Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Район матбугаты тарихындагы бер эз

    Кешеләр, аларның язмышлары турында язарга бик яратсам да, үземнең 50 яшем килеп җиткәндә, беленми генә үтеп китмәсме әле шулай, дип йөргән идем. Әмма шушы -чираттагы номерны әзерләгәндә күршеләр, туганнар, дусларның мине котлауларын күрдем. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының район оешмасы җитәкчесе Иршат Закиров та редакциянең электрон почтасына язма...

    "Резидә редакция коллективына шифалы өермәдәй килеп керде. Типографиянең гади эшчесе, үз хезмәтен яратып, җиренә җиткереп эшләп яткан тыйнак кына хатын-кызда журналистлык сәләтен, җитәкче була алырлык кешелек сыйфатларын күрә алган ул чактагы район җитәкчелегенә дә мактау сүзләре әйтми булмый. Дөрес, Резидә Җамалтдинова үзенең җанга ягымлы хикәяләре, кешенең эчке дөньясын оста ачып биргән язмалары белән газета укучыларына шактый таныш иде инде. Әмма, көтмәгәндә-уйламаганда, район газетасын - Чүпрәленең йөзе, көзгесе булган басманы чыгару эшенә җитәкчелек итүгә алыну үзенә күрә бер батырлык та, фидакарьлек тә булды.

    Минемчә, ул җитәкчелеккә алынганнан соң әлегәчә газета тарихында булган традицияләр баеды. Һәм бүгенгесе көндә дә редакция коллективы үз юлыннан тайпылышсыз атлый, туган ягыбыздагы игътибарга лаек булган барлык яңалыкларны тиешенчә яктыртып бара.

    Резидә Ринатовнаның тагын да уңышларыннан берсе - газета редакциясенең тотрыклы коллективын булдырып, гадел, принципиаль журналистлар эшенә, аларның тәҗрибәсенә таяну. Күреп торабыз, хезмәткәрләр дә җитәкчеләрен үз итәләр. Мөхәррирнең, эшең белән генә түгел, тормышың белән дә даими кызыксынып, кирәк булганда, ярдәм кулын сузарга әзер булуы ничек күңелгә хуш килмәсен ди?!

    Газета битләрендә бүген журналистика таләпләренә җавап бирерлек, халыкка аңлаешлы тел белән язылган язмалар гына басыла. Аларда аналитика, сурәтләнә торган вакыйганың төбенә төшәргә омтылу ярылып ята.

    Көн саен газетаның яңа саны өстендә эшләп, анда кызыклы, республика, район яңалыклары үз вакытында чагылыш тапсын өчен вакыйгаларның уртасында булырга тырышып, вакыт үткәне сизелмидәдер. Баксаң, мөхәррирлек хезмәтендә генә дә 14 ел гомер үткән. Бу район газетасы тарихы өчен дә, Резидә Җамалтдинованың үз биографиясе өчен дә сизелерлек вакыт аралыгы. Иң куанычлысы - бу вакыт нәтиҗәле, уңышларга мул булып, туган як, аның халкы мәнфәгатьләренә армый-талмый хезмәт итүдә узган",-дип яза Иршат Закиров. (Автордан язмасын кыскартканым өчен гафу үтенәм).

    Боларга өстәп нәрсә әйтәсем килә соң?

    Кешенең шәхес буларак формалашуында, үзегез беләсез, гаилә, мәктәп, аерым шәхесләр, үтелгән юл да зур роль уйный. 50 яшь килеп җитү дә дулкынландыргыч бер вакыйга икән ул, яшермим. Теләсәң-теләмәсәң дә кичергәннәр күз алдына килә, хәтердә яңара. Гомер китабындагы елларны битләргә тиңләп, аларны бер-бер артлы ачып барган үзем, гади бер адәм баласын, җәлләп тә куям вакыт-вакыт. Язмыш минем баштан да сыйпамаган. Әниләр сугыш чоры балалары, әбием-мәрхүмәнең ире Ленинград шәһәрен дошманнан саклаганда, яу кырында башын салган. Аларның әтисез, әбиемнең ирсез тормышының никадәрле әче икәнлеген, шул ук вакытта ирлеләр белән бер дәрәҗәдә тормыш алып барырга, үзләре әйтмешли, кеше арасында ким-хур булмаска тырышып яшәүләрен күреп үстем.

    Һәм мәктәп еллары, укытучылар, классташлар да кеше гомерендәге бер этап, дип саныйм. Укытучыларымның барысына да хөрмәтем бар. Шулай да араларыннан Камәрия апа Хәсәнованы аерым бер хис белән искә алам. Ачулана-ачулана татар теле кагыйдәләрен, орфографиясен өйрәтә иде ул. "Белгәннең беләге авыртмый", диләр. Өйрәткәне, тырышып укуым да ярап куйды менә.

    Гомер юлымдагы кискен бер борылыш 2000нче еллардагы район җитәкчелеге, Җәүдәт Гафуров исеме белән дә бәйле. Редактор вазифасында яңа, бөтенләй таныш булмаган дөньяга килеп кердем. Казан дәүләт университеты ишекләрен ачып керү дә насыйп булды миңа. Бик кызыксынып "античный"дан алып заманчага кадәр булган әдәбиятне, дөнья классикасын өйрәндем-һәрнәрсә бик мавыктыргыч иде. (Урта яшьләрдә белем алуның үзенчәлеге һәм кызыклыгы шунда ки: инде бераз тәҗрибә дә бар, шуны теориядән чыгып карый башлыйсың да аңда яңа бер фикер формалаша).

    Укуым, эшем, журналист булуым мине күп кенә күренекле кешеләр, югары даирәдәге җитәкчеләр белән очраштырды, таныштырды, дус итте. Кечкенә генә бер авылда үскән ятим баланың бүген дөньяны аңлап, һәркем белән күзгә-күз карап сөйләшерлек, аңлашырлык аңы барлыкка килүенә сөенәм.

    Үз районымны, мишәрләрем-чувашларымны бик яратам, хөрмәт итәм. 50 яшьлек гомерем эчендә бер тапкыр Төркиянең Истанбулына барганым булды. Ышаныгыз, үз җиребезнең һавасы да башка, кешеләре дә бик якын, кычытканы да чакмый, бары тик сыйпый гына.

    Һәркемнеке кебек, авырлыклары артыннан килгән җиңеллеге белән тормыш дәвам итә. Аллага шөкер, балаларым, кияү-киленнәрем, оныкларым бар. Ике улым "әни" дип яныма килеп басканда, крепость эчендә калгандай хис итәм үземне, яклаучыларым бар, ягъни. Кызым-сердәшем. Төрлесен бергәләп күргән, икәүләп үз нигез-йортыбызны булдырган, өч балама әти була белгән Рамилемә карата да җылы хисләр генә күңелемдә. Туганнарым турында аерым сүз. Бер кулның бармаклары кебек-бишәүләп без. Кирәк чакта бер йодрыкка төйнәлә дә беләбез.

    Коллективым, ветераннар исә-горурлыгым. "Син аларның өйрәнчеге идең, хәзер исә идарә итәчәксең, курыкмыйсыңмы?" дигән сорау биргән иде ул вакыттагы Мәгълүмат һәм матбугат министры Зилә Вәлиева да. "Мин ышанам", дидем... Алар миңа-мин аларга ышанып хезмәт иттек, итәбез шулай. Бүген дә редакция-типография ветераннарын күрсәм, яшьлегемә кайтып килгәндәй булам.

    Дусларым әллә ни күп түгел минем, шулай да, фикер алышырлык, киңәшләшерлек берничәсе бар. Күршеләрем исә, туганнарым кебек.

    Дусларда ялгышканым булды. Мине рәнҗеткәннәр, миңа рәнҗегәннәр бардыр... Нишлисең, һәр үтелгән мизгел, яшәлгән чор-барысы да минеке.

    Бәхет өчен әллә ни күп тә кирәкми кебек инде менә. Шулай да күңелгә нидер җитмәгән мәлләр дә бик күп.

    ...Боларны язуым белән -менә шундый инде ул мин, Резидә Җамалтдинова, атнага ике тапкыр, газета битләрендә урын алган фамилиям белән сезнең кулларыгызга килеп керүче; илдәгене, катлаулы телдән ишетеп, сезгә гади иттереп җиткерүче; шушы язмаларым белән сезгә бәлки ярдәм итәмдер дип өмет итүче һәм һәркемнең дә бу җирдә бәхетле яшәвен теләүче, диясем килде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: