Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Туган якка мәхәббәт белән

    Октябрь аенда районда хөрмәтле кешеләрнең берсе - Мөнир Абзал улы Насретдинов юбилеен билгеләп үтә. Ул озак еллар җаваплы урыннарда намуслы хезмәт куйган шәхесләрнең берсе.

    Мөнир ага үзенең бар гомерен туган якны үстерүгә багышлый. Мәктәп елларында кукуруз үстерү буенча укучылар бригадасына җитәкчелек итү, куанычлы беренче уңышлар һәм җиңүләр хакындагы хатирәләрне еш искә ала ул. Яшүсмер егеткә "Татарстанның иң яхшы кукуруз игүчесе" дигән мактаулы исем дә бирелә әле, хәтта.

    Балачактан җиргә, авыл тормышына күңел биргән егет югары уку йортын сайлаганда да ялгышмый. Казан авыл хуҗалыгы институтын яңа гына тәмамлаган югары белемле яшь белгеч-инженер-механик туган төбәгенә кайта. Хезмәт эшчәнлеген "Сельхозтехника" берләшмәсендә инженер вазифасында башлап җибәрә. Ул еллар Мөнир ага күңелендә ак хатирәләр булып бүген дә саклана.

    Авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, аннан соң ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре була. Бу җаваплы вазифаны Мөнир Абзалович 1970 елдан 1974 елга кадәр башкара. ВЛКСМ Үзәк Комитетының 17 съездында делегат булып катнаша. Аннан соң яңадан үз белгечлеге буенча "Сельхозтехника" район берләшмәсенә баш инженер итеп күчерелә. Биредә сигез ел эшләгәннән соң аңа район Советы Башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасы йөкләнә. Бу елларда районда тимер бетоннан күперләр төзелә, урта мәктәп биналары сафка баса. Район мәдәният йортын файдалануга тапшыру да нәкъ шул елларга туры килә.

    Берничә тапкыр Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша ул. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнә.

    Хөрмәтле ир-егет лаеклы ялга чыкканнан соң да, кешеләр арасында кала. Җәмәгать эшләрен башкаруга алына: ветераннарның район советы җитәкчесе урынбасары да ул, төрле конкурслар, ветераннарның ял сәгатьләрен файдалы итеп үткәрүне оештыру, спорт һәм башка чаралар үткәрүдә дә Мөнир ага беренчеләрдән булып, башлап йөри. Спортта да өлгер Мөнир Насретдинов. Ул өлкәннәрнең волейбол командасын җитәкли, бию һәм җыр буенча "Балкыш" ("Сияние") зона фестивальләрендә актив катнашып күп тапкырлар дипломант исеменә лаек була.

    Гомерлек юлдашы, пар канаты булган Кларасы белән 50 елга якын бергә гомер итеп, бүген дә бер-берсенә булган ихтирам, мәхәббәт хисен саклап, бер-берсен күз карашыннан аңлап яшиләр. Балаларының барысына да югары белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр.

    Үрнәк гаилә башлыгы, яраткан әти һәм дәү әти, районда хөрмәт казанган кеше. Моннан да олы бәхет бармы?!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: