Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Пар канатлар булып дәрьялар кичкәндә

    Сания апа, Әмир абыйны яратып кияүгә чыктыгызмы?,- дип соравыма, ул ике дә уйламыйча: "Әйе, Әмир абыегыз Кушкуак авылында иң акыллы, иң тәртипле егетләрнең берсе иде. Озын буйлы, кара кашлы, үтә дә чибәр егетне ничек яратмыйсың инде?,"- ди ул елмаеп.

    Әйе, мәхәббәтне кеше хисләренең иң серлесе диләр бит. Никадәр кеше арасыннан бары тик сине магнит кебек үзенә тартып тора һәм, бөтен барлыгы белән урап алып, хис дөньясына култыклап китә. Бу ләззәтле, сихри хисләрне кем генә кичермәгән дә, кем генә аның утында янмаган. Бәхетле гаиләнең дә нигезендә, мөгаен, шушы мәхәббәт ятадыр. 55 ел бергә бер һаваны сулап, бер хыяллар белән гомер кичерүче Сания апа белән Әмир абый Аббазовлар гаиләсе бүген дә бик күпләргә үрнәк. Бер- береңне аңлау, бер- береңнең кадерен белү кебек сыйфатлар хас әлеге гаиләгә. Табигате белән үтә дә тыныч, йомшак күңелле Сания апа ярты гасырдан артык вакыт үтүгә дә карамастан, бергә кавышу мизгелләрен бүгенгедәй хәтерли. -Бер урамда яшәгәнлектән әлеге гаиләне шактый ук яхшы белә идем. Булачак иремнең әнисе Мәүлидә әби олы яшьтә, төпле фикерле, акыллы, тыйнак һәм динле кеше. Бергә яши башлагач та мине үз кызы кебек кабул итте. "Тормышларыгыз мул, балаларыгыз тигез, оныкларыгыз тәртипле-инсафлы, үзегез бәхетле тормышта парлашып озак еллар саулык белән гомер кичерегез!,"-дип һәрчак теләк тели иде. Шулай бергәләшеп ун ел яшәп калдык. Биш балабыз туды, Аларга чын тәрбия бирүдә дә аның өлеше күп булды. Балаларыбыз да күберәк әтиләреннән үрнәк алырга тырыштылар. Аның тормышны, хезмәтне яратуы барыбызны да сокландыра иде.Әмир абыегыз тугыз яшеннән үк колхозда зурлар кебек эшләгән, районда беренчеләрдән булып 14 яшендә СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә "Данлы хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән. Аннан соңгылары да әллә ни хәтле. Бөтен гомерен колхоз хезмәтенә багышлады ул. Эш, тормыш мәшәкатьләре, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык- куанычлары белән гомернең узганын сизми дә калдык. Яшь чакта эшләдек тә эшләдек, авыр эш дип тормадык. Олыгайган көннәрдә ялгыз калмас өчен, һәркайчан бер- беребезгә терәк, таяныч булырга, бер- беребезне хөрмәтләп яшәргә тырыштык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер- береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың. "Яратам" дип кычкырып йөрмәсәк тә, һәрвакыт бер- беребезнең яратуын, назлы карашын тоеп, сизеп яшибез һәм ул безгә, ничә яшьтә булуыбызга карамастан, яшәү көче бирә,- дип сөйли Сания апа. Әйе, бер- берсенә олы ихтирам, ягымлы мөнәсәбәт, хезмәтләренә хөрмәт белән карау кебек сыйфатлары белән күпләр өчен үрнәк алар. Гомерләре буе хезмәттә кайнап, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән әлеге парлар сынмыйча, сыгылмыйча, бер- берсен санлап, хөрмәт итеп яши бирәләр. -Татар халкы борынгыдан гаиләне изге итеп санаган. Әби- бабаларыбыз, бик нык уйлап, бер- берсен санлап, олыларның киңәшләрен тотып, ныклы, таза гаилә коруны максат итеп куйганнар. Шаулатып дөнья көткәннәр, еллар авырлыгына да карамыйча, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле балалар үстергәннәр, киләчәккә өмет белән караганнар. Һәр мизгелдә бер- берсенә терәк, бер- берсенә кирәк булып, кайгыда да шатлыкта да, җан җылысын тоеп яши белгәннәр. Бүгенге яшьләребез дә тормышның кадерен белеп, авырлыкларга бирешмичә, бер- берсен хөрмәт итеп яшәсеннәр иде,- дип сүзгә кушыла Әмир абый. Бер түбә астында яшәүче уллары Надир да,үз гаиләсе белән гомер итүче Дамир һәм киленнәре Эльза да әти- әниләрен өрмәгән урынга да утыртмыйлар. Оныклар Гүзәлия белән Ислам да әби- бабай дип өзелеп торалар. Мәктәптән алып кайткан билгеләрен дә иң беренче аларга күрсәтәләр. Әмир абый олыгайган көндә дә изге шөгыльне үз итә.1998 елда Хаҗга бара, 2001 елдан Иске Чүпрәле авылы мәчетендә мәзин вазифасын үти башлый, 2004 елның 1 апреленнән имам- хатыйп итеп сайлана. Авыл халкына дин эшләре буенча һәрдаим ярдәм күрсәтә, никах укытсалар да, мәет озатасы булса да аны чакыралар. Һәр көнне мәчеттә дүрт вакыт намазын да калдырмый. Әйе, гомер узганы сизелмәгән дә. Өйләнү кызыклы, гыйбрәтле хатирәләр булып кына истә калган. Шәхси хисләрне изге санагангадыр,мөгаен, аның турында бик киңәеп сөйләп тә булмый. Шуңа да алар өендә артыгын ачылып китми генә, чын мөселманнарга хас тыйнаклык белән гаилә тормышы турында кыскача әңгәмә кордык.- Гаилә мөнәсәбәтләре күпкырлы, кечеләрне кече итү, олыны зурлау балаларның канына сеңәргә тиеш. Гаиләдә һәр кешенең үз урыны, үз вазифасы булсын. Сүз күтәрмәү, бик еш үпкәләшүләр, сабырсызлык кебек нәрсәләр гаилә таркалуга китерә. Гаиләнең тотрыклыгын башкача күз алдына да китерергә мөмкин түгел,- ди Әмир абый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: