Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә

    «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»

    Туган җирне сөеп-яратып, туган авылым дип җан атып, янып-көеп, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшәүче кешеләр – тормышыбыз күрке. Бу сәхифәбездә шундыйлар хакында сөйлибез

    Альберт Шәрәпов,матбугат ветераны.

    Гомеренең 55 елдан артыграгын авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлаган бу кешене райондашларга танытасым килеп, аңа: “Синең турыда газетага язсам...” дигән идем. Ул: “Әллә нинди батырлык эшләмәдем бит”,  дип җаваплады... Шулай да язырга булдым. Тормышның сәхифәләрен дә чөнки шундый тыйнак, борын чөяргә яратмаган кешеләр матурлый бит.  Сүзем Мидхәт Хуҗиев турында.

    ... Мидхәт Иске Задур авылында колхозчылар – Сәрия һәм Җәлал абый гаиләсендә (мәрхүмнәрнең урыннары оҗмахта булсын) гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышында Җиңү таңын яулаганнан соңгы авыр еллар Мидхәт кебек бик күп яшүсмерләрне “нужа арбасы”н төптән җигелеп тартырга мәҗбүр итә. Дөрес, Җәлал абыйның ишәя барган гаиләсе фәкыйрьлектә яшәми. Абзарларында кош-корт, сарыклар, сыер асрыйлар, ындырларын тутырып бәрәңге утырталар. Балалары Алләметдин, Исламия, Сания, Рифкать колхоз эшләрендә катнаша. Ленинград фронты солдаты, сугышта авыр тән яралары алган әтиләре хуҗалык мөдире вазифасын башкара. Мидхәт тә колхоз эшләренә чыга: бозаулар көтә, башак җыя, бәрәңге казый һ.б.

    Мәктәп еллары сизелмичә үтә. Сигезъеллык белемле егет “Киномеханиклар хәзерләү курсы”нда укып һөнәр ала. Ул елларда кино карау – халыкның күз карасы кебек көтеп алган ял итү чарасы иде. Мидхәт район авылларына йөреп кино күрсәтүдә 2 ел эшләгәннән соң, Совет Армиясенә алына. Көче-куәте ташып торган, физик яктан сәламәт егет эчке гаскәрләр сафында хезмәт итүгә эләгә. Монда ул чын-чынлап чыныгу мәктәбе үтә, ир-егет булып җитлегә. Отделение командиры, сержант Хуҗиев хәрби бурычын үтәп туган авылына әйләнеп кайта. Көтеп кенә торганнар диярсең, шинелен дә салырга өлгермәгән “солдат”ны колхоз идарәсенә чакыртып алалар да: “Бригада командиры да бул инде”, дип III кырчылык бригадасы бригадиры итеп куялар. Ул бу вазифада да сынатмый, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлеген читтән торып тәмамлый. Теорияне практика белән бәйләп алып бару  нәтиҗәсендә бригада колхозчылары игенчелек тармагында мул уңыш үстереп алуга ирешәләр.

    60нчы еллар азагында Чүпрәле районы яңадан оешкач колхозларда, шул исәптән, Калинин исемендәге колхозда да, төзелеш эшләре киң колач ала. Идарә утырышында Мидхәт Хуҗиевка завхоз вазифасын йөклиләр. А.А.Ермолаев, Ә.З.Айнуллов, В.С.Алиуллов, Ф.А.Иноходцев, Т.В.Шәйхетдинов колхоз рәисе булып эшләгән елларда Калинин исемендәге колхозның өч комплекслы бригадасында да товарлыклы-сөтчелек, мөгезле эре терлекләр симертү фермаларының заманча яңа биналары, дуңгызчылык комплексы төзелә, өсте ябулы ындыр табагы, яшь колхозчылар һәм белгечләр өчен торак йортлар урын алган яңа урам барлыкка килә. Һәр авылда диярлек яңа мәдәният йорты, урта һәм тулы булмаган урта мәктәп биналары төзелә, техниканы төзекләндерү мастерскойлары яңартыла, колхоз территориясендәге авылларга газ кертелә, юллар салына һәм башка бик күп кенә корылмалар сафка баса. Киң колачлы төзү эшләрен оештыруны башлап йөрүдә, кирәк булган барлык төзү материалларын юнәтүдә һәм аларны кайтаруны, ташуны тәэмин итүдә завхоз Мидхәт Хуҗиевның да өлеше зур була. Әлеге вазифаны бертоташ 30 ел башкарган Мидхәт ага 2011 елда лаеклы ялга чыга. Әмма ләкин тынгысыз хезмәт кешесе “мин пенсионер” дип кул кушырып утырмый. Райондагы “Ак Барс” агрофирмасында җиде ел рәттән төзү бригадасын җитәкли әле ул. Фидакарь хезмәтен бәяләп бирелгән Мактау Грамоталары, ул еллардагы “Бишьеллык ударнигы”, “Социалистик ярышта җиңүчегә” күкрәк билгеләре аның тырыш, эшчән икәнлеген раслый.

    Мидхәт ага үрнәк гаилә башлыгы да. Яшьтән яратып өйләнгән хәләл җефете Исламиясе белән ике ул һәм бер кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары сайлаган һөнәрләре буенча махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укып белгечлек алды. Олы уллары Азат Ульяновскида – медицина, Энҗе Казанда мәгариф тармагында эшли, Айрат район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре – полиция капитаны. Һәркайсы гаиләле.

    “Бәхет, язмышның иң югары бүләге дә шул инде – балаларымның уңышлы тормышы, Исламиямнең янымда булуы”, -ди Мидхәт ага.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: