Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Полиция капитаны Алевтина Диплом белән бүләкләнде

2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча Алевтина Остроумова өченче категориядәге эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләре арасында җиңүче дип табылды һәм Диплом белән бүләкләнде.

Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфында укыган вакытта ук ул параллель рәвештә «Тисби» идарә академиясенең урта һөнәри белем бирү факультетында белем ала һәм “юрист” белгечлегенә ия була. 2002 елда урта мәктәпне тәмамлагач Чүпрәле эчке эшләр бүлегендә секретарь булып эшкә урнаша. Эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре аңа перспективалы хезмәткәр буларак карый. Аны эшкә алган һәм офицер вазыйфасына тәкъдим иткән ул еллардагы эчке эшләр бүлеге начальнигы, милиция полковнигы Вазыйх Сатдинов та Алевтинаның бик тырыш хезмәткәр булуы турында әйтә.

2004 елда И.Н.Ульянов исемендәге Чабаксар дәүләт университетының Батырдагы филиалына читтән торып укырга керә ул, уку барышында район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча хезмәттә стажировка уза. 2008 елда дипломлы яшь белгеч шушы хезмәттә ике еллап инспектор булып хезмәт куя. 2010 елда ул район эчке эшләр бүлегендәге административ законнарны үтәү буенча инспектор хезмәтенә билгеләнә. Аңа миграция пунктында өлкән инспектор, дежур бүлегендә оператив дежурный вазифаларын да үтәргә туры килә.  Рус, татар һәм чуваш телләрендә иркенләп сөйләшә алуы да хезмәтендә ярап куя.

Реклама

Ирешкән уңышларын исәпкә алып Алевтина Остроумова “Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында үрнәк хезмәте өчен” күкрәк билгесе һәм “Хезмәттәге аерымлылыгы өчен” өченче дәрәҗәдәге медаль белән бүләкләнә. Аның 14 кысыксындыру бүләге бар. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы узган елгы эш нәтиҗәләре буенча  өченче категориядәге эчке эшләр бүлекләре арасында җиңүче дип билгеләде һәм министр аны Диплом белән бүләкләде.

Полиция капитаны Алевтина Остроумова гаиләдә дә бәхетле хатын - кыз, ул сигез яшьлек кызы Александрага яраткан әни һәм тормыш иптәше Александрның пар канаты. “Полиция хезмәткәрләре көн саен төрле кешеләр белән эшлиләр һәм очрашалар. Алар арасында зыян күрүчеләр дә бар, җинаятьчеләр дә. Иң мөһиме – үз эшеңне  гадәтигә әйләндермәскә, кешеләргә нәфрәтләнмәскә, тулы көчеңне биреп эшләргә һәм чит кеше бәласенә үзеңнекенә караган кебек карарга кирәк”, - ди Алевтина Остроумова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев