Туган Як
  • Рус Тат
  • Очучы туган ягы Чүпрәлегә кайтты

    Чүпрәле төбәгеннән чыккан сәләтле кешеләрне санап бетергесез. Алар арасында югары урыннарда эшләүче җитәкчеләр, сугыш һәм хезмәт каһарманнары, нефтьчеләр, язучылар, галимнәр, фән эшлеклеләре, спорт осталары, диңгезчеләр, очучылар күп.

    Аларны бер мизгелдә барлап бетерү мөмкин дә түгел. Гади авыл районы җирлегендә балаларның сәләтләрен үстерү өчен әллә ни шартлар булмаган дәвердә дә, олы шәхес булып дөньяга танылган якташларыбыз турында шаккатып сөйләргә мөмкин.

    “Күренекле шәхесләребезнең тормышы һәм хезмәт юлы турында мәгълүматлар тупланып тора. Аларны без барларга тырышабыз. Халыкара музейлар көне уңаеннан очучы якташыбыз Марат Хәертдиновны музейга чакырган идек. Ризалык белдереп туган якка кайтуы, якташлар, укучылар белән очрашуларда катнашуы онытылмаслык якты хатирәләр калдырды. Алга таба да шундый очрашуларда күрешергә Ходай насыйп итсен. Бу чаралар “нинди һөнәр сайлыйм икән?” дип “олы юл чатында” торган өлкән сыйныф укучылары өчен бигрәк тә файдалы. Шуның өчен дә очрашуга унынчы сыйныфларны чакырган идек. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырып кына тордылар. Кунагыбыз да бик ачык күңелле, аралашучан булып чыкты. Үзенең ничек очучы булуын, кайларда укуын, кайларга очуын бәйнә – бәй сөйләде, рәхмәт үзенә!”,- ди район музее директоры Гөлназ Җәббарова. Очрашуга шулай ук очучының бертуган абыйсы Дамир , укытучысы Клара Насретдинова һәм балачак дусты Рөстәм Рәхматуллин да килгән иде. Әйе, безнең район хәрби очучылар Илсур Низамов, Россия герое Газинур Хәйруллин һәм гражданнар авиациясе очучысы Марат Хәертдинов кебек лачыннары белән урынлы горурлана. Очрашуны ачу тантанасында музейның җаваплы хезмәткәре Нәфисә Усманова аларның да исемнәрен атап үтте. Очучыларның өчесе дә әлеге музейда булганнары бар, алар бүләк иткән экспонатлар да түрдә урын алган. Укучылар очучының чыгышын тын да алмый тыңладылар. Кем белә, бәлки әлеге очрашудан соң шушы һөнәргә кызыгучылар да булыр. Марат үзе дә нәкъ шушы балалар кебек вакытта авылдашы Рафаил Алимовның аэроклубта укыган вакытында очучы киеменнән кайтуын күреп кала һәм “мин очучы булам, бары тик очучы!” дип үз алдына максат куя. Аннан соң очучылар турында күп әдәби китаплар да укый, Иван Кожедубның “Ватанга тугрылык” дип аталган китабын берничә кат укып чыга. Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлагач, Смоленск өлкәсендәге Вязьма шәһәре аэроклубына укырга керә. Шуннан аның очучы эшчәнлеге башлана да инде. Әлеге уку йортын тәмамлап хәрби авиация лейтенанты, очучы – истребитель белгечлеге алган Марат Хәертдинов аннан соң өч ел Сасово гражданнар авиациясе училищесында укый һәм аны кызыл диплом белән тәмамлый. 1987 - 1990 елларда Казан гражданнар авиациясе предприятиесендә пилот булып эшли. 1990 – 1994 елларда Санкт – Петербургтагы Ленин орденлы Гражданнар авиациясе академиясендә белемен күтәрә. Аннан соң ул “Л – 410” һәм “АН – 24” самолетларында икенче пилот булып оча һәм күп тә үтми аның белемен һәм һөнәри осталыгын исәпкә алып “ЯК – 42” һава кораблена командир итеп билгелиләр. 1998 – 2003 елларда аңа Пакистан Республикасының Карачи шәһәрендә урнашкан “Аэроазия” авиакомпаниесендә эшләргә туры килә. Фәнни – техник прогресс алга бара. Якташыбызга да заманчарак “Боинг – 737” чит ил самолетын идарә итү тәкъдиме ясала. Әмма моның өчен аңа Америка Кушма Штатларында һәм Германиядә махсус укулар һәм өйрәнүләр узарга туры килә. Чит ил телләрен дә бик яхшы үзләштереп якташыбыз әлеге самолетта командир вазифасында оча башлый. 2004 – 2007 елларда Гарәп Эмиратларындагы “Саудин – эрлайн” авиакомпаниесендә эшли. 11000 сәгатьтән артык гомерен һавада үткәргән очучы аннан соңгы елларда Татарстан авиакомпаниесендә очучылар әзерләүдә хезмәт куя. Марат Хәертдиновның нәселендә тагын бер очучы бар. Фәния исемле бертуган апасының улы Айнур да хәрби очучы. Илебез күгенең иминлеген саклый.

    Рәсемдә: очучы якташыбыз Марат Хәертдинов район музеенда көтеп алган кунак булды. Автор фотосы.              

     

     

     

     

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: