Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Туксанынчы язын каршылады

Ветеран

Асия Миңгали кызы Ульяновск өлкәсендә туып-үскән булса да, калган гомере безнең яклар, төгәлрәге Иске Шәйморза авылы белән тыгыз бәйләнгән.

1960 елда кыз Шәйморза егете Исмәгыйль Хәсәнҗан улы Сәйдәшевны очрата. Озак та үтми алар гаилә коралар. Еллар үтә-үтә дөньяга алты бала тудыралар, тәрбиялиләр. Балар тырыш, тыйнак, намуслы һәм ярдәмчел булып үсәләр.

Кечкенәдзән үк кул арасына керәләр. Шулай булмый мөмкин дә түгел, әти-әни кайчан карама колхоз эшендә, аннан бушаган арада гына өйдә күренәләр. Асия апа XXII партсъезд исемендәгне колхозның алдынгы терлекчесе була. Бу турыда аның бүгенге көндә «Хезмәт ветераны» булуы да сөйли.

Асия ханымның бүгенгесе дә бик шатлыклы — ул улы Илгизәр һәм килене Наилә тәрбиясендә яши. Юбилярның 14 оныгы һәм 28 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев