«Туган илне, якыннарымны яклый алуыма шатланам»
Махсус хәрби операциядә катнашучы Ленар беренче сафларда махсус хәрби операциягә китүчеләрдән берсе.
Ленар әлеге көтеп алынган очрашудан, аеруча гаиләсе, нәни кызы белән күрешүдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты, үзенә ихлас ышанучылар һәм көтүчеләр барлыгын тою күңеленә рәхәтлек бирүе турында сөйләде.
— Мин киткәндә кызым нибары 7 айлык иде. Инде менә тәпи киткән, чәчләре дә үскән, үзенчә ниндидер сүзләр дә чыгара. Беренче күрешүебездә танымады, елап җибәрде, хәзер инде ияләшә, хәтта кулымнан да төшми. Аның шулай үсеп, үзгәрүен күрү гаҗәпләндерә хәтта, — дип сөйли Ленар.
Ленарның туган якларга махсус хәрби операция башланганнан бирле икенче тапкыр кайтуы. Илдә килеп туган бу вәзгыятькә турыдан-туры бәйле булу халәтен ул төш күргән сымак, дип бәяли.
«Мәктәп елларында укыганда сугыш ветераннары белән очраша, алар сөйләгәннәрне тыңлый идек һәм күңел кабул итеп бетерми иде. Бары тик күзгә-күз шундый хәлләр белән үзең очрашкач кына аларның чынлыкта да ниләр кичергәнен уйлыйсың. Тирә-ягыңда снаряд шартлый, пулялар оча... Шулчак туганнан алып бүгенгә кадәр узган тормыш юлың күз алдына килә, иң аянычы бу төш түгел, ә өн икәнлегең аңлыйсың...»
...Ленар Воркута шәһәрендә туган. Әти-әнисе Түбән Каракитә авылынннан. Гаилә Сахалин, аннан Воркутада яши, эшли һәм туган якларга кайтып төпләнә. Биредә алар шәхси фермер хуҗалыгы белән шөгыльләнә башлыйлар, мал-туар үрчетәләр, сыерлар асрыйлар һәм бүгенге көндә дә шушы эшчәнлекләрен дәвам итәләр.
Ленар урта мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлый, аннан Казан федераль университетында инженер-программист белгечлеге буенча югары белем ала. Укуы тәмамлану белән, армия хезмәтен дә үтәргә китә.
Хәрби хезмәтен югары дәрәҗәдә башкарган егеткә, аны тәмамлау өчен сайлау хокукын бирәләр һәм ул Казан шәһәренә кайтып төпләнә. Биредә хезмәт срогын тәмамлау белән эшкә урнаша, тормыш корып җибәрә, нәни кызчыгы дөньяга аваз сала..
Илдә өлешчә мобилизация башлангач, чакыру кәгазен Ленарның әти-әнисенә тапшыралар. Ленар үзе дә, әти-әнисе дә моны шулай тиеш дип кабул итәләр.
— Ватан безне чакырды, без киттек! Безне әти-әниләр шулай тәрбияләде,-ди Ленар. —Туган илне, сөекле гаиләмне, кадерле әти-әниемне яклый алуыма мин шатланам.
— Улыбызның Ватанны саклауда катнашуы безнең өчен чын горурлык. Шундый ул үстерә алганбыз икән, димәк без ата-ана буларак үз вазифабызны үтәгәнбез. Илебезнең киләчәген саклау безнең балалар язмышына төшкән икән, аны кабул итә белергә һәм аңларга кирәк. Алар булмаса кем?!,-ди ата кеше.—Исән-имин генә йөрсен, башка ата-аналарның да уллары исән булсын. Дөньялар тизрәк тынычлансын, дип телибез, дога кылабыз.
Бу урында гаилә башлыгыңың динебез кушканча яшәвен, биш вакыт намазын калдырмавын, быел исә җәй айларында Хаҗ кылуларын да әйтеп үтәргә кирәк.
Андагы шартларында туган яктан җибәрелгән кирәк-яракларның әйтеп бетергесез ярдәм булуын әйтә Ленар.
— Яңгыр астына калган чаклар була, ә алмаштырырга икенче кием юк диярлек, шулчак гуманитарка белән җибәрелгән киемнәр, барлык әйберләр дә бик ярап куя. Ярдәм иткәннәре өчен барлык республика һәм район халкына, авылдашларыма ихластан рәхмәт әйтәсем килә. Аеруча балалар хатлары күңелне нечкәртә, дулкынландыра.
Махсус хәрби операциядә катнашу тормыш кыйммәтләрен, якыннарының кадерен тагын да тирәнрәк аңларга өйрәтә, -ди якташыбыз.
—Төрле сәбәпләр аркасында, я авыру, я ялгыз яшәүчеләр һ.б,- йортларын ташлап китә алмаган андагы халык, күбрәге өлкән яшьтәгеләр, балалы гаиләләр дә бар. Бүген алар җимереклекләр арасында, утсыз-сусыз, җылысыз яшәргә мәҗбүрләр. Ач-ялангач балалар да күп, аларга ярдәм итәргә тырышабыз, аларда безгә ниндидер ярдәм күрсәтә, күбесе рәхмәт әйтә...
Махсус хәрби операциядә башкарган хезмәтенең барлык нечкәләрен ачып сөйләмәсә дә, якташыбыз элемтә өчен җаваплы булын әйтте. Күптән түгел, хәрби бурычын югары дәрәҗәдә башкарганы өчен, аны 2 дәрәҗәдәге «Хәрби батырлыгы өчен» медале белән бүләкләгәннәр.
Ялының соңгы көннәрендә Ленар үзе белем алган мәктәптә дә булды, укытучылары, укучылар белән очрашты. Аңардан хезмәте турында сораштылар, концерт номерлары бүләк иттеләр, кабат очрашулар насыйп булуын теләделәр. Очрашу бик җылы узды, күңелдә бары тик якты тәэсирләр генә калдырды.
Ленар үрнәгендә без чын геройларның үзебезнең арада яшәүләренә тагын бер кат инанабыз. Кыюлык, ныклык, Ватанга мәхәббәт — болар чын, намуслы кешеләргә хас сыйфатлар. Үз теләкләре белән һәм өлешчә мобилизацияләү кысаларында хәрби операциягә киткән ир-егетләребез каһарманлык һәм батырлык үрнәге! Безнең максат — аларга ныклы тыл һәм ышанычлы ярдәмчеләр булу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев