Туган Як
  • Рус Тат
  • Район тарихын язып...

    Тормышта дөрес һөнәр алып, гомере буе үзе аңа тугъры калып, хезмәттән ямь һәм тәм табып яшәүчеләр сирәк. 40 ел буе район газетасы редакциясендә хезмәт куеп, район үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Альберт Хәнәфия улы Шәрәповны мин шундый шәхесләрнең берсе дияр идем.

    Альберт Шәрәпов 1952 елда Яңа Задур авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Хәнәфия фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашып, туган якка исән-имин әйләнеп кайта, гомере буе колхозда тракторчы булып эшли, әнисе Рокыя колхозда төрле эшләр башкара. Әтиләре кырысрак, әмма шул ук вакытта гадел, бик белемле кеше була. Шуңа да балаларында кече яшьтән үк укуга мәхәббәт уята ала. Гаиләдә туган ун баланың да ныклы белем алып, һәрберсенең тормышта үз юлларын табып, илебезнең төрле якларында намуслы хезмәт куюлары да моңа ныклы дәлил булып тора.

    Альберт Хәнәфия улы башлап Яңа Задурда башлангыч, Иске Задурда сигезъеллык, аннан соң Иске Чүпрәледә урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәптә уку дәверендә үк "Яшь ленинчы", "Ялкын", "Социалистик Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан"), "Яңа юл", төрле журнал һәм газеталарда аның мәкаләләре басыла. Өметле, булачак журналистны тоемлаган "Яңа юл" газетасы редакторы Ядкәр Айнуллов тәкъдиме белән 1968 елда ул Казан шәһәрендә үткән яшь хәбәрчеләрнең республика съездында катнаша (9 сыйныфта гына укый торган була). 1969 елда исә "Яңа юл" газетасы редакциясендә фотокорреспондент булып эшкә чакыралар аны. Һәм ялгышмыйлар да. Аның фотолары һәм мәкаләләре үзенең оперативлылыклары, сыйфаты белән аерылып торалар. Һәр ир-егет өчен изге булган бурычны үтәгәннән соң да ул читкә китми, кабат үзенең инде яратып өлгергән хезмәтенә әйләнеп кайта һәм инде аңа үтә дә җаваплылык таләп иткән партия бүлегендә корреспондент вазифасын тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта редакциядә эшләп килүче җирле радиотапшырулар бүлеген җитәкләүне дә аңа тапшыралар. Биредә дә сынатмый ул. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә һәм 1981 елда аны уңышлы гына тәмамлый да.

    Үзенең булачак тормыш иптәше Сания Мөбарәк кызы белән дә ул нәкъ менә биредә уку елларында таныша. Яшь парлар кавышып бер коллективта эшли башлауларыннан соң да күп еллар үткән инде. Әлеге еллар эчендә күпме үрләр яуланган, гади корреспонденттан җаваплы сәркатиб, редактор урынбасары кебек җаваплы вазифаларны намус белән башкару, халык контроле район комитеты члены, ТР һәм Халыкара журналистлар союзы члены, меңләгән мәкаләләр авторы. Моңа өстәп әле күп кенә булачак яшь журналистларның остазы да ул, диясем килә. Элек елларда редакциягә практикага килгән, хәзерге вакытта илебезнең төрле җирләрендә хезмәт куючы Мидхәт Садыйков, Рифкать Бикчуров, Әлфия Бадиева, Ләйсән Сабитова, Ирина Кузьмина, шулай ук, "Туган як" редакциясендә эшләүче күпләр, шәхсән үзем дә, беренче хезмәт күнекмәләребезне Альберт Хәнәфиевичтан алдык. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, ул һәрвакыт игътибар белән тыңлап, сабыр гына аңлатып, төпле киңәшләре белән ярдәм итә белде.

    Озак еллар редакциядә журналистлар союзының беренчел оешмасын, ирекле халык дружинасы оешмасын җитәкләде ул. Фидакарь хезмәте өчен СССР эчке эшләр министрлыгының "Отличный дружинник" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. "Хезмәт төбе-хөрмәт", диләр. Аның намуслы хезмәте күпсанлы Мактау Грамоталары, төрле бүләкләр белән бәяләнде. Алар арасында ТР Матбугат, телерадиотапшырулар эшләре һәм массакүләм коммуникация чаралары министрлыгының, мәдәният министрлыгының, Россия, ТР журналистлар союзы берлегенең, район хакимиятенең Мактау Грамоталары һәм дипломнары бар. "Редакциянең яңа бинасын төзүдә актив катнашуым өчен район хакимияте һәм партия оешмасы тарафыннан 1976 елда бирелгән Мактау Грамотасын бүген дә иң истәлеклесе итеп саклыйм. Беренче остазларым Ядкәр Сафиулловичка, Абзал Шиһабетдиновка, типографиядә хәреф җыючылар Рокыя апа Сираевага, Сания апа Шәкуровага, Сатирә апа Хәйруллинага гомерем буе рәхмәтле мин" ,-ди ул үткәннәрне искә алып.

    Тәҗрибәле журналист, төпле киңәшче буларак та, Альберт Хәнәфия улы коллективта гына түгел, район халкы арасында да абруй казанды. Гаиләдә дә төп терәк, акыллы киңәшче, кадерле әти, яраткан бабай ул. Балалары Венерага, Эльвирага һәм Эльвирга югары белем алырга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иттеләр.

    Әйе, гомере буе халкыңа хезмәт итү, үзеңнән соң район тарихына алтын хәрефләр белән язарлык мирас калдыра алу сәләте һәркемгә дә бирелмидер ул. Димәк, гомер бушка үтмәгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: