Пушкин фестивалендә

А.С.Пушкинның Казан шәһәренә килүенә 180 ел тулуны быел республикада бик зурлап билгеләп үттеләр.
Өч ай дәвамында Бөтенроссия Пушкин фестивале гөрләде. Казан Кремленең Манеж залында сентябрь- ноябрь айларында шагыйрьнең Мәскәү һәм Санкт- Петербургтагы музейларыннан китерелгән шәхси әйберләре белән тулыландырылган "Мой ангел... Здравствуй. Я в Казани" дип исемләнгән күргәзмә эшләде, төрле бәйгеләр үткәрелде. Шуларның берсендә, "Безнең Пушкин" дип аталган әдәби уенда, безнең укучылар да катнашты. Бу уен Казан мәктәпләре арасында быел 22 нче тапкыр үткәрелгән, алар белән беррәттән, Казан Кремле музей - тыюлыгы җитәкчелеге, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, бу чараны республика мәктәпләре арасында да җәелдерергә булган.
...Бәйгегә катнашыр өчен әзерлек сентябрь аенда башланды. А.С.Пушкинның дуслары, туганнары, танышлары, ул яшәгән вакыттагы тарихи үзгәрешләр турында мәгълүмат тупланды. Казан урамнарының А.С.Пушкин килгән вакыттагы атамалары өйрәнелде. Мәшһүр "Капитан кызы"ның авторы белән Казанда очрашкан билгеле шәхесләрнең тормышы һәм иҗади эшчәнлеге, шагыйрьнең хатлары буенча эш алып барылды. Өч этапка сценарий төзелде, "Капитан кызы" әсәренә инсценировка әзерләнде, костюмнар тегелде. Укучыларның уңышларын чагылдырган, төрле жанрдагы иншалар белән тулыландырылган "Заявка" өстендә зур эш алып барылды.
Уенда катнашырга теләк белдергән командаларның күп булуы, аларны берничә көн дәвамында берничә сменада очраштырырга мәҗбүр итте. Мәктәпнең "ЛИРА" (Любознательные, Интеллектуальнные, Разносторонние, Активные) командасы уенга график буенча 18 ноябрьдә чакырылды. Команда составында 8 катнашучы: 9А сыйныф укучылары Абязова Сабина, Мөхетдинова Регина, Загреев Адел, 9Б сыйныфтан - Бахитова Гүзәл, 10Б сыйныф укучылары Вәлиев Марат, Рәкыйпова Камилә, Ильясова Гүзәлия, Гайнетдинов Руслан, инсценировка өлешендә (командадан тыш) Алтынбаев Булат чыгыш ясадылар. Уенда 10 этап үтәргә туры килде. Шуларның 4 сендә укучылар югары балларны тупладылар, калганнарында да үзләрен тиешле дәрәҗәдә күрсәттеләр. Ул көнне үзләре уйнаган командалар арасында укучылар беренче урынны яулады, "Музыкаль кунакханә" этабында абсолют җиңүче булып танылдылар. Анда Гайнетдинов Руслан М.И.Глинканың А.С.Пушкин сүзләренә язылган романсын башкарды. Шул ук этапта укучылар 19 гасыр мохите аша романсның язылу тарихын чагылдырган сюжет күрсәттеләр. Уен соңында командадагы егетләрнең һәммәсе: Гайнетдинов Руслан, Загреев Адел (Гринёв ролендә), Вәлиев Марат (А.С.Пушкин) актёрлык осталыгы өчен Казан Кремле музей- тыюлыгының Дипломы белән бүләкләнделәр. Вәлиев Маратның икенче дипломы исә,- капитаннар ярышында җиңүе өчен. Ул, алып баручы һәм жюри членнарын гаҗәпкә калдырып, бары 1 сорау ярдәмендә А.С.Пушкинның кайсы герое турында сүз барганлыгын ачыклый алды. Команданың һәрбер уенчысы һәм аларны уенга әзерләүче рус теле һәм әдәбияты укытучылары (Э.Л.Мөхетдинова, Р.Г.Нәфиева, А.А.Әюпова, М.И.Мышова, Г.Н.Миңлебаева), педагог- оештыручы Хәлимов Ф.Б. Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Шушы көннәрдә, барлык командалар уйнап беткәч, уенга йомгак ясалды. Безнең укучылар Чистай шәһәренең 1 нче гимназиясенә 2,9 балл гына калышып, 25 команда арасында 2 нче урынны яулады. Кызыксынучылар һәр этап буенча балларны Казан Кремле сайтында http://www.kazan-kremlin.ru/museums/manege/ адресы буенча таба ала.
Киң таралган әдәбиятка игътибар бөтенләй югалып барган бүгенге заманда мондый чараларның әһәмияте бик зур, дип саныйм, алар укучыларны уйларга, бер-берсенә игътибарлы булырга, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәтә. Әдәбиятны яраткан бала башка яшьтәшләреннән нык аерылып тора, чөнки ул әдәби әсәрләр биргән уңай өлгене үзенә кабул итеп ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.6300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»3300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы46300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.2100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?6600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде6700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый6300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.39700
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.7800
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.18600
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.82800
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.56900
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.48100
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбәнРоссия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.6800
-
22 гыйнвар 2021 - 14:34Чүпрәледә 2021 нче елның беренче пары никахларын теркәдеЧүпрәледә беренче парны котлау традициягә әверелде.7300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы46300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.39700
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.18600
-
20 гыйнвар 2021 - 13:41Чүпрәле районының кайсы авылларында гражданнар җыены узачак: 20-22 январь көннәренә график Җыеннарда 2020 елга йомгак ясыйлар, 2021 елга бурычлар куялар.17500
-
20 гыйнвар 2021 - 16:22Район башлыгы Марат Гафаров Анна Маркованы 90 яшьлек юбилее белән котлады Гомере буе колхозда эшли ул.16800
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.7800
-
22 гыйнвар 2021 - 14:34Чүпрәледә 2021 нче елның беренче пары никахларын теркәде Чүпрәледә беренче парны котлау традициягә әверелде.7300
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.6800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде6700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?6600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый6300
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.6300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»3300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.2100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика