Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Оста гармунчы, шахматчы Җиһангәрәй абый

    Язмыш дигәнең адәм баласы алдына нинди генә сынауларын куймый. Ә шул авыр сынауларны сыкранмыйча үтеп, картлык көннәрен матур, тыныч тормышта үзенең газиз балалары янында каршы алучы әби-бабайларыбызның булуы бик куанычлы.

    Яңа Ишле авылында яшәүче һәм шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Җиһангәрәй Алимов әнә шундыйлардан. Ул 1934нче елда Яңа Ишле авылында Асия апа белән Каюм абыйлар гаиләсендә дөньяга килә. Башта Яңа Ишле башлангыч мәктәбендә белем ала, ә аннары Яңа Кәкерле мәктәбендә 7 сыйныфны, соңрак Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә уку дәверендә Җиһангәрәй абыйга бар сынауларны да үтәргә туры килә. Әтисе Каюм абзый 1930 елда кулак буларак хөкем ителгәнлектән, аңа кулак малае итеп карыйлар. Иске Чүпрәле мәктәбендә уку дәверендә дә кулак малае буларак, тулай торактан мәхрүм ителә ул. 1960 елда әтисе реабилитацияләнгәч кенә аңа бар мөмкинлекләр дә ачыла. Белемле яшь егет 1963-65 елларда Чабаксар совет партия мәктәбендә белем алып, агроном белгечлеген үзләштерә. 1969-74 елларда читтән торып, Чабаксар авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Ә беренче хезмәт чыныгуын ул Яңа Кәкерле мәктәбендә хисапчы буларак башлый. 1954-59 елларда Чокалы һәм Чүпрәле МТСларында өлкән бухгалтер вазифасын башкара. Аннан соң туган авылына кайтып, "Алга" хуҗалыгында 1991 елга кадәр баш хисапчы буларак хезмәт куя. Төрле елларда аңа партоешма секретаре, ревкомиссия рәисе булып эшләргә туры килә. 1991-95 елларда Яңа Ишле авылы Советы рәисе вазифасын үти.

    Нинди генә җаваплы хезмәтләрдә булмасын, аның янәшәсендә тугрылыклы, кирәк чакта һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган тормыш иптәше Хәбирә апа була. Борчуларны да, шатлыкларны да бергә бүлешеп, 55 ел тыныч тормышта гомер кичерәләр алар, алты бала тәрбияләп үстереп, һәркайсына белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Бүгенге көндә кызлары Гөлфия, Миләүшә, Дилбәр, Энҗе югары белемле педагоглар, илнең төрле почмакларында балаларга белем бирәләр, Илгизәләре һәм уллары Газиз Казанда эшлиләр.

    Җиһангәрәй абый бүген лаеклы ялда булуына карамастан, шөгыльсез торырга яратмый, һәрвакыт хәрәкәттә, умартачылык белән шөгыльләнә. 1998 елдан бирле игелекле һәм шул ук вакытта тагын да җаваплырак вазифа- авыл мәчетендә имам вазифасын башкара.

    -Бүгенге тормышымнан канәгать, Ходайга шөкер. Балаларым "әти", оныкларым "бабай" дип өзелеп торалар. Шуннан да олырак бәхетнең булуы мөмкин дә түгел,-ди Җиһангәрәй абый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: