Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Туган нигездә әни каршы алса – бу олы бәхет

    Үткән атнада өлкәннәребезнең өчесе юбилейлы гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шуларның берсе Шланга авылында яшәүче Сария апа Мөшәрәпова.

    Сария апа бик гадел, пөхтә кеше. Бу сыйфатлары аның әле дә булса йөз чалымнарында, характерында чагылыш таба.

    Гомере буе туган авылында хезмәт куйган ул. Тормыш иптәше Әһлиулла белән 8 балага гомер биргәннәр, эшкә өйрәтеп үстергәннәр. Бүген исә Сәрия апа төпчек улы Альберт һәм килене Гөлназ янәшәсендә гомер кичерә. Йорт тулы мал-туар асрый әлеге гаилә, бәрәңге, яшелчә-җимешен үстерә.

    - Әни һәрвакыт туры сүзле булды, эшне яратырга өйрәтте. Бераз күңел юатырга дип янына кунакка килсәң, "Бар, өеңдә эшең бардыр, кызым, ирең дә эштән кайта торгандыр"-дип озатып җибәрә иде,-ди Алсу ханым.

    Ул-кызларын әнә шулай тәрбияләү буыннардан буынга килә бу гаиләдә һәм татлы җимешләрен дә бирә. Нәсел дәвамчылары һәркайсы тормышта үз урынын табып, тормыш кора, хезмәт итә. Инде бүген әлеге тәрбия дилбегәсе кечерәк буынга күчә бара. Бәхетле юбилярның 18 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.

    Сария апа күңеле белән сәнгатькә, матурлыкка гашыйк булып яши. Тормыш иптәше Әһлиулла гармунда сыздырып җибәргәндә, моңланып җырын суза торган була. Вакытында авыл мәдәният йорты мөдире дә булып эшли әле ул. Әлеге сыйфатлары балаларына да күчкән. Әнисенең хезмәтен бүген улы Альберт дәвам иттерә.

    Мең Яшә, Сария әби! Сәламәтлегең нык булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: