Махсус хәрби операциядә катнашкан контрактчы: «Мин илемә тугры булырга ант иттем»
Рөстәм — хәрби хезмәткәр-контрактчы.
Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк контрактчылар алдына куелган хәрби бурычларны үти башлый. Беркүпме вакыт үткәннән соң хәрби часте урнашкан җиргә кайтарыла. Рөстәм: «Үлем белән йөзгә-йөз очрашуыма карамастан, хәрби антыма тугры калдым, әмер бирсәләр -үтиячәкмен», ди.. Туган авылына кайткан вакытын туры китереп, Рөстәм белән очрашып, сөйләштек.
Рөстәм үткән елның 26 февраленнан алып декабрь аена кадәр Украинадагы махсус хәрби операциянең алгы сызыгында булган. Контракт буенча хезмәт итүче буларак, үткән елның февралендә Белоруссиягә, хәрби өйрәнүләргә очкан. Ә аннан соң махсус хәрби операция барган территориягә кертелгән.
... 2007 елда 9 сыйныфын тәмамлаган Рөстәм укуын төзелеш көллиятендә дәвам итә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә алына. Хәрби хезмәтне ул Чиләбе якларында уза. Аннан кайткач автозаводка эшкә урнаша. Ярты еллап эшләгәч, кире армия хезмәтенә кайтырга карар кыла. Хәрби комиссариатка үз гозере белән баргач исә аңа берничә хәрби частьтә хезмәт итү мөмкинлеге булу турында әйтәләр. Рөстәм исә хәзерге вакытта үзе яшәгән шәһәрдәге хәрби частьне сайлый — 31 нче һава десант гаскәрләре бригадасында хәрби хезмәт үтә башлый.
«Ни өчен нәкъ менә ул частьне сайладың» дигән соравыбызга да: «Беренчедән, мин Ульяновскида яшим, шәһәрне әйбәт беләм, кала әти-әнием яшәгән туган ягымнан ерак урнашмаган, икенчедән, парашютта сикереп карау минем балачак хыялым иде, хыялымны да чынга ашырасым килде», дип җаваплады.
Рөстәм контрактчы буларак үзенең беренче командировкасын да бик яхшы хәтерли. Ул вакытта алар бригадасы Белоруссиядә хәрби өйрәнүләрдә булалар. Аннан соң 2015 елда беренче тапкыр Чечня Республикасында контртеррористик операциядә катнаша. 2016, 2019, 2020 елларда да Чечняда командировкаларда була ул. Чечен Республикасында, Оренбург өлкәләрендә үткән хәрби өйрәнүләрдә катнаша.
Рөстәм әйтүенчә, махсус хәрби операциягә керүен, әти-әнисе дә, гаиләсе дә белми кала. Әтисе сөйләвенчә, бер көнне алар телевизордан Украинада махсус хәрби операция башлануы турындагы хәбәрне ишетәләр. Соңгы көннәрдә уллары Рөстәм дә элемтәгә чыкмый башлаган була. Шуңа да Рөстәмнең әти-әнисе дә, тормыш иптәше дә алар бригадасының Украинада булу мөмкинлеген уйлыйлар һәм түземсезлек белән хәбәр көтә башлыйлар.
Рөстәм исә алар бригадасын Украинага керткәннән соңгы беренче көннәрне хәтерендә яңартып, башлап бик авыр, куркыныч булуын, хәтта элек өйрәнгән догаларны да исенә төшерүен сөйли. Нинди генә авыр шартларда да иң беренче итеп гаиләсе, балалары, әти-әнисе турында, кайчан да булса алар янына кайту турында уйлавы һәм якыннарын күрермен дигән ышану булуы, шушы уйлар аңа сынмаска ярдәм итүе турында сөйли.
"Алга куелган бурычны үтәргә кирәк, чөнки без илебезгә тугры булырга, аны соңгы сулышыбызга кадәр сакларга ант иттек«,-ди.
Тормыш иптәше дә Рөстәмнең шалтыратуларын түземсезлек белән көтүләре, улларының «әти кайда, әти кайчан кайта» кебек сорауларына ни дип җавап бирергә дә белмәүләреннән үзәкләре өзелүен әйтә.
— Кыска вакытлы шалтыратуларда да үзе турында сөйләми, безнең хәлебезне сораша. 4-5 секунд аралыгында аны яратуыбыз, көтүебез турында әйтеп калырга тырышабыз... Бик авыр вакытлар иде, әлбәттә,- ди тормыш иптәше.
Махсус хәрби операция зонасыннан Рөстәм сәламәтлеген ныгыту өчен тыныч урынга кайтарылган.
— «Барырга» дигән боерык булу белән мин тагын китәчәкмен. Җиңү дә безнең якта булачагына ышанам,-ди Рөстәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев