Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Туган җиргә мәхәббәт белән

    Гадәттә, теге яки бу һөнәр ияләре турында язганда аның хезмәт юлын, ирешкән уңышларын күзаллыйсың. Ә менә авыл җирлеге башлыгы дигән һөнәр бармы? Миңа калса, әлеге вазифа "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дигән төшенчәнең төп асылын ачып бирә. Язмамның герое да шушы өлкәдә хезмәт куйган шәхес.

    Андыйлар турында "баскан җирендә ут чыгара", диләр. Чыннан да, кайчан карама, Әнсар Сафа улы Хәкимов җил-җил атлап йөрер, теле-телгә йокмас, күз иярми, эшен дә эшләп куяр. 2005 елда керешә ул авыл җирлеге башлыгы вазифасына. Аңарчы "Цильна" хуҗалыгында терлекчелек өлкәсендә-табиб, зоотехник булып эшли.

    Кече Чынлы авылында гомер кичергән Мөкәрәмә апа белән Сафа абыйның җиденче улы булып дөньяга аваз салган ул. Барысы да гади генә: урта мәктәп, аннан соң армия хезмәте, туган авылында төпләнеп калу... Ә менә соңгысы-туган җиренә, туган авылына булган мәхәббәте башкалардан аермалы була аның.

    -Безнең яшьлек чорына шәһәргә күченеп китү "модасы" туры килде. Дус булып йөргән кызлар да киләчәкләрен шәһәр белән бәйләп карыйлар иде. Ә ник соң әле мин шәһәргә китәргә тиеш, дигән сорау килә иде шулчак күңелемә,-ди Әнсар Сафа улы. -Туган авылым, анда яшәүче халкым күңелемә һәрчак якын булды. Җитәкче булу исә, аеруча җаваплылык сорый. Кемгәдер нидер кирәк, кайсысыдыр бәла-казага тарыган, анысына да ярдәм итәсе. Кыскасы, эш күп. Беркайчан да мин җитәкче, дип тормадым, гади кеше булып калырга тырыштым. Хәер, халкым моңа үз бәясен бирә торгандыр. Хезмәтемнең нәтиҗәле булуы "Цильна" хуҗалыгы, аны җитәкләүче Барис Аппаувич Гафуровка да бәйле. Бергәләп аңлашып эшләү күп кенә мәсьәләләрне җиңеп чыгарга ярдәм итә,-дип дәвам итә Әнсар әфәнде.

    Юбиляр турында авыл халкы, җитәкчеләр туры сүзле, җаваплы, алынган эшен җиренә җиткереп үтәүче, диләр.

    Беренче планда һәрчак кеше мәнфәгате, авыл иминлеген күздә тотып шушы хезмәттә 10 ел гомернең узуы сизелми дә калган. Алай дисәң, чәчләргә кунган ак бәсләр, йөзгә беленер-беленмәс кенә сызылган җыерчыклар җаваплы хезмәтнең дә эзедер. Ярый әле, барлык борчу-мәшәкатьләрен, шатлык-куанычларын уртаклашырга, янында тормыш иптәше-Җәвидәсе бар. Аның белән өч дистәдән артык тату гомер кичерәләр алар. Ике балага гомер бирделәр. Инде аларның уңышларына сөенеп яшиләр. Тормышларын тагын да тулыландырып, нәсел дәвамчылары-оныклары үсеп килә.

    Тиктормас Әнсар Хәкимов авылда авылча яшәп, үзе дә үрнәк күрсәтә: умартачылык белән шөгыльләнә, күпләп терлек асрый, бакчада да эшли.

    -Өч сыерым бар, тагын берне алабыз. Азыгын хуҗалыктан яздырып алып була, көч, саулык бар әлегә. Эшләмәсәң, тырышмасаң, акча каян килә дип уйлыйсыз соң,-дип безне дә сораулар белән күмеп китте ул. (Шунысын да сер итеп кенә әйтик, 50, 55 яшенә бүләк буларак биргән сыерларны Барис Аппаувич Әнсар Хәкимовка терлек асрауга күнексен дигәндер инде һәм нәтиҗәсе дә күз алдында менә).

    Һәркем гомер мизгеленең гүзәл юбилейлы чорына җиткәндә, үткәннәргә нәтиҗә ясый. Ә менә Әнсар Хәкимов кебек үз туган җире өчен янып-көеп яшәгән шәхесләргә бу очракта сокланырлык, үрнәк алырлык. Хезмәтен дә намус белән үти, тирә-юньдәгеләргә дә һәрвакыт бары тик уңай карашы белән дә хөрмәткә лаек ул.

    Ә шушы көннәрдә исә, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә куйган күпьеллык намуслы хезмәте өчен Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Әнсар Сафа улы Хәкимов "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: