Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Сабырлыгы белән үрнәк булган Мөслимә апа

    Кушкуак авылында туып, бүгенге көндә Иске Чүпрәле авылында яшәүче Мөслимә Сафиулла кызы Хәйруллина шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Язмыш аңа җиңел яшьлек насыйп итмәгән, әмма бәхетле картлык әзерләгән.

    Мөслимә апаның балачагы сугыш елларына туры килгән. Башка яшьтәшләре кебек үк аңа да балачакның рәхәтен татырга туры килмәгән. Өскә кияргә кием, язарга ручка, дәфтәр, аларны юнәтергә акча булмау сәбәпле (ул заманнарда колхозда "таякка" эшләү була), 4 классны тәмамлаганнан соң бүтән уку мөмкинлеге булмый аның, колхозга эшкә килә. Физик яктан чыныгып бетмәгән үсмерләр өлкәннәр белән бергә көнен дә, төнен дә колхозда хезмәт куялар ул чорда, капчыклар да күтәреп ташый, махсус машинада әйләндереп, чәчүлек орлык әзерләүдә дә катнаша, ир- егетләр кебек үгез җигеп Мунчәли авылына флягалар белән колхозның һәм халыктан җыелган сөтне дә ташый, чөгендер дә үстерә ул. Мөслимә апаның әтисе Сафиулла агай да хатыны Мәүлида апага өч баласын калдырып, яшьли үлеп китә. Әниләре хәленнән килгәнчә, балаларын ач-ялангач итмәскә тырыша. Сугыш һәм сугыштан соңгы ачлык елларында кычыткан да, яз җитеп басулар кардан чистаргач, бәрәңге басуыннан көздән калган бәрәңгеләрне җыеп, киптереп, төеп, он итеп, күмәч пешереп тә ашыйлар. Мөслимә апа әйткәнчә, күрмәгәннәре, кичермәгәннәре калмый аларның.

    -Балаларга, оныкларга, оныкчыкларга мондый авырлыкларны кичерергә туры килмәсен. Аллаһы Тәгалә җирдә тынычлык һәм кешеләрнең үзара килешеп яшәүләрен насыйп итсен, -ди әңгәмәдәшем кичергәннәрен хәтерендә яңартып.

    18 яшендә Мөслимә апа авылдашы, уңган-булган егетләрнең берсе Насих белән тормыш корып җибәрәләр. Тормышларын ямьләндереп, бер-бер артлы балалары: Рәшит, Гөлсинә, Шамилә, Эльмира, Рифкать, Фирдәүсә, Шәүкәт, Шамиль, Миләүшә, Рәмзия, Рамиль дөньяга аваз сала. 1969 елда алар гаиләсе район үзәгенә- Иске Чүпрәле авылына күченә, йорт җиткезә. Насих ага һәм Мөслимә апа гомере буе хезмәттә булалар.

    Балаларында да кече яшьтән үк хезмәтне сөю, кешеләргә игелекле, ярдәмчел булу кебек сыйфатларны тәрбияләргә тырышалар. Уллары районның алдынгы комбайнчысы булган әтиләре Насих ага янында техника серләренә төшенсәләр (кул арасына керә башлаган улларының һәркайсы әтиләре янында комбайнчы ярдәмчесе буларак беренче хезмәт чыныгуын ала), кызлары әниләре үрнәгендә уңган хуҗабикә булып үсеп җитәләр. Насих ага һәм Мөслимә апа һәр баласына ныклы белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр.

    -Аллага шөкер, балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәде. Киленнәрем-кызларым, кияүләрем улларым кебек, бик яхшылар, игелеклеләр. Балаларым "әни", оныкларым "әби" дип өзелеп тора. Моннан да олырак бәхетнең булуы мөмкинме соң,-ди, бүгенге көненә шөкерана кылып, Мөслимә апа.

    Мөслимә апа әйләнә-тирәсендә бары яхшылык һәм яктылык кына күрә торган кешеләрдән. Ул туганнарына, балаларына, 33 ел буе бер нигездә тату гомер кичереп, бер-берсен ярты сүздән аңлашып яшәгән кайнанасы Мәфтуха апага да ихлас рәхмәтле. Сөйләшкәндә, Аллаһы Тәгаләнең исемен еш телгә ала һәм бу очраклы гына да түгел. Мөслимә апа яшьтән үк әтисеннән (Сафиулла агай бик укымышлы, динле кеше булган) дин серләренә төшенеп, өйрәнеп калган, мәчеткә йөреп белемен тагын да күтәргән. Биш вакыт намазын калдырмый, илгә-көнгә, барча туганнарына, балаларына исәнлек-иминлек теләп, догалар кыла.

    Мөслимә апаның тырыш, намуслы хезмәте төрле елларда күпсанлы Мактау Грамоталары, "Хезмәт ветераны" исеме белән бәяләнгән. Күп балалы әни буларак- "Герой-Ана", "Ана даны" орден-медальләренең тулы кавалеры ул. 2010 елда "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы үткәргән конкурста Мөслимә апа гаиләсе белән катнашып, "Хатын-кыз: Ана" номинациясендә җиңү яулады.

    Бүгенге көндә Мөслимә апа төп нигездә кызы Рәмзия тәрбиясендә гомер кичерә. Аның гаиләсе зур-11 баласы, 14 оныгы бар. Өлкәнәйгән көнендә алар юбиляр өчен рухи һәм физик терәк.

    -Безнең һәрберебезнең уңышларында әниебез белән әтиебезнең өлеше бәһасез. Аларга рәхмәтебез чиксез,-диләр Мөслимә апаның ул-кызлары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: