Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Тынгысыз йөрәкле җитәкче

    Хезмәт коллективы өчен таләпчән, төгәл, җитди, максатчан, кирәк вакытта кырыс та була белгән җитәкче белән аралашу күңелдә рәхәтлек тудыра. Коммуналь челтәрләре оешмасына килеп башта баш инженер, аннан соң җитәкче булып эшли башлавына да инде 25 еллап вакыт үткән.

    Рамиль Хисамов күпкырлы шәхес. Шундый киң колачлы зат булмасаң бүгенге "Коммуналь челтәрләре" оешмасын җитәкли алыр идеңме?! Үзе турында бик ачылып сөйләргә яратмаса да, югарыдан килгән мактау кәгазьләре аның көчле энергияле һәм һәрвакыт уңышка омтылучан булуы хакында сөйли.

    -Мактау ишетү күңелле булса да, үзең белән аралашкан кешеләр, әйләнә-тирәдәгеләр, гомумән, халык күңеленә игелегең белән кереп калу мөһимрәктер,-ди ул. Шулай да Татарстан Республикасының беренче Президенты, соңгы елларда ТР тарихы һәм мәдәни истәлекләрне торгызу буенча Республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевтан килгән Рәхмәт Хатына тукталмыйча мөмкин түгел. Анда Рамил Мидехатовичның изге эштә актив катнашып, борынгы бабаларыбызның тарихын барлауга керткән зур өлеше өчен ихластан рәхмәт сүзләре язылган. 2013 елда Казанда узачак ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек вакытында активлык күрсәтүе дә игътибарсыз калмаган. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Мактау Грамотасында шул хакта әйтелә. Аның тынгысыз фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсендә яуланган хезмәт үрләре Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнде. Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагын үстерүгә елдан-ел зур өлеш керткәне өчен ул Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Рәхмәт Хатына лаек булды. - Җитәкчебез киләчәккә зур планнар белән яши. Социаль объектларны үстерү программаларын тормышка ашыруны төп максат итеп куя. Елдан-ел оешмабыз ныгый, эш күләме арта. Бүгенге көндә коллективта 80гә якын кеше эшли,-диләр "Коммуналь челтәрләре" коллективында. Әйе, бүгенге "Коммуналь челтәрләре" оешмасына әллә ни хәтле җаваплы хезмәтләр йөкләнгән. Район халкын су белән тәэмин итү һәм канализацияләрнең тотрыклы эшләве, сигез мәктәп, ике хастаханә, балалар бакчалары, авыл клублары һәм фельдшер- акушерлык пунктларын җылыта торган 16 котельныйны һәрчак төзек тоту әлеге оешма хезмәткәрләре карамагында.

    -Соңгы елларда төзелеш эшләре белән дә шөгыльләнә башладык. Замана шуны таләп итә. Махсус белгечлекләре булган төзүчеләр штаты булдырдык, финанс-смета документацияләрен дә үзебездә ясыйбыз,-ди Рамиль Мидехатович.

    Оешма 2013 елда гомуми күләмдә 40 миллион сумга якын эш башкарса, үткән елгы күрсәткеч 80 миллион сумны да узып киткән. Ул суммалар хисабында Алешкин-Саплык авылындагы балалар бакчасы, Городище авылындагы урта мәктәпкә капиталь ремонт ясау, Кече Чынлыда суүткәргеч торбалар салу, район җирлекләрендә җиде спорт мәйданчыгы төзү, Иске Чокалы авылындагы урта мәктәп яныннан дренаж казу һ.б. эшләр бар. Агымдагы елда Яңа Элмәле һәм Иске Шәйморза авылларында урта мәктәп биналарын капиталь төзекләндерү, Иске Чүпрәле һәм Кече Чынлы авылларында суүткәргечләр челтәрен киңәйтү кебек эшләр тора.

    Муеннан эшкә баткан җитәкченең буш вакыты калмый да диярлек. Казанда, министрлыктагы җитәкчеләр белән хәл итәсе проблемалар да күп. Кайчакта гаилә мәнфәгатьләрен икенче планга күчереп торырга да туры килә. Тормыш юлдашы Алсу ханым да иренең катлаулы хезмәтен аңлый, теләсә кайчан хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Яшь вакытта да бит алар бер-берсенә бер күрүдә үк гашыйк булганнар. Яшь укытучыны Иске Чокалыга җибәргәч тә, Алсу үзенең мәңгелек яры итеп шушы авыл егетен сайлавына һич тә үкенми. Рамиль да сыната торганнардан булмый, читтән торып Ульяновск авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала. Тормышта активлыгы, туры сүзле, фикерен җиткерә белү сәләте һәм куйган максатына ирешү теләгенә ия булганы өчен дә хөрмәт итә Алсу үз ирен. Балалары да инде үсеп буйга җиткәннәр. Олы кызлары Диана быел Казан дәүләт медицина университетын тәмамлый, икенчесе Альбина-Иске Чүпрәледәге 1 номерлы урта мәктәпнең 10 нчы сыйныфында белем ала. Рамильны әледән-әле техника янында күрәсең. Район автоспортына нигез салуда да ул башлап йөргән.

    Җитәкче башка төрле спорт ярышларына да иганәчелек итә, мәчетләргә һәм көтелмәгән бәла-казалардан зыян күрүчеләргә дә матди ярдәм күрсәтә. Оешмада эшләп лаеклы ялга чыгучыларны да онытмый, Яңа Кәкерле авылында яшәүче сугыш ветераны Зәки абый Сибгатуллинны да игътибарыннан читләштерми. Еш кына янына барып та кайткалый, телефон аша да сөйләшеп ала. Үткән ел Җиңү бәйрәме уңаеннан бүләк итеп юыну кабинасы илтеп биргән.

    Дөнья шулай инде ул, көн артыннан-көн, ел артыннан-еллар үтә. Ә күрсәткән изгелек югалмый ул, тора-тора барлана, Ходайның башка төрле бер ярдәме булып үзеңә кире кайта.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: