Үз өен бернигә дә алыштырмый...
Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Кадышева Валентина Михайловна 90 яшь тулды.
Өлкәннәрдән: «Үз өемдә, үз көем», дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Гомерен ялгызлыкта үткәрсәләр дә, алар үз нигезләрен ташлап китәргә риза түгелләр. Шундый өлкәннәребезнең берсе, Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Кадышева Валентина Михайловна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Валентина Михайловна шушы авылда туып, үскән, гаиләдә алар өч бала булалар. Сугыштан соңгы еллар. Чокыр-чакырдан үлән җыю, аны «уфалла» арбасы белән ишегалдына алып кайтып киптерү балалар җилкәсендә була. Өлкәннәр белән беррәттән колхоз эшеннән дә кайтып кермәгән, ат урынына җигелеп эшләгән буын алар.
Валентина Михайловна авылдашына тормышка чыгып, бердәнбер кызын үстерә. Бүгенге көндә кызы күрше Шомыршы районында яши. Еш кайтып йөри алмаганга, әнисенә социаль хезмәткәр билгеләүне сораган. "Наташа Фадеева бик ачык күңелле, итагатьле. Әнинең сулышы да, күзләре дә ул. Олы йөрәкле кеше«,-дип кызы Нина Сергеевна социаль хезмәткәргә рәхмәтләрен укый.
Нина Сергеевна үзе дә лаеклы ялда, җиденче дистәне ваклаган, озак еллар картлар йортында хезмәт куйган.
Кызы сүзләренчә, әниләренең нәселләре озынгомерлеләр булган. Бертуган апасы да 95 яшьтә вафат булган. Әнисенең әнисе—әбисе дә 110 яшькә җиткән!
2001 елда Валентина Михайловнаның тормыш иптәше бакыйлыкка күченә. «Мактаулы колхозчы» була ул.
—Әни дә, әти дә бервакытта да эшсез тормадылар. Гектар-гектар чөгендер эшкәртә идек. Тизрәк үсеп, шушы чөгендер игүдән качасым килде,-дип сөйли Нина Сергеевна үткәннәрне яңартып.—Әнине дә алып китәр идек, үз нигеземнән беркая да бармыйм, -ди. Хәтта, кыш айларында да барып торырга риза түгел.
Бу хакта юбиляр үзе:
"Мин бөтенләй ялгыз түгел лә. Янымда кечкәнә, йомшак, мине саклаучы нәни дустым-песи балам бар",-дип елмая юбиляр.
Валентина Михайловнаны олы юбилее белән Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров котладылар. Кунаклар юбилярга район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау хаты, бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар. Иң җылы теләкләр: сәламәтлек, бәхетле картлык теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев