Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Бердәм сайлау көнендә Чүпрәле районында яшәүче Сәлимә апа Шәкүрова 90 яшьлек юбилеен билгеләде

    Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Сәлмә апа Шәкүрова өчен бүгенге бердәм сайлау көне икеләтә тантаналы булды. Бүген ул үзенең 90 яшьлек юбилеен дә билгеләп узды.

    Юбиляр гомер кичергән нигезендә улы Иршат һәм килене Фәридә тәрбиясендә яши. Бергә алар 43 ел дус һәм тату булып, бер сүздән аңалашып яшиләр. Сәлимә апа мөстәкыйль рәвештә өйдә йөри, урамга саф һава суларга чыга, киңәше белән булса да йорт эшләрендә ярдәм итәргә тырыша. Олы яшь тә булуына карамастан бүгенге көн яңалыклары белән яхшы таныш, хәтере дә әйбәт.

    Сәлимә апа Кече Чынлы авылында күпбалалыгаиләдә өченче булып туа. Ул чордагы сугыш балаларына хас булган мәктәпләрдә белем алу аңа да тәтеми. Олылар белән бергә кырда, урман кисүдә катнаша, тимер юл төзүгә үз өлешен кертә.

    -Сугыш башланганда миңа 16 яшь иде. Бик авыр сугыш елларын уздык, бүгенге буынга шуларны күрергә язмасын, -дип тели ул.

    Сәлимә апа сугышта йөреп кайткан Гәрәй исемле егет белән тормыш кора, алты балага гомер бирәләр алар. Кызганыч, бүген берсе исән түгел, Гәрәен җирләгәнгә дә байтак еллар узган аның. Шулай да ул нәсел дәвамчыларына бик бай. 10 онык, 15 оныкчык һәм балалар туган нигезгә бәйрәмгә җыелган кебек кайталар.

    Гомере буе колхозда хезмәт куйган тыл һәм хезмәт ветеранын авылда да бик хөрмәт итәләр. Бәйрәме белән котларга аны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм авыл җирлеге башлыгы Әнсар Хәкимов килде. Юбилярга РФ Президенты котлавын һәм район башлыгы бүләген җиткерделәр. Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәләрен белдерделәр.

    Юбилейлы туган көне республикадагы сайлаулар көненә туры килгәнлектән, кунаклар белән Сәлимә апага сайлау участогы вәкилләре дә килделәр.

    -Бүгенге тормыштан канәгатьмен, аллага шөкер барысы да бар. Ут, су, газ өйләрдә, җәннәттә сыман яшибез, без күргәннәрдән аерма җир белән күк арасы. Сугышлар гына булмасын,-дип имзасын салды Сәлимә апа Шәкүрова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: