Туган Як
  • Рус Тат
  • Туган җирем диеп...

    Шланга авылында гомер кичерүче Фәүзия апаны районда белмәгән кеше юктыр. Чыннан да холкы, табигый сыйфатлары белән совет киноларында хатын-кыз колхоз рәисен чагылдырган әлеге ханым күпләр тарафыннан ихтирамга лаек шәхес булып тора.

    Хәер, колхоз рәисе үк булмаса да, Фәүзия ханым өч дистә елга якын Шланга авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкара. Әлеге хезмәте дә аның бер дә рәис вазифасыннан ким булмый.

    1941 елда дөньяга аваз салган нәни Фәүзиянең балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисен сугышка озатканда ул әле әнисе карынында бары алты айлык кына булып кала. Фронтка күрми киткән әтисен аңа инде беркайчан да күрергә насыйп булмый. Дүрт баласын берүзе аякка бастыра әниләре Бибиәсма әби. Бәлкем, Ходай сугыш ачысын, ачлык-ялангачлыкны күпләп күрергә язган әлеге карчыкка гомер көннәрен озайтып, бәхетле картлык кичерү әҗерен биргәндер. Ул 97 яшенә җитеп, вафат була. Ә төпчек кыз Фәүзиясе аеруча шук һәм эшчән булып үсә аның. Нинди генә хезмәт булмасын, ул аны төгәлләмичә тынычланмый.

    Урта мәктәпне тәмамлагач та Фәүзия Алтай якларына китеп бәхетен сыный. Тик ул яклар кыз-бала күңелендә туган туфрагына булган мәхәббәтне баса алмый. Ул янә Шлангага кайтып биредә хуҗалыкта хезмәт куярга керешә. Иң элек халыктан сөт җыю белән шөгыльләнсә, аннан склад мөдире вазифасын башкара.

    1970 елда сүзен туры әйтеп бирә ала торган, хезмәттән курыкмаган Фәүзия ханымны авыл җирлеге башлыгына тәкъдим итәләр. Шуннан башлап лаеклы ялга чыкканчы ул авыл халкы тормыш-көнкүрешен кайгырту өлкәсендә эшли башлый. Шушы вакыт эчендә аны дүрт тапкыр район Советы депутаты итеп сайлыйлар.

    Фәүзия ханым җирлек башлыгы булып эшләгәндә авылда күп кенә биналар: авыл советы, медицина пункты, мәктәп бинасы сафка баса. Соңгысы аеруча истә кала. Мәктәп бинасы астыннан су юлы елгага китсен өчен калын торбалар салып калдырырга кирәк була. Тырышулар нәтиҗәсендә янәшәдәге Исмәгыйль Нуретдинов йорты да ишелүдән саклап калына. Шулай ук, газлаштыру, юллар төзелеше елларында авыл халкы фикерен тормышка ашыру максатында проектларны үзгәртү эшендә дә күп көч куярга туры килә аңа. Аеруча газлаштыру эшен башкарганда Миңнулла Таҗетдиновка, авыл халкына рәхмәтле ул.

    Аның тырыш хезмәте күп санлы Грамоталар, Мактау кәгазьләре, ТР Президентының Мактау Грамотасы белән бәяләнә. Бер фикер, бер көч булып колхоз рәисләре Әдһам Дунаев, Илгиз Садыйков, Тәүфикъ Хисамов, Рамиль Әхмәтов, партия оештыручысы Вазыйх Хөсәенов, шулай ук эшкә керешкән елларында Башкарма комитет рәисе Аркадий Николаев, сәркәтип Мөнирә Алиуллина белән эшләгән елларын Фәүзия ханым бүген дә бер җылылык белән искә ала.

    Яраткан кешесе Иршатка тормышка чыгып, әлеге гаилә авыл халкына, туганнарына, ярдәмгә мохтаҗ бар кешегә бөтен күңелен биреп, булышып яши. Менә шундый ул Фәүзия ханым. Авыллардагыча гади һәм гомерен хезмәткә багышлаган татар хатын-кызларының берсе. Шушы көннәрдә Фәүзия ханымның билгеләп үтәчәк гомер бәйрәме теләкләренә без дә кушылып, аның исән-имин яшәвен, шатлыклы көннәр кичерүен телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: