Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Тракторчы Лидия апа Исаева

    -Хөрмәтле Лидия Алексеевна дигән, минем исемемне каян белгән Россия Президенты, дип, өлкәннәргә хас беркатлылык белән, кабат-кабат сорады 90 яшен бәйрәм итүче Лидия апа Исаева. Районда 90 яшь тутыручы һәм аннан да өлкәнрәкләргә В.В. Путинның котлау открыткаларын тапшыру дәвам итә.

    Белмим, башкалар ничектер, мин өлкәннәргә сокланам. Гомерләрен эштә, Ватанга хезмәттә кичкән, яшьлекләрен, кайвакыт бәхетләрен дә сугыш урлаган кешеләр бит алар.

    Лидия апа да, әнә, тракторчы булганлыгы хакында сөйли. Тормышның башка авырлыкларына бик тукталмаса да, ул тракторны һәр көн сүтеп җыюлары бик исендә калган аның. Карбюратор турында татарча җырлап та күрсәтте, хәтта. Аңа да уку, белем алу тәтемәгән. Әмма, балачагында бик яхшы укыганлыгы күренеп тора, алман телендә дә җөмләләр төзеп сөйли ул. Рус теле хакында әйтмим дә, татар теле инде аларга икенче туган тел. "Шулай сөйләшә аламы?" дип гаҗәпләнүемне күргәч кызы Ольга: "Безнең әни яшьлегендә бик җитез, чая иде ул, күрше хатыннарын ияртеп шундук Ульян шәһәрен әйләнеп кайталар иде",-диде.

    Лидия Алексеевна әллә ничә сугыш кичкән, умыртка сөягендә снаряд кыйпылчыгы йөрткән егеткә кияүгә чыга. 8 балага гомер бүләк итәләр алар. Бу гаиләнең язмышы да шушы Бөек Җиңү даталары белән тыгыз бәйләнгән. Бер балалары 10 майда туа аларның. Һәм, кызганычка каршы, әтиләре дә нәкъ менә 9 май- Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм иткәндә үлеп китә. Тәнендә йөрткән, сугыш истәлеге булган кыйпылчык кузгалып фронтовикның гомерен чикли. 50 ел үткәч тә сугыш үзен сиздерә, язмышларны яралый, димәк.

    Лидия апа гомер буе колхозда эшли. Тракторчы да була ул, терлекче дә, чөгендер үстерүче дә. Сигез баласы да үзләренә лаеклы ярлар таба. Бүгенге көндә 22 оныгы һәм 22 оныкчыгы бар аның. Тагын да өч өстәләчәк ди, якын көннәрдә.

    Әниләрен карарга авылда яшәүче кызы Ольга алынган. "Лаеклы ялда инде мин, ди ул, -әнине ялгыз калдырмаска булдык, алар үзләре дә әти- әниләрен карадылар. Ни әти-әнидән, ни дә әби-бабайдан бер начар сүз ишетмәдек без. Бик тату яшәделәр",- ди Ольга.

    Бу дөньяда һәр нәрсә, хәтта язмыш та, үзеңә карата языла, диләр. Өлкәннәребезнең өсләренә өелеп килгән афәттә бер гаепләре дә юк. Үз гомерләре, сәламәтлекләре бәрабәренә ил азатлыгын тәэмин иткән буынның хөрмәтләнергә һәм онытылмаска хакы бар, билгеле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: