Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Сәнгатькә гашыйк якташыбыз

    Чүпрәле төбәге киң күңелле, эш гамәлләре белән сокландыргыч кешеләргә бай. Моның шулай икәнлеген исбатлау өчен, танылган язучыларыбызны, җырчыларны атау да җитә. Һәм алар арасында сәнгатькә һәм матурлыкка гашыйк якташыбыз аерым бер урынны алып тора. Таныш булыгыз, Иске Кәкерле авылында туып-үскән, Чүпрәле егете Расих Фарук улы Салахов.

    Моннан биш дистә ел элек, бөтен ил Җиңү таңын каршылаган көндә, әти-әнисенә олы шатлык булып туа ул. Әтисе Фарук һәм әнисе Зәйтүнә гомере буе авылда хезмәт куялар.

    Барлык талантлы шәхесләр авылдан чыга, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Киң болыннары, яшел хәтфәдәй җәелгән тугайлары, урман-кырлары, гомумән, Иске Кәкерле авылының искиткеч табигате кечкенә Расихның күңелендә аерым бер сыйфатлар тәрбияли. Яшьтәшләреннән аермалы буларак, ул мәктәптә укыган чакта ук, башкалар күрмәгәнне күрергә, ишетмәгәнне ишетергә өйрәнә. Алай гына да түгел, аларны ап-ак кәгазь битләренә төшерә. Рәсемнәр ясау аның көндәлек шөгыленә әверелә. Мәктәпне тәмамлагач исә, язмышы да шушы юлдан алып китә Расихны.

    1980 елда ул Лениногорск педагогия училищесына нәкъ менә балачак хыялын тормышка ашырырга дип килә. Әлеге уку йортының сәнгать бүлегенә документларын тапшыра. Әмма биредә алган белеме белән генә чикләнмичә, И.Я.Яковлев исемедәге чуваш дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетына да укырга керә. Киләчәктә үзен багышлыйсы һөнәрнең бар нечкәлекләренә дә шунда төшенә.

    Югары квалификацион категорияле укытучы, Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең кече дизайн академиясе мөдире булып хезмәт эшчәнлеге 1990 елдан алып 2007 елга кадәр дәвам итә. Әйтергә кирәк, әлеге мәктәп ТДГПУның факультеты каршында эшли.

    Аннан исә Расих Фарук улы сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеген ТДГПУ уку йортында дәвам итә. Биредә якташыбыз рәсем сәнгате һәм дизайн кафедрасының өлкән укытучысыннан алып, доцент дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бүгенге көндә дә ул Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтында директор урынбасары һәм кафедра мөдире булып эшли.

    Аның сәнгать өлкәсендәге күп кенә казанышлары фәнни хезмәтләрендә чагылыш таба. Ул 30дан артык язма, укыту-методик мәкаләләр авторы. "Фән өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, ЮНЕСКО дөньясы сәнгать институтының мактаулы профессоры, ТДГПУ-2010 ел доценты, "Балаларга йөрәгемне бүләк итәм" Бөтенроссия конкурсы, Советлар Союзы һәм Россия Герое очучы-космонавт С.К.Крикалев премиясе лауреаты һәм башка күп кенә дәрәҗәле исемнәре дә бар аның. Танылган сәнгать остасы Россия дизанейрлар союзы әгъзасы, "Европа-Азия" халыкара гуманитар академиясенең член-корреспонденты булып та тора ул.

    Күп кенә хезмәтләре белән Расих Фарук улы Халыкара һәм Бөтенроссия конкурсларында җиңү яулый. Сәнгать дөньясы турында сөйләргә тотынганда аны һич тә туктату мөмкин түгел.

    -Һәр кеше тормышны үзенчә күрә һәм аны кәгазьгә үзенчә төшерә,- дип аңлата остаз. -Әлеге гүзәллектә кешенең эчке дөньясы чагылыш таба, -ди.

    Тормыш иптәше Рада да аның эчке халәтен аңлаучы пар канаты. Бер үк уку йортын тәмамлыйлар алар. Рада ханым да сәнгать өлкәсендә хезмәт куя, педагогика фәннәре кандидаты, доцент. Ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр.

    Расих Салахов җитәкчелегендә республиканың күп кенә районнарындагы тарихи объектларны яңарту буенча дизайн-проектлар төзелгән. Шулай ук, дәүләт программаларыннан сәламәтлек өлкәсе буенча "Мөмкинлекле мохит" дизайн-проектларның эшләнешендә дә аның өлеше әйтеп бетергесез.

    Үз туган төбәге-Чүпрәле өчен дә якташыбыз иҗат көчен кызганмый. "Чыгарылыш сыйныфлар", "Хәрби техника" парклары, "Ял итү урыннары" өчен дизайн-проектлар эшләгән ул. Шулай ук, аның тырышлыгы белән бүгенге көндә милли бәйрәмебез-Сабантуйның үз өлгесен булдыру буенча хезмәт башкарыла. Районыбызның йөзе уңай якка үзгәрүдә Расих Салахов кебек улларының өлеше бәһасез һәм бу як халкы андый уллары барлыгына горурлык хисләре кичерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: