Үз эшен булдырган Рәмис Фәтхуллин
Иске Кәкерле, районның башка авыллары белән чагыштырганда, шактый ук зур авыл.
Авылда яшь гаиләләр дә күп һәм аларның күбесе үз хуҗалыгында мал-туар асрау белән мәшгуль. Шәхси эшләрен ачып, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр һәм халыкны эш белән тәэмин итүчеләр дә бар.
Иске Кәкерле авылында яшәүче Рәмис Фатыйх улы Фәтхуллин да шундый уңганнарның берсе. Ул авыл халкы өчен иң мөһим товар —беренче чиратта кирәкле продуктларны сату белән шөгыльләнә.
— Үзем авылда яшәгәнлектән авыл халкына ниләр кирәген бик әйбәт беләм, шуңа да ассортиментның төрле булуына игътибар бирәм. Товарны республика житештерүчеләреннән дә, башка регионнардан да алам,-ди Рәмис.
Җиде балалы гаиләдә дүртенче булып туган Рәмис яшьтән хезмәттә чыныгып үсә. 17 ел вахта ысулы белән эшли. Башлап Ульяновск шәһәрендә күпер ясыйлар алар. Аннан авылда үз эшен ачып җибәрерә. Үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. Ә күңеленә иң хуш килгәне — халык ихтыяҗын исәпкә алып, кирәкле товарлар кайтару. Һәм шушы өлкәгә туктала да ир-егет.
— Машиналы кешегә кирәк-яракка барып кайту кыенлык тудырмый. Авылда яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә, ялгыз әби-бабайлар да яши, Аларның заказларын өйләренә үк илтеп бирәм,- ди ул.
Рәмис үз хуҗалыгында склад кебек бина да төзеп куйган. Район үзәгендә дә сату ноктасын оештырган. Кош-корт, мал-туар өчен 20 төрле витаминлы азык алып кайтып тәкъдим итә ул район халкына. Иске Ишле, Яңа Ишле, Шланга кебек авыллардан халык мал-туар өчен көрпәгә күпләп заказ бирә икән. Рәмис үзе әйтүенчә, төрле продуктларны ул сыйфатлы булганнарын, халык теләп алганнарын гына кайтара.
— Мөстәкыйль эшләгәч, иренеп тора алмыйсың. Мин, мәсәлән, иртәнге 4тә торам. Җәйге чорда гына түгел, бу ел әйләнәсе шулай. Юлда да күп йөрергә туры килә. Авыл, район халкы белән яхшы мөнәсәбәттә яшим. Авылдашлар белән аралашып, алар сораган теге яки бу товарны вакытында алып кайтырга тырышам,-ди Рәмис Фәткуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев