Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Олы йөрәкле, киң күңелле Дәелбәнат апа

    Арабызда озын гомерле әби-бабайлар күп икән, димәк, тормышыбыз әйбәт, көнкүреш шартлары җайлы, өлкәннәребез дә кадер-хөрмәттә яши. Ә аларның гомер юлы исә яшьләр өчен үрнәк тә, гыйбрәт тә.

    Өлкәннәр декадасы кысаларында гомер көзләрендә олы юбилейларын билгеләп билгеләп үтүче хөрмәтле акъәбиләрнең берсе Шланга авылында яши. Аның исеме дә гадәти түгел-Дәелбәнат.

    Дәелбәнат апа Алимова шушы авылда туа, шунда гомер кичерә. Гаиләләре ишле була аларның, әтиләрен, олы абыйларын сугышка алалар. Дәелбәнат апа үзе 9 яшендә әтисез кала. Олылар белән бергә колхозда эшли, Убига кадәр җәүләп йөргәннәрен әле дә булса, хәтерли. Тормыш иптәше Абдрахман белән биш балага гомер бирәләр.

    Дәелбәнат апа күңеле киң, йөрәге олы шәхес. Оренбургта яшәүче тормыш иптәшенең сеңлесе вафатыннан соң, бер яшьлек улы ятим кала. Шушы баланы алып кайтып тәрбияли ул. Кызганыч, бүгенге көндә биш баласыннан ике улы һәм шушы тәрбия кылган улы Зөфәре инде вафат. Шушы көннәрдә генә тагын бер улын җирләгәннәр.

    Юбилярның бүгенге көндә өч кызы авылда яши, икесе хәтта бер урамда ук. Төп нигездә исә ул ялгызы гомер кичерә. 14 оныкка, 25 оныкчыкка әби кеше дә әле ул.

    -Гомер бер мизгел генә. Кай арада шушы вакыт җиткән, әллә миңа чыннан да 90 яшь инде,-ди шаяртып.

    Юбилей көнендә дә әллә кайлардан, Петропавловск-Камчатск якларыннан шалтыратып котладылар үзен, тирә-күршеләре белән дә бердәм, күңелле яши юбиляр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: