Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Туры сүзле, авыл җанлы Абдулхарис абый Алимов

1 октябрь Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Абдулхарис Абдулхак улы Алимов өчен икеләтә куанычлы. Өлкәннәр көнендә ул гомер бәйрәмен дә билгели.

Абдулхарис Алимов туган ягым, туган җирем дип, аның язмышы өчен борчылып яшәгән кешеләрнең берсе. Гомере буе Чүпрәле җирлегендә җаваплы урыннарда эшли, хезмәтен һәрвакыт намус белән башкара.

Хакыйкать, дөреслек өчен көрәшә. Районның социаль-икътисадый үсешендә, яңарышында Абдулхарис абыйның шәхси өлеше шактый. Шуңа да ул «Чүпрәле районына 90 ел» медаленә дә ия.

Гомумән, авыл өлкәненең Мактау Грамоталары, фидакарь хезмәтләре өчен бирелгән бүләкләре бихисап. Хәрби бурычын үтәгәндә үк ул Кызыл Байраклы Төркмәнстанның Мактау Китабына кертелә. Үзе запастагы офицер да әле ул. Татарстанның мактаулы хезмәт ветераны, Татарстан Диния Назәрәтеннән бирелгән медаль кавалеры һ. б. 

Хезмәт еллары турында сөйләгәндә Абдулхарис абый бер вакыйганың аеруча исендә калганын билгели. 1964 елның январь аенда була ул хәл. Эчке эшләр бүлегендә эшләгәндә җинаятьчене тоткарлау операциясен Абдулхарис Алимов башыннан ахырынача җитәкли һәм зур бүләкләргә лаек була.

Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран туган җирем дип янып- көеп яшәвен дәвам итә. Аның тырышлыгы, башлангычы белән Иске Чүпрәле авылында чишмә яңартылды. Әлеге чишмә бабаларының, әтисенең истәлек ядкаре булып тора. Бу урын район халкына шифалы су алу һәм вакытны файдалы итеп үткәрү, ял итү мәйданчыгына әверелде. Чишмә тирәсендә балалар уйный, яшь наратлар үсеп утыра. 

Күпер, юл төзелешләре, чүплекләрне чистарту дисеңме, гомумән, Абдулхарис әфәнде халкыбызны борчыган һәр мәсьәләне җитәкчелеккә ирештереп, аны чишү юлларын эзләүдә башлап йөрүчеләрнең берсе.

Моннан тыш, мәчет, ислам динен үстерүдә дә аның хезмәте шактый. «Туган як» газетасының да тугры дусты ул, аны үзен белән башлаганнан бирле алдыра районыбыз активисты. 

«Гаделсезлекне җенем сөйми. Гомерем буе дөреслек яклы булдым һәм шулай булып калачакмын да», ди Абдулхарис ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев