Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Урман шавы - Чүпрәле районында яшәүче Мөбинҗан ага Мәхмүтовның тормыш җыры

    Кешенең тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Мөбинҗан Мәхмүтовныкы бигрәк тә. Чөнки ул яшеллек кочагында утырган Шланга авылында һәм урманчы гаиләсендә туган.

     “Туганда ук бәхетле идем - чөнки яшәү урыным урман иде”, ди ул үзе дә. Чүпрәле урманнарын үстерү, тәрбияләү һәм карауга үзенең 60 ел гомерен багышлаган гомерлек “баш лесничий”  ул.
    Ә Мөбинҗан аганы тормыш иптәше Нурхания ападан аерып карау мөмкин түгел. Бу икәү бер-берсен тулыландырып яши.  Безнең халык әле бүген дә берәр төрле көлкеле хәлгә юлыкканда Мөбинҗан абыйның “шундый хәлләр, Нурхания” дигән сүзе белән мәсьәләгә йомгак ясый.
    Урманга, табигатькә бөтен тормышлары бәйле аларның. Урманчы, урманчылар башлыгы булып кордоннарда яшәү генә түгел, шушы бетмәс хәзинәнең балачактан ук аларны туендыручы булуын да сөйли Нурхания апа.
     
    - Иртә тордыкмы, урманга китә идек инде. Шлангада бит авыл өстенә урман “авып” ук тора. Печәне, җиләкҗимеше, ягулыгы  барысы да шуннан. Терлек-туарны да шунда куаладык. Чыбык-чабык җыеп төшеп, аны Уби базарына илтеп сата идек. “Лесник”лар бик усал иде, аталар иде, хәтта. Урлауга түзәлмәгәннәрдер инде. Халык шушы урман белән көн күрә иде бит, нишлисең, -ди ул.
    Бу урында Нурхания апаның ятим бала булып үсүен әйтү кирәктер. Әтисе сугышка киткәннән соң, бер башына дүрт бала алып калган әнисе озак яши алмый, вафат була. Әтиләре дә сугыштан әйләнеп кайтмый. Көчле, акыллы Нурханиягә укып, белем алулар насыйп булмый.
    Мөбинҗан Мәхмүтовның исә яшь егет булып җитлеккән чорына ныклы карары өлгерә – ул бары тик урманчы булачак! Тирә-ягын урманнар әйләндереп алган авылда, урманчылар гаиләсендә туып- үскән егетнең, урманчы булудан кала, ниниди максаты, хыялы булырга мөмкин тагын? Бары тик урманнар үстерү. Һәм гомере буе шушы максатына омтыла да.  Урманчыдан башка һөнәр сайлау турында уена да кереп карамый аның. Чувашиянең Мариинский Посад урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Һәм шунда кем белән таныша дип уйлыйсыз? Дөньядагы өченче космонавт Андриян Николаев белән! Чувашиянең Шоршеле авылында туып-үскән әлеге егет тә нәкъ менә шул техникумны тәмамлаган һәм туган ягына кайткан вакытларда бу уку йортына гел керә. Шулай итеп, Мөбинҗанга дөньяның легендар кешесен үз күзләре белән күрү, сөйләшү дә насыйп була. Гомумән, шундый, тормышта якты эзле дуслары күп Мөбинҗан аганың. Ул бүген Татарстан Республикасы прокуроры Сәйфихан Нәфиев белән бергә көрәшеп йөрүләре, шуннан аерылмас дуслар булып китүләре турында да сөйли. Бик күпләр арасыннан зур, баһадир гәүдәсе белән аерылып торган, анык фикерләрен җор теле белән әйтеп бирүче урманчы белән кемнең генә дус буласы килмәс соң?! Нурханиягә дә Кемеровога китеп бара торган җиреннән кире борылып алар йортына килен булып төшкәндә күрше апа: “Ай, җаным, тора алырсыңмы икән соң бу йортта, бик эре кешеләр бит”, ди. Нурханиянең бөтерчек кебек кенә булуын күздә тотып әйтә ул бу сүзне. Мөбинҗаны исә аны “Нурхания исемле сандугачым”, дип йөртә. Һәм кирәк чакта үзе утырткан яшь үсентеләр кебек үк тормыш иптәшен дә яклый да, саклый да.  
    - Мөбинҗанның аның бөтен белгәне урман иде. Иртән чыгып китә, кич кайта. Дүрт балабыз да урманда үстеләр, төрле авылларга йөреп укыдылар, дип искә ала яшьлек елларын Нурхания апа.
    - Урман бит ул кешеләр өчен ял итү урыны, даруханә, җылылык,  төзү материалы чыганагы, үсемлекләр,  хайваннар өчен йорт. Урман  ул һаваны, сулыкларны, туфракны саклый, сулый торган һавабызны чистарта.   Агулы матдәләрне, авыр металларны үзенә йота. Урманда бер бөртек тузан юк бит, чөнки ул тузанны юк итә, дип шушы табигать байлыгының әһәмиятен аңлата баш лесничий. – Һәм анда һәр нәрсә берберсе белән тыгыз бәйләнгән. Берсен юк итсәң, икенчесе, өченчесе үлә. Менә шундый чылбыр буенча барып, урман тулысынча үлеп бетәргә мөмкин. Шуңа күрә дә сакларга кирәк урманнарны, ди яшел хәзинәнең бүгенгесе өчен борчылып.
    Мөбинҗан ага урманчы һәм җитәкче булып эшләгән елларда Чүпрәле районында 2400 гектардан артык урман утыртыла.
    - Аны утырту гына түгел, утыртканнан соң тернәкләнеп китсен өчен көч кую мөһим, ди ул. – Чөнки үсенте төбендәге чүп үлән дә үсәргә теләп дымны үзенә суыра, яшь нарат үсентесе дә. Ә бит ул үсентеләрне кайлардан гына юнәтми идек. Чувашия, Татарстан, Ульяновск өлкәләре... Дөрес, булышучылар, урманның әһәмиятен аңлаган җитәкчеләр бар иде. Алар урман хуҗалыгына эшче көчләр белән дә, үсентеләрне кайтаруда да ярдәм иттеләр,-дип Мөбинҗан абый Равиль Букчуров, Әдһәм Дунаев, Фиркать Мәхмүтов, Барис Гафуров, Альберт Низамов исемнәрен атый.
    Гөр килеп тора ул елларда “лесничество”. Үзенең такта яру цехы эшли,  авыл кешеләре урманнарны чистарту эшендә катнаша. Төзү материалы, утынлык өчен агач сорап килгәннәрдән зур-зур чиратлар төзелә.
    - Адәм баласына көч-куәт биргән, аңа үзенең байлыгын бүләк иткән урман шул ул,-ди Мөбинҗан ага. – Үзенең кочагына бер алдымы, сине шуннан җибәрми инде ул, гашыйк итә генә бара.
    Шулай урманына, Чүпрәле җиренә, тормышка гашыйк булып Мөбинҗан абый да һөнәреннән аерыла алмыйча, 80 яшенә кадәр эшли. “Китим инде”, дип гариза язып кергәч тә аннан тагын берничә ай гына булса да тагын эшләвен сорыйлар әле. Яңа үсентеләр кайтарыр, утыртыр чак – тәҗрибәле урманчының уй-фикерләре кирәк була.
    Инде урман эчендә яшәмәсә дә, урманында яши Мөбинҗан ага. Эче пошканда, бүләк итеп бирелгән, үзе белән бергә олыгайган, урман юлларын таптаган “УАЗ”игына утырып шунда юл ала. Андагы һәр куак, киек таныш аңа. Алары да үз тәрбиячеләренә ул гына аңлаган шау, тавыш белән җавап бирәләр. Хуҗаларча урманына дәшә ил агасы:
    Урман! Җирне төргән яшел юрган.
    Без исәнбез, чөнки син исән.
    Синең шауны тыңлап кемнәр туйган,
    Без нишләрбез, әгәр син бетсәң?!
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: