Туган Як
  • Рус Тат
  • Сәгадәт Камалиева: “Тайга урманнары өзде үзәкне”

    Балачак һәм яшүсмер елллары сугыш чорына туры килгән буын кешеләре ул вакыттагы бөтен авырлыкны бүгенгедәй хәтерләрендә саклыйлар.

    Сугыш михнәтләре, аннан соң илне тергезү кебек кыенлыкларны үз җилкәсендә күтәргән картларның ул дәһшәтле еллар турында сөйләгәндә күзләре яшьләнә. 
    Бөек Ватан сугышы башланганда Сәгадәт Камалиевага унике яшь тә тулмаган була әле. Сугышның беренче көннәреннән авылдашларының яу кырына китүләрен, аларны озатып калучы авыл халкының: балаларның, әниләрнең ничек озатып калуларын еламыйча сөйли дә алмый. “Барысы да фронт өчен!” дигән чакыруга актив кушылып, Сәгадәткә дә колхозның төрле эшләрендә катнашырга туры килә. Олыгая башлагач авыл яшьләрен урман кисү эшенә алып китәләр. “Андагы хезмәтнең авырлыгына без түгел, олыраклар да чыдый алмый иде. Законның катгыйлыгын белсәләр дә, кайберәүләр качып китте. Ил өчен, Ватан иминлеге өчен дип түздек. Сугыштан соңгы елларда да колхоз эшендә булдым, нәрсә кушсалар шуны үтәдем. Тормыш иптәшем Равил белән биш бала дөньяга китердек, бүгенге көндә дүртесе исән. Дистәгә якын оныкларыбыз бар, Аллага шөкер, тормышларыбыз яхшы, дәүләтебез пенсияне дә вакытында бирә”, - дип сөйли 90 яшен тутыручы тыл ветераны Сәгадәт Камалиева.

    Әлеге юбилее уңаеннан аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм Зур Чынлы авыл ы җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов тәбрикләргә килде. Илнең иң авыр елларында үз – үзен аямыйча куйган хезмәте өчен Сәгадәт әбигә Айрат Фиркатович Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Сәгадәт әби үзен олылап тапшырылган бүләкләр өчен җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерүне сорады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: