Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Сугыш чоры баласы ул

    Һәр кеше тормышында юбилейлар була. Аның һәрберсе, тормыш үзе кебек үк, үзенчәлекле. Иске Чүпрәле авылында яшәүче Ирфан Нәсыйбулла улы Хисмәтов шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Ирфан абый Иске Чүпрәле авылында ишле гаиләдә дөньяга килә, аның балачагы сугыш, яшүсмерлек чоры сугыштан соң илне торгызу елларына туры килә. Иске Чүпрәле мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлый. Беренче хезмәт чыныгуын, ул вакытта "Татарстан" исемен йөрткән, колхозда ала. Үгезләр белән 2 тәгәрмәчле арбага мичкә куеп су да ташый ул, кая кушсалар да баш тартмый яшь егет. Әмма кайда гына эшләмәсен, ул үзенең хезмәт сөючәнлеге белән хөрмәт казана. Аннан соң армия хезмәте. Армиядән соң Казахстан якларына китеп, механизатор белгечлеген үзләштерә, туган якларына югары категорияле тракторчы, шофер буларак кайтып төпләнә ул. Ул чорда белемле, әзерлекле механизаторларга кытлык була, егетне ике куллап эшкә алалар биредә.

    Иске Чокалы авылы кызы Гөлҗиһан апа белән матур гына гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр, һәрберсенә ныклы белем биреп, тормыштаүз юлларын табарга ярдәм итәләр алар. Гөлҗиһан апа гомере буе район кулланучылар җәмгыятенең җәмәгать туклануы предприятиесендә хезмәт куйса, Ирфан абый "Сельхозтехника", РСУ, юл төзү идарәсе кебек оешмаларда эшли.

    Бүгенге көндә Ирфан абыйның өч баласы да тормышлы, инде әни-әтиләренә оныклар бүләк иткәннәр, биш оныгы бар аның. Кызганычка каршы, Гөлҗиһан апа гына иртә гүр иясе була.

    Өендә ялгыз гына гомер кичерсә дә ялгыз түгел ул. Балалары еш кайталар әтиләренең хәлләрен белешергә. Район үзәгендә яшәүче кызы Эльмира һәм кияве Марат та Ирфан абыйның хәлен белешеп көненә ничә тапкыр киләләр. Тормышыннан канәгать Ирфан абый, балаларына да рәхмәтле.

    Ирфан абыйның юбилее уңаеннан район ветераннар советыннан Ринат Низамов һәм Равил Шәкуров та килгән иделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: