Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Республика көнендә Сәгъдәтбану Гомәрова юбилеен билгеләп үтте

Ул Иске Шәйморза авылында туган һәм гомере буе шунда эшләгән.

 

Гомәрова Сәгъдәтбану Идият кызы Республика көнендә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Иске Шәйморза авылында туган һәм гомере буе шунда эшләгән.

1952 елда Сәетгәрәй Гомәров белән гаилә коралар. Алар ире белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Сәгъдәтбану апа  Казан шәһәрендә кызы Зөмәрә ханым тәрбисендә көн күрә. Сәгъдәтбану апаны үзенең уңышлары белән 11 онык һәм 10 оныкчыгы сөендерә.

Район Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов Казан шәһәренә барып, юбилярга иң изге теләкләрен җиткерде. Ул РФ Президентының котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев