Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Тынгысыз Ирфан абый

    Һәркем һөнәрне үзенчә сайлый. Берәүләр аңа уку йортын тәмамлаганнан соң килә, икенчеләр әти-әниләре хезмәтен дәвам итәргә алыналар.

    Татар Бизнәсе авылында гомер кичерүче Ирфан Абделхак улы Мөдәрисов исә авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укып, механик белгечлеген үзләштерә. Башлап туган колхозында шофер булып эшләсә, соңрак колхоз җитәкчелеге егетнең уңганлыгын, булдыклылыгын, техниканы бик яхшы белүен күреп, аңа механик вазифасында үзен сынап карарга тәкъдим итә. Алда булса зур теләк, хезмәттән ял таба йөрәк, дип бер дә тикмәгә генә әйтмидер халык. Ирфан абый да үзе сайлаган язмышыннан зарланмый, сынатмый. Үзенең тынгысыз, авыр эшеннән ямь табып, вакытлыча килеп туган кыенлыклар алдында бер дә каушамый. Әлеге вазифаны тел-теш тидермәслек итеп 26 ел башкара ул.

    Гаиләдә дә үрнәк ир, әти ул. Ирфан абый тормыш иптәше Флера апа белән өч бала: ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр, һәркайсына белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Бүгенге көндә балаларының барысы да гаиләле, әти-әниләренә җиде онык та бүләк итәргә өлгергәннәр. Кызлары Рәмзия Казан шәһәрендә яшәсә, Резидәләре әниләренең юлын дәвам итеп, туган мәктәбендә балаларга белем бирә, уллары Ирек авыл балаларын мәктәп автобусы белән йөртә. Ирфан абый һәм Флера апа уллары Ирек һәм киленнәре Гөлнур тәрбиясендә яшиләр.

    Бәйрәмнәрдә, ялларда Ирфан абый белән Флера апаның өе гөрләп тора, авылдагы кызлары да гаиләсе белән хәлләрен белешергә еш килә, Казанда яшәүче кызлары Рәмзия дә гаиләсе белән еш кайта .

    Бүгенге көндә Ирфан абый дин юлында. Дин юлында булу, тыелганнардан тыелып яшәү Ирфан абыйларның нәселеннән дә киләдер. Аның әтисе Абделхак абый да авылда 12 ел мулла вазифасын башкарган булган. Ветераннарның район советы башлыгы урынбасары Рөстәм Хәмидуллин юбилярны бәйрәме белән тәбрикләргә килгәндә дә Ирфан абый мәчеттә иде. Рөстәм Хәмидуллин юбилярга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт Хатын, бүләкләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: