Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Равиль Бикчуров: «Туган ягым, Туган җирем, Туган авылым минем күңелемдә аерым бер мәгънәгә ия»

Равиль Ади улы Бикчуров — Чүпрәле районының фермерлар, крестьян хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе.

2014 елдан башлап «Ел иганәчесе» республика конкурсы җиңүчесе. «Регионнарның алтын фонды» ордены, «Авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен», Татарстан Республикасының «Намуслы хезмәте өчен» медале иясе. «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре». «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре». Чүпрәле районында, Татарстан Республикасында иң уңышлы эшләүче КФХ җитәкчесе.

Аның атлап йөрүендә үк ныклык, ышаныч сизелеп тора. Үз җиренең чын хуҗасы икәне тышка бәреп чыккан. Туган җирем, туган авылым дип җан атып йөрүе әти-әнисеннән дә күчкәндер. Шуларга тагын нәселдән килгән уңганлык, эшне ахырына кадәр җиткерү дә өстәлгәч, бу — Равиль Ади улы Бикчуров була.

Зур Чынлы авылының Рауза ханым белән Ади әфәнде гаиләсендә биш бала үсәләр алар. Равиль — шулардан иң олысы. Ади ага фаҗигале төстә вафат булганда әлеге олы уллары 5нче сыйныфта укый торган була. Бу тормышны җаваплылык тоеп тартырга алынуы да шул елдан башланадыр Равиль Адиевичның. Иң башлап әнисе, туганнары өчен, соңрак исә гаиләсе, хәзер инде менә авылы өчен дә җаваплылык хисе тоеп гомер кичерә ул.

Институтта укыганда партиягә алалар аны. Ул чор авыл балаларының бик сирәгенең генә студент еллары эшләмичә узгандыр, мөгаен. Равиль Бикчуров та: «дворник та, грузчик та булып эшләдек», ди. Батыр йөрәкле студент егет кеше сәламәтлегенә авыр зыян салган җинаятьчене тотарга да булыша. Күрсәткән батырлыгы һәм куркусызлыгы өчен 40 сум күләмендәге стипендия белән бүләклиләр аны, студентлар газктасыеда язып чыгалар һәм иң куандырганы Коммунистлар партиясенә бернинди сынаусыз, чиратсыз алалар. Армия хезмәтен дә инде чыныккан, колхозга кайтып бер ел эшләп алган коммунист егет буларак уза ул.

Һәм кая гына барса да, нинди генә казанышларга ирешсә дә кендек каны тамган авыл җире аны һәрчак үзенә тарта. Зоотехник буларак «Ирек» колхозына эшкә кайткан югары белемле белгечкә, яшь булуына карамастан, колхозның ул чактагы җитәкчеләре идарәчелек вазифасын да ышанып тапшыра. Ә 1989 елдан алып 1994 елга кадәр булган чор — Равиль Ади улы өчен үзенә күрә бер мәктәп, авыл хуҗалыгы өлкәсендә, кешеләр белән эшләүдә тәҗрибә туплау еллары була. Шушы — «Цильна» колхозында парторглыктан соң район җитәкчелеге «Ирек» колхозына җитәкче булып алынуны тәкъдим итә аңа. Тынгысыз еллар, авылның социаль йөзен уңай якка үзгәртергә теләп Казаннан кайтып керә алмаулар шул чакларда башлана. Зур Чынлы авылына районда беренчеләрдән булып газ магистрале сузыла. Авылдагы медпункт үзгәртеп корыла, «Ашыгыч ярдәм» машинасы, яңа җиһазлар кайтарыла, авыл эчендә юллар, күпер ясала, электр баганалы яңага алмаштырылып, яңа үткәргечләр сузыла, икмәк пешерү цехы төзелә һ.б., һ.б.

Ир-егеткә йөкләнгән һәр вазифаны төгәл үтәп, классташы Фәймә белән гаилә коралар алар, ике уллары Риф белән Ильвир дөньга килә. Тагын шунысы да бар — ата-бабадан калган нигезне таркатмыйча, толлык ачысын татыган, биш баласына кул-канат чыккан әнисенә кадер-хөрмәт күрсәтеп тә яшиләр алар Фәймәсе белән.

Бүгенге көндә исә Равиль Ади улы — «Бикчуров Равиль Адиевич» исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкли. КФХ карамагында 3196 гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар. Шунда алар арпа, көнбагыш, бодай, шикәр чөгендере культуралары үстерәләр. Соңгы өч елда хуҗалыкта бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 38 центнерны тәшкил иткән. Шикәр чөгендере исә уртача 353 центнер уңыш биргән. Әлеге күрсәткечләр Татарстан Республикасы күләмендәге уртача уңыштан — 13,9, Рәсәй күләмендә 17.1 центнерга артык. 2023 ел алар өчен тагын да уңышлы булган — үткән өч ел белән чагыштырганда хуҗалыкта акча кереме 36 млн. сумга артып 181,5 млн. сумга җиткән. Хуҗалыкта сезонда 40ка якын кеше хезмәт куя. Бу исә Зур Чынлы авылының 40 кешесе эш урыны белән тәэмин ителгән дигән сүз.

Соңгы елларда Равиль Ади улы тагын да зур күләмле эшләр башкаруга алынган. Колхозның элеккеге алмагач бакчасын яңартканнар алар. Барлыгы 42 миллион сум күләмендәге программа нигезендә 40 гектар җирдә башланган эшләр үз эченә зур плотина төзүне, чишмәләрдән дренаж белән су тартуны, аннан алмагач, карлыган, каен җиләге, җир җиләге утыртуны, аларны тамчылап сугаруны күздә тота. Яңа үсентеләрне утыртуны, барлык төзү эшләре төгәлләнгәч, киләсе елга планлаштыра фермер. Хуҗалыкның умартачылыгы да шунда ук урнашкан.

Авылыбызның яшеллеккә күмелеп яшәр чаклары бар әле, -ди ул бу турыда үзе.

Шундый үзен кайгырткан, яшәтергә тырышкан, авылдашларына һәрчак ярдәм итәргә әзер булган егетләре белән горур ул авыл. Ә Равиль Ади улы нәкъ шундыйлардан. Бер сүз белән әйткәндә, кайда туган — шунда кирәк булган егет ул!

Фикерләр

Тәлгать Халитов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы.

-Равиль Адиевич Бикчуров киң эрудицияле, һәр эшне уйлап башкара һәм ахырына җиткерә белә торган җитәкче. Еллар дәвамында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, районның икътисади үсешенә зур өлеш кертә ул. Аның бай эш тәҗрибәсе, авыл хезмәтчәннәре белән күп еллар дәвамында тыгыз элемтәдә торуы һәм иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итә белүе Зур Чынлы авылында федераль проектларны тормышка ашыруга китерде. Уй-планнарының тормышка ашуын, пар канатлы булып гомер итүен, балалар игелеге телим аңа!

Барис Гафуров, «Цильна» җәмгыяте директоры:

-Хезмәт эшчәнлегенең башлангыч чорында Равиль Адиевич белән безгә бергә эшләргә туры килде. Ул вакытта әле яшь булуына карамастан, еракка карап эш итүчән, күп нәрсәне белергә омтылучан, кирәкле дуслар таба белгән кеше иде ул. Авылда яшәүче һәм хезмәт куючыларның тормышы аграр сәясәткә турыдан-туры бәйле. Шуны аңлап эшләве, алдынгы карашлы булуы белән бүгенге көннәрдә дә авыл хуҗалыгын өлкәсендә килеп туган авырлыкларны җиңеп яши белә ул. Бары тик уңышлар аңа!

Роза Насибуллина, ветераннарның район советы җитәкчесе:

— Һәрвакыт көләч йөзе, эчке матурлыгы, ярдәмчеллеге, зиһенле сөйләве белән күңелләрдә зур соклану уята торган, мәгънәле, авыр, шул ук вакытта горурланырлык тормыш юлын узып та, үтә тыйнак булып кала алган кеше ул Равиль Бикчуров. Иң кирәкле, җаваплы, гуманлы һөнәр иясе дә. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесенең хезмәтен бизмәннәргә салып, үлчәп булмый, аның эшен вакытында күрә белергә генә кирәк. Алга таба да казанган хөрмәтендә, дәрәҗәле булып яшәүләр насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев