган азыкны апам белән бүлешеп ашадык..."

    Бала чагын, үсмер елларын бик еш искә ала Александр Волков. Инде гомер көзенең уртасына җитеп барса да, сабый вакытта әти- әнисе күрсәткән каты бәгырьлелек гомере буе аның күңелен сызлатты, йөрәген телгәләде.

    -Бала чагыбыз бәхетсез булды шул, миннән биш яшькә олы апам белән икебезне үгилек кочагына ташлаган иң якын кешеләремнең шундый кабәхәт юлга басуларын хәзер дә аңлап җиткерә алмыйм. Миңа алты, апама 11 яшь вакытта безне дөньялыкка китергән әниебез ташлап китте. Әтинең яшь хатын алып кайтуын бик өнәп бетермәсәк тә, яхшыга өметләндек. Без бала бит, нишлисең, тиешле дәрәҗәдә ана җылысын бирмәсә дә хет ашатыр- эчертер, ялангач йөртмәс дигән идек. Ялгыштык, күрәсең. Әтине сугышка алып киткәч, күрмәгәнне күрсәтте үги әни. Җитмәсә безнең өйгә бер ир- ат килеп йөри башлады. Ничек кенә җәберләмәде ул безне. Кәефе төшкән вакытларда кыйнап ташларга да күп сорамады. Чат күршебездә яшәүче апаның безне җәлләп үз өенә алып кереп, кайнар чәй белән сыйлаганы, шушы чәйнең тәме әле дә хәтеремдә. Өчәр көн авызга бер ярма да алмаган вакытлар еш кабатлана иде. Хәтта мәче савытында калган азыкны да апам белән бүлешеп ашадык. Шулай берчакны безгә үги әниебез тәлинкәдәге азыкка агу салып биргән икән. Бу турыда ул күрше хатынына да сөйләгән. Ходай саклаган күрәсең, ул ашны без ашамадык. Безгә барыбер көн бетә, бу кабәхәт безне яшәтми инде, дип елаша идек. Аннан соң түзмәдек, асылынып үләргә уйладык. Бу куркыныч эшне башта апам башкарырга тиеш булды. Лапас янында муенына җеп бәйләгән килеш утыргычтан сикерде ул. Әмма җеп түзмәде, өзелеп китте. Без тагын җиргә утырып, кочакланышып озак еладык. Шушы кадәр йөрәккә үткән үги әниебезнең вәхшилеге гомер буе истән чыкмый,- ди авыр сулап Александр Семенович. Ачлы- туклы булса да 11 яшеннән дуңгыз көтүе көтәргә туры килә аңа. Сугыш еллары бит, аның яшендәге балаларның күбесе колхозның иң авыр эшләрен үз җилкәсендә татыган. Аннан соң кулга бераз көч кергәч, балта- пычкыга өйрәнә Александр. Бу һөнәре буенча ул гомер буе хезмәт куя. 1957 елда солдаттан 3,5 ел хезмәт итеп кайткач та туган авылы Иске Чәкедә эшли. Колхозның иң танылган балта остасы нинди генә объектлар төземәде икән? Бигрәк тә терлекчелек биналарын, җәйге лагерьларны төзек тоту алар бригадасына йөкләнә. Авылда андый һөнәрле кешеләр һәрчак ихтирамга һәм хөрмәткә лаек. Ул вакыттагы Фрунзе исемендәге колхозда Александр Волков алдынгылар исемлегендә була. Оста куллының ярдәме кирәк булгач, авылдашлары да аны бик еш чакырганнар. Бөтен Россиягә даны таралган Чәке чиркәвен төргезүдә дә ул башлап йөрүче булган. -Безнең авылда чиркәү 1905 елда ук төзелгән. Әмма революциядән соң хөкүмәт алмашынгач, ул бинаны башлангыч мәктәпкә әйләндерәләр, соңга табан клуб иттереп үзгәртәләр. 80- 90 нчы елларда әлеге өй бөтенләй кыйшаеп төшә. Шулай да без аны 1996 елда хәлдән килгәнчә ремонтлап чиркәү ачып җибәрдек. Петр Быков, Николай Вериялов, Болислав Арсентьев, Геннадий һәм ВладимирТакмаковлар иң актив хезмәт куйдылар. Колхоз җитәкчесе Корбангали Зарипов та мөмкин булганча булышлык күрсәтте. Төзү материаллары, транспорт белән ярдәм итте,- ди Александр Семенович. Хәзер ул 80 яшенә җитүенә дә карамастан, дөнья, ил хәлләре белән кызыксынып тора. Дүрт сыйныф белемле генә димәссең, газета- журналлар укый, район газетасын алдыра. Китапханә мөдире Владимир Такмаковка шалтыратып китаплар китертә.

    Олег атакай Храмы
    2005 елда, Александр Волковның 23 яшьлек улы Олег чиркәүне тулысынча яңартып төзү эшенә керешә. "Улымның мондый изге эшен гаиләбез дә, авыл халкы да бик хуплады. Башта ул Кече Аксуда часовня төзетте, юллар салдырды. Аннан соң үзебезнең Иске Чәке авылында Храм төзелешен башлап җибәрде. Район күләмендә үтә торган чараларга да иганәчелек ярдәме күрсәтә. Хәзерге вакытта кечкенә генә шәһәрчекне хәтерләткән әлеге җирлекне Россиядән еракта яшәүче ватандашларыбыз да яхшы белә. Храмга атна саен 500 гә якын кеше килә,"- дип дәвам итә сүзен Александр Семенович. "Үз улыма кызулык белән "Отец Олег" дип очкындырган вакытлар да була".- ди ул шаяртып. Быел Россиянең төрле төбәкләреннән тыш Италиядән, Америка Кушма Штатларыннан да гыйбадәт белән дәваланырга килүчеләр булган. Олег атакай турында сораштыра башлагач та, ул үзенең үткән тормыш хатирәләрен күңелендә яңартырга тырышты. 1958 елда авылның бик уңган, булган кызы Александра белән тормыш корып җибәрәләр. Ни кызганыч, 56 ел бик тату тигез гомер кичергән Александрасы март аенда бакыйлыкка күчкән. Сигез бала тудырып үстерәләр алар. Олег исемле уллары җиденче булып дөньяга килә. Анарда тылсым көче барлыгы кече яшьтән үк сизелә торган булган. Еллар үткән саен аның дәвалау көче камилләшкән. Шулай булмаганда бирегә меңәрләгән кеше агылыр идеме? Чиркәүгә кергән акчаны ул авыл файдасына да юнәлтә икән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: