Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Намусы кушканча һәм йөрәк җылысын биреп

    Белмәгән өлкәсе, эшләп карамаган эше юк, үзе икътисадчы, тырыш, максатчан -бу билгеләмәләрнең барысын да аңа карата кулланып була. Нәкъ менә шундый ул - Расыйх Яфизов.

    Расыйх Яфизов Кече Чынлы авылында туып-үскән. Язмыш җилләре аны Буа шәһәренә китерсә дә җаны, рухы белән һаман шунда, туган авылында яшәп калган ул. Ни генә әйтсәң дә, гомернең иң матур фасыллары шунда узган бит... Хәтерләргә, искә алырга тотынсаң һәр кешенең гомер юлы үзенә күрә бер тарих. Балачакка күз салсаң Расыйх гади генә гаиләдә, беренче бала булып туган. Гөлсем апа белән Әмирҗан абыйның бу улларыннан соң дөньяга тагын дүрт кызлары аваз салган. Үскәндә шушы кызларны яклаучы, саклаучы, гаиләдә әтисе кул астына керә торган бердәнбер ир-ат 27 яшенә җитәрәк шушы гаиләнең төп таянычы булып калган. Җыр-моң яраткан, ялгызы калганда гармунын сузып җибәргән әтиләре бу дөнья белән көтмәгәндә һәм бик иртә хушлашкан шул. Ә улы язмышын үзенчәрәк хәл итеп калдырырга өлгергән әти кеше. Кече Чынлы урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлаган Расыйхны Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга барырга күндергән. Авылдашларының: "Әмирҗан абый, нигә инде улыңны Казанга укырга җибәрмисең, әйбәт укыды бит, югары уку йортына да керә алган булыр иде",-диюләренә ул: "Шәһәргә китсә авылга кайтмас, ә Лаешның сокланырлык, Кече Чынлыдан артык бер җире дә юк",-дип җавап биргән. Шушы әтисе яздырган язмыш бүгенге көнгә кадәр җитәкләп йөртә Расыйхны.

    Техникумны тәмамлап, икътисадчы белгечлеген алган егет, армия хезмәтен дә үтәгәннән соң, үз авылына эшкә кайта. "Цильна" хуҗалыгында баш икътисадчы итәләр аны. Булачак тормыш юлдашы да шушында көтә - авылның Фидаия исемле кызы хезмәт буенча ярдәмчесе буларак, кул сузымында гына утыра, эш өстәлләре терәлеп үк тора диярлек. Бер юнәлештәге хезмәт, уртак фикерләр ике яшь йөрәк арасында ялкын кабынуга да сәбәпче була - кавышалар алар, бер елдан уллары Рамиль туа. Ирен нык яраткан Фидаия Әмирҗан абый белән Гөлсем апаны да, гаиләдәге кыз туганнарын да үз итә. Әлеге кыз туганнар бу гаиләнең балалары белән бергә үсә диярлек, чөнки төп йортка килен төшкәндә, кече кыз Эльвирага нибары дүрт яшь кенә була әле. Аларны укыту, никахландырып кияүгә бирү төп йорт хуҗалары булып калган Гөлсем апа, Расыйх һәм Фидаия җилкәсенә төшә.

    Тырыш, максатчан, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы белгечне районның авыл хуҗалыгы идарәсенә беренче урынбасар итеп күчерәләр. Ә яңа оешкан "Восход" хуҗалыгына җитәкче итеп билгеләнү Расыйх Яфизов өчен сынау һәм шул ук вакытта нык куллы хуҗа булып җитешү еллары да була. Бернинди материаль-техник базасы булмаган хуҗалык кыска гына вакыт эчендә күп нәрсәләргә ирешә. Кече Уби һәм Татар Убие кешеләре авылдагы үзгәрешләрне нәкъ менә Расыйх Яфизов исеме белән бәйләп карый. Газлаштыру елларында елга-ерынтылы җирдә урнашкан бу кечкенә авылга газ китерү проблемалы булса да, төрле оешмаларга йөри-йөри җае табыла, зәңгәр ягулык торбалары шушы авыл ягыннан сузыла башлый, ике авылны берләштерүче асылмалы күпер урынына килер юлы белән тимер-бетон күпер дә төзелә, электр линияләре яңартыла, артезиан кое казылып авыл йортларына су кертелә, телефон линияләре сузыла, яңа ындыр табагы, орлык киптерү комплексы да калкып чыга. Шушы елларда төзелгән, я булмаса ремонтланган күп кенә башка төрле социаль объектлар - бүген дә авылның бизәге булып тора. Үз ягының чын патриоты бүген дә шушы авыллар кешеләре өчен җан атып, булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша.

    -Һәркемгә үзенең туып-үскән төбәге - кече ватаны газиз, кадерле. Безнең як кешеләре хезмәт сөючән, кулларында ут уйната. Шуңа күрә аларга ярдәм итәсе, тормышларын җиңеләйтәсе килде. Кечерәк авыл буларак җир йөзеннән юкка чыкмасын дип тырыштык, -ди Расыйх Яфизов, ул елларны искә алып.

    -Кече Чынлыдагы безнең йорт тәрәзәсеннән Расыйх җитәкләгән "Восход" хуҗалыгы кырлары күренеп тора. Балалар мәктәпкә киткәндә "Әни, әтигә бүген яңгырмы, кояшмы кирәк дип сорыйлар иде. Балалар да шулай, хуҗалык җитәкчесе булган әтиләренең мәшәкатьләреннән хәбәрдар булып үстеләр, язлыгын аны күрмиләр дә диярлек иде,-ди Фидаия ханым да.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкли башлагач та баштан-аяк эшкә чума Яфизов. Бу тармактагы проектларны тормышка ашыру, терлекчелектә, кырчылыкта югары уңышка ирешү буенча эшчәнлеккә җитәкчелек итү чын профессиональ осталык, кыюлык һәм тәвәккәллек сорый. Коллективка таянып, белгечләр киңәшенә колак салып, монда да эшне уңышлы гына оештыра ул. Соңрак Буа районында "Авангард" хуҗалыгын җитәкләүне тәкъдим иткәч, үз кулы, акылы белән эш башкарырга күнеккән ир-егет, ул эшкә дә теләп алына.

    "Авангард" та еллар үткән саен үз эшчәнлеген киңәйтә, инвесторлары да алмашына. 22 мең гектар сөрү җирен, 75000 башка исәпләнгән дуңгызчылык комплексларын, 5000 башны сыйдырган мөгезле эре терлек фермаларын, ит комбинатларын үз эченә алган зур бер җәмгыятькә әйләнә. Шушы җәмгыять идарәчесенең эш көне сәгате-минутына кадәр бүлеп куелган. Киңәшмәләр, шәхси кабул итүләр, тау кебек документлар имзалау - һәркайсы күпме вакыт һәм энергия, зур игътибар сорый. Ничәмә-ничә еллар буена туплаган бай тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе, тырышлыгы, гаиләсендә булган җылылык аңа бар эшне дә көйле алып барырга ярдәм итә. Кул астында эшләүче хезмәткәрләре дә Расыйх Яфизовны кеше хәленә керә белүчән, кайгыртучан җитәкче булганы өчен ярата.

    Вакытында хезмәтеңнең нәти-җәсен күрүләре дә - зур сөенеч, ул бит алда яңа җиңүләргә рухландыручы көч тә булып тора. Расыйх Әмирҗан улына төрле елларда бирелгән Хөкүмәт бүләкләре - "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме, Россия авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты, "АК Барс" холдингының изумрудлы алтын бүләге һ.б. күп нәрсә турында сөйли. Шушы көннәрдә генә әле дәрәҗәле бүләкләрнең тагын берсе - "Россия агропромышленность комплекының почетлы хезмәткәре" дигәненә дә лаек булган ул.

    Яфизовларның балалары да әти-әниләре үрнәгендә эш сөючән һәм белемгә омтылучан булып үскән. Аларның өчесе дә урта мәктәпне медальгә тәмамлап, югары уку йортларына юл алган. Рамилә бу нәселнең җырга-моңга һәвәслеген профессиональ дәрәҗәгә күтәрергә теләп Казан мәдәният институтын тәмамлаган, Рамиль һәм Раилә әти-әниләре белгечлеген - икътисадчылыкны сайлаган.

    -Балаларга күбрәк әни күз-колак булды инде, мин дә бит "ир хатыны", "әни", "килен" һәм тагын да бик күп төрле вазифаларым өстенә дәүләт хезмәтеннән дә бер көнгә дә аерылмадым - "Ак Барс" банкында эшләдем. Әни үлеп киткәч тә балалар да, үзебез дә аны югалтуны бик авыр кичердек. Балалар, оныклар Буага килсәләр, тизрәк, барыбыз да бергәләп, авылдагы төп нигезгә кайту җаен карыйбыз. Анда әле һаман да әни көтәдер төсле,-ди Фидаия.

    Кыска гына язмабызда күркәм юбилеен каршылаучы Расыйх Яфизовның бар тормыш һәм хезмәт юлын күз алдыннан кичергән кебек булдык. Ир-егетләргә хас юлларны ул да үткән. Хикмәт һәм аерма бары шунда - ил, республика, районнар масштабында уйлый, анализлый белү, язмышның һәр бормасында сабыр, көчле булып калу сәләтен аңа Ходай мул итеп биргән. Яфизовлар кебек үз авылын яратып, аның кешеләренә хәлләреннән килгәнчә ярдәм итеп, бу бит минем туган җирем дип яшәүчеләр бар икән, андыйлар белән горурланырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: