Туган Як
  • Рус Тат
  • Сыналган, сынатмаган

    Әгерҗе районы Сокман авылында дөньяга килгән Шәфкать Мөхәмәтша улы  Әхмәдишинның бала чагы бик авыр булган.

    “Дүрт яшьлек чагымда мине  абыем Рәфкать  үзенә ияртеп, Удмуртиягә караган, бездән әллә ни ерак булмаган Шәрипово, җирле халыкча әйткәндә Шарипск Һәм Ямайташ исемле урыс авылларына алып бара иде. Ул авылларда өйдән-өйгә кереп, хәер сорашып йөри идек,”- дип башлады ул сүзен, балачагы турында сүз чыккач. Әйе, колакка ятышлы яңгырамаган хәер сорашу кайбер ватандашларыбыз өлешенә туры килгән шул. Әнә, бөек җырчыбыз Илһам ага Шакиров та татыган бит ул гамәлне. Илһам җырлавы белән хәллерәк кешеләрдә кызгану хисе тудырса, Шәфкать  бәләкәйлеге һәм бик тә ябыклыгы белән  жәлләткәндер. Аларга тәмле ризыкларга кадәр өлеш чыгарганнар. Басуда калган бәрәңгене җыеп пешерелгән кәлҗемә белән дә тукланырга туры килгән.

    Бөек Ватан сугышының башында ук фронтка озатылган әтисе Мөхәмәтша өенә сул аяксыз һәм бер як калак сөяксез кайткач, тормышлары тагын да авырлаша. Шуның өстенә, әнисе Гөлҗиһан балаларын бер дә кызганмаган, юк кына гаепләре өчен дә тотып кыйный торган булган. Аркаларына чыралык белән сугып, тәннәренә кадалып калган шырпыларны алдырыр өчен малайлар түтиләренә (әниләренең апасы) бара торган булганнар. Тегесе cолидол сөртеп, үзенчә дәвалап, сеңлесен орышса да, Гөлҗиһан барыбер үзенекен итә торган булган. Алга китеп булса да әйтик, инде өйләнеп үз тормышы белән яшәгән Рәфкать, әнисенең бу кыланышыннан гарьләнеп, асылынып үлгән. Ә Шәфкать үсә төшкәч, дуамалланган әнисен кочып алып: «әгәр тагын бер суксаң үзеңә дә эләгәчәк»,- дигәч кенә, бу әшәке гадәтеннән туктаган Гөлҗиһан.

    Халыкта еласаң да, җырласаң да үтә бу гомер, дигән гыйбарә яши. Авыр шартларда үссә дә, Шәфкать  Сокманның җидееллык мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Кем булырга, кая барырга дигән сорау аның алдына да килеп баса.

    Якын-тирә уку йортларын күздән кичереп карый егет. Җидееллык татарча белем белән барса – шул Алабуга мәдәният-агарту училищесы бар инде. Шунда юнәлә ул. Бара, өч имтиханның барысын да тапшыра. Соңгы адым – комиссия әгъзалары алдына керү. Анда да керә егет. Тик менә: “Нинди уен коралларында уйный беләсең?”- дигән сорауга җавап бирә алмый. Чөнки ачлы-туклы үскән  елларында ни гармун, ни скрипка, ни башка төрле инструментлар кулына эләкми аның. “Музыкаль сәләте юк”-диюдән башканы ишетми егет.

    Өйгә әйләнеп кайткач, Удмуртиядәге Әсән техникумын искә төшерәләр. Барасы да ерак түгел – 18 чакрым гына. Тик менә яхшы укыса да, урысчасы такы-токы гына. Шулай булса да, укырга, кеше булырга теләге ташып торган егет тәвәккәлләп, әнә шул техникумга китә, зоотехниклар әзерли торган бүлеккә имтихан тота. Бер урынга 7 кеше туры килә икән. Ике имтиханын язмача биргәннән соң өченчесенә, телдән бирергә керә. Ашламалар турында сораша укытучы. Ул: “Бу ашлама барлык өйләрдә дә бар. Аны колхоз басуы өчен җыеп йөриләр”,- дип аңлатып та күрсәтә. Белә аны Шәфкать, тик менә урысча исемен генә әйтә алмый тора. Шул мизгелдә ул класстагы мичкә бара да, аннан көл алып килеп имтихан алучыга күрсәтә. Шунда көлнең “зола” булуын гомере буена сеңдереп кала.

    Имтиханнар бирелеп бетә. Бәхетенә аны кабул итәләр. Алда тагын бер сюрприз көтә икән. Укый башлагач, ир малайларның да, кыз-кыркынның да  карашлары гел анда. “Мин матурдыр, шуңа күзләрен алмыйлардыр”,- дип уйлый ул. Күнегеп беткән биш-алты урыныннан ямалган чалбары, аягындагы чабатасы турында уйлап та карамый студент. Ә менә төркем җитәкчесе, шул теге химиядән “зола”ны аңлаткан Ирина Ивановна Меркушова бу хәл белән кызыксынып, ошбу күренешкә борчылып йөри  булып чыга. Бер көнне ул Шәфкатьне ияртеп, үзләренең чәй бүлмәсенә алып керә. Керә дә: “Менә монда бер  ботинка ята, киеп кара әле, сиңа ярамас микән”,- ди. Укытучысының һәр сүзен үтәргә торган малай, әлбәттә, ботинканы кия. Кия дә шаклар ката. Нәкъ менә үзенә алганнар диярсең, размеры таман гына. Ирина Ивановна аңа: “Ботинканы салма, ул монда барыбер тик ята”,- дип тә өсти һәм Шәфкатькә өр-яңа аяк киеме кигертеп чыгара.

    Баксаң, ботинканы сатып алуны оештыручы ул үзе икән. Коллегаларына әйтеп, алардан да өлеш керттереп, үз төркемендәге студентны ул шулай чабатадан коткара. Тора-бара Ирина Ивановна аның икенче “әнисе”нә әйләнә.

    Үз әнисе Гөлҗиһан гарип иренә: “Бар, малайны алып кайт! Колхозда эшләсә хезмәт көне булыр, бераз булса да аңа ашлык бирерләр”,- дип көн дә тукып торгач, Мөхәмәтша нишләсен, җигелгән атка утырып Әсәнгә китә. Менә шунда Ирина Ивановна Шәфкатьне кочаклап ала да: “Бирмим мин сиңа балаңны, ул яхшы укый, акча ягыннан мин аңа үзем булышырмын”,- ди. Калдырырга туры килә әти кешегә малаен. Ә Меркушева чыннан да стипендиянең яртысы  күләмен Шәфкатькә биреп бара. Алай гына да түгел: “Син зур кеше булырсың, моңа тырышлыгың ярдәм итәчәк”,- дип, егеттә ышаныч тудыра.

    Яхшылыкка җавап йөзеннән студент икенче “әнисенең” утынын кисеп-ярып тора, булган малының асларын чистарта, йорттагы башка эшләрне үти.

    Удмуртиядәге совхозда эшләгәндә аны армиягә алалар. Армиядә калдырырга бик нык теләсәләр дә, гарип әтисен ялгыз калдырырга теләмичә, туган якларга кайта Әхмәдишин һәм Әгерҗедә эшкә урнаша. Нәсел станциясе, район авыл хуҗалыгы бүлеге, райком инструкторы, башкарма комитет рәисе урынбасары, сыйфат буенча дәүләт инспекторы, Горький югары партия мәктәбе, КПССның Татарстан өлкә комитетында оештыру бүлеге инструкторы...Ул үткән юллар.

    Әхмәдишин турында үзара сөйләшкәндә коллегалары, хезмәт буенча таныш-белешләре аның эш стилендә, характерындагы бер сыйфатны – “Эшләнергә тиешле эш үтәлми калмаска тиеш!”не искә алалар.

    Бу сыйфатын аның партия өлкә комитетында да күреп тора. Баулы районы башкарма комитеты рәислегенә тәкъдим иткәндә өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Усманов: ”Без аны ерак районнарның берсенә җибәрәбез. Ул анда үтәлергә тиешле эшләрне үтәтми калмас, тормышны үзагымына куюны туктатыр”,- ди бюро әгъзаларына.

    Аның бу сыйфаты Чүпрәле районы башлыгы вазифаларын үтәргә алынгач та бик ярап куя. Республика Президенты аппаратына атна саен шикаять хатлары юллап торган бу райондагы хәлләр нәкъ Крылов мәсәлендәге “Аккош, кысла һәм чуртан”ны хәтерләтә ул елларда.

    Шәфкать район башлыгы булып эшли башлагач ай- ай ярым чамасы вакыт үткәндер: администрация дежурные Әхмәдишинның өенә шалтырата. “Сезне 60-70ләп өлкән кешеләр көтә. Әйтер сүзебез бар диләр”- ди. Бу юлы башлык кабинетына түгел, җыелышлар була торган залга уза. Хезмәт ветераннары бер-бер артлы сүз алып, районда туган вәзгыятьне сурәтлиләр, сәбәпләрне күрсәтәләр, кимчелекләрне бетерүнең юлларын әйтеп, киңәшләрен бирәләр. Аксакалларның борчылуы чиктән ашкан була. Районда җитештерелгән продукцияләрнең зур күпчелеге күршедәге Ульяновск һәм Чувашиягә китү дә телгә алына. Җирле халык суга тилмерә, газ ягу урынына сыер тизәгеннән “ясалган” утын кулланалар, юллар язгы-көзге чорларда сазлыкка әверелә. Дөрес, болар хакында Президент исеменә язылган шикаятьләр аша белсә дә, Шәфкать Мөхәмәтша улы аксакалларның чыгышын зур дикъкать белән тыңлый, эшлекле тәкъдимнәрен тагын йөрәге аша уздыра. Аксакаллар белән очрашудан район башлыгы шуны ныклап төшенә: халыкта үз районнары өчен булган патриотик хис яши, биредәге җитештерүче көчләрне дөрес юлга юнәлтергә генә кирәк...

    Чүпрәледә Шәфкать Мөхәмәтша улы чәчүлектә яңа алымнар кертүгә күп көч куя. Минераль ашламалар куллану, чәчүлекләрне гербицидлар белән эшкәртүне көн тәртибенә кую өчен вакытын кызганмый. Һәм теләгенә ирешә дә.

    1992 елны Чүпрәле районы тарихында булмаган, чәчүлек культураларының һәр гектарыннан 38әр центнер уңыш алына. Ә ХХII партсъезд, “Цильна” колхозларында кайбер участоклар 58әр центнерны бирә. Шикәр чөгендереннән дә уңыш мул чыга. Ашатырга фуражың мул булгач, терлекләрдән продукция алу да күпкә арта.

    Райондагы үзгәрешләрне күреп торган, моңа кадәр үз максатларын гына алга куючыларның көне-көне телефон аша шалтыратулары тынмау хакында әйтми калсак, язмабыз тулы булмас. Әйе, кисәтәләр башлыкны, аңа яныйлар, “Сиңа күп калмады теге дөньяга китәргә”,- дигән сүзләрне дә җиткерәләр. Шунысын да искәртү урынлы булыр: республикабыздагы районнарны җитәкләүче кайбер район башлыкларында да көнләшү хисе туа. Хәтта Президент М.Шәймиевкә: “Сез Әхмәдишинга акчаны күп бирәсез, безгә аз эләгә”,- диючеләр табыла. Андыйларга республика башлыгы: “Ярар, алайса сез Чүпрәлегә китәсез, Әхмәдишинны сезнең районга кайтарабыз”,- дип әйткәч, көнләшүчеләрнең авызы йомыла.

    Елына икешәр тапкыр килеп йөргән Президент Чүпрәледәге хәлләрне бик яхшы белә. Башлыкка белдерми генә аңа сак та куйдырта. Шулай бер тапкыр бик соңга калып кайтканда өйләре кырында дежур торучы милиционерны үз күзләре белән күргәч кенә, мәсьәләгә төшенә башлык һәм үзе дә утлы корал йөртә башлый.

    Президентның чираттагы бер килүендә Ш.Әхмәдишин аңа: “Сез минем алга куйган бурычларны үтәдем дип саныйм. Соңгы елларда ал-ялны белми эшләү көчемне дә бераз киметте. Рөхсәт итсәгез, мин Казанга кайтыр идем”,- ди.

    Әйткән сүзен үти торган М.Шәймиев елмаеп куя да: “Ярар, соравыңны канәгатьләндерербез. Чүпрәле районы алдына куелган бурычны син бик яхшы билгесенә үтәдең. Район тарихында иң яхшы уңыш алынды. Терлекчелектәге уңышлар да күзгә бәрелеп тора. Магистраль газүткәргеч район үзәгенә тоташтырылды. Үзәктә һәм халык яши торган пункларда газ кертелде. Район үзәгендә яшәүчеләр су белән тәэмин ителде. Күмәк хуҗалык юллары асфальт юлга тоташтырылды”. Һәм бераз уйлап торгач, президент: “Казанда үзең теләгән эшне сайлап алырсың”,- дигән сүзен дә өстәп куя.

    Бу чорда башкалабызда инкассация идарәсе җитәкчесе таләп ителгән була. Аңа менә шушы камытны кигертәләр.

    Нинди генә эшкә алынса да. аны җиренә җиткереп башкарырга күнеккән Шәфкать Мөхәмәтша улы биредә дә күп җитешсезлекләрне бетерә. Аерым алганда, машиналарны юарга җылы сулы гаражлар төзетә, биналарны автоном җылытуга күчертә, шоферларга, идарәгә караган хезмәткәрләргә уңай шартлар тудырта.

    Республика инкассация идарәсе икенче елны ук Санкт-Петербургны, Мәскәүне узып китә. Ә берничә елдан ул җитәкчелек иткән идарә Россия Федерациясендәге 80 идарә арасында 65нче урыннан беренче урынга чыга.

    ...Тугызынчы дистәне ваклаган Шәфкать Мөхәмәтша улы Әхмәдишин бүгенге көндә ике баласындагы 7 оныгы белән хозурланып яши, алар өчен яшелчә, җиләк-җимеш үстерә.

                   

    Харис Закиров,  ветеран журналист.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: