Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Шланга авылында яшәүче Фәүзия апа Хәлилова бүгенгесе белән бәхетле

Бәйрәм көннәрендә Шланга авылында яшәүче Фәүзия Нотфулла кызы Хәлилова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тыл һәм хезмәт ветеранын олы юбилее белән тәбрикләргә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Хәлиуллов һәм Шланга авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов килгән иде. Кунаклар Фәүзия Нотфулла кызын юбилее белән котладылар, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, туганнары һәм якыннарының игътибарларын һәм кайгыртуларын тоеп яшәвен теләделәр.

Фәүзия Нотфулла кызы Шланга авылында туып-үскән. 13 яшеннән үк аңа өлкәннәр белән беррәттән колхозда, басуда эшләргә туры килә, шулай ук, авылдашлары белән бергә фронт өчен тәмәке үстерәләр, колхоз бозауларын тәрбияләргә дә туры килә әле Фәүзия апага. Әтиләрен фронтка алалар, ул сугыштан кайтмый, һәлак була. Әниләре исә балаларын ялгызы гына үстерә.

Сугыштан соң Фәүзия Нотфулла кызы колхозда, бригадада, төрле эшләр башкара. Авылдашы Хәмидуллага кияүгә чыга. Аларның гаиләсендә 8 бала туа. Кызганычка каршы, Фәүзия Нотфулла кызының тормыш иптәше иртә вафат була, 45 яшендә ул тол кала. Аның балалары билгеләп үткәнчә, иң кечесенә ул вакытта нибары 4 яшь булган. Авырлыкларга карамастан, Фәүзия Нотфулла кызы балаларын ялгызы үстереп аякка бастыра, аларны җәмгыять өчен файдалы кешеләр итеп тәрбияли, балаларына лаеклы белем алырга һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә.

Фәүзия апа гомере буе «Чулпан» колхозында эшләгән. 85 яшькә кадәр әле ул үз хуҗалыкларындагы сыерларын да үзе сава торган була. Кызлары әйтүенчә, Фәүзия апа беркайчан да эшсез утырмаган, аны әле бакчада, әле өйдәге эшләрен башкаруын күрергә мөмкин булган. Ә менә соңгы елларда аның сәламәтлеге какшаган, җәй көннәрендә әле ул урамга чыкса, хәзер, кыш көне, өйдә генә тора, тиз арый икән. Бүгенге көндә ул улы Марс тәрбиясендә яши. Фәүзия апаның башка балалары да аларга һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырышалар, оныклары еш кына әбиләре янына киләләр. Фәүзия Нотфулла кызы балаларының һәм оныкларының, туганнарының игътибарын тоеп яши.

— Шушы яшемә җитүем белән дә бәхетле мин, балаларыма да бик рәхмәтлемен,-ди юбиляр.

Юбилярның туган көненә аның барлык балалары, оныклары һәм оныкчыклары, туганнары һәм якыннары, күршеләре килгән иде. Ул мондый игътибарга куанды һәм барлык кунакларга зур рәхмәт сүзләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев