Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мунчәли авылында яшәүче Бибинур апа Фәткуллинага 90 яшь тулды

    РФ Президенты тарафыннан олы буынга хөрмәт күрсәтеп 90, 95, 100 яшь тулган көннәренә җылы теләкләр юллаган махсус тәбрикләү телеграммасын тапшыру районда дәвам итә. Шундый телеграмманы район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов бүген Мунчәли авылында яшәүче Бибинур Фәткуллинага тапшырды.

    Бибинур апага 90 яшь тулды. Мунчәли авылында туган Бибинур апаның язмышы җиңелләрдән булмый. Әнисен ул бөтенләй хәтерләми. Алтынчы туганы дөньяга килгәндә, әниләре вафат була. Ш улай итеп, өй тулы бала ятим калалар алар. Әтиләре башкага өйләнеп, алар янына тагын биш туган арта.

    Бибинур апа кече яшьтән үк олылар кул арасына керә. Хәленнән килгән хезмәтне башкарып, ипилек булса да ярар, дип эшли.

    -Сугыш елларында исә яшь кызларны барысын да нинди эш бар иде, шунда куштылар. Ул елларда тимер юл төзүгә, аеруча күпләп яшьләрне озаттылар. Мин дә шулар арасында йөрдем. Торф эшендә дә булдык, Казандагы хәрби заводта да эшләдек. Кыскасы, кая куштылар, шунда булдык. Авыр булса да түздек, нишлисең вакыты шундый иде,-ди Бибинур апа.

    Тормыш иптәше Адельназ белән алар Тула шәһәрендә шахтада танышалар, гаилә коралар. Өч балалары да шунда туып, үсәләр. 1960 елда Мунчәли авылына кайтып төпләнәләр, биредә төпчек уллары Иршат туа.

    Бүгенге көндә Бибинур апа улы Иршат белән килене Сания тәрбиясендә яши.

    -Соңгы ике елда гына бәрәңге бакчасына чыкмый башлады әле. Әни бик уңган безнең, бер дә тик тормый. Өйдә булса да нидер булышырга, ярдәм итәргә аның теләге,-ди кайнанасы хакында Сания ханым.

    Балалары, оныклары да төп нигезгә кайтып куандырып торалар. Бибинур апаның нәсел дәвамчылары да байтак-11 оныгы һәм биш оныкчыгы. Туган көне уңаеннан мәҗлес табыны корып, юбиярны котларга кайтканнар иде. Туган нигезнең нуры, куанычы булып, хәерле гомерләр кичерүен теләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: