Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Матак авылында яшәүче Виталий Петрянкин 30 елдан артык бал кортлары асрау белән шөгыльләнә

Умартачының кашыгыннан бал тама

Виталий Владимирович турында кыскача гына сөйләгәндә, ул авылдагы мәктәпне тәмамлаган, армиядән соң Киров өлкәсендә эшләгән. Аннан кире туган авылына кайтып төпләнгән. Өйләнгән. 

Виталий Владимировичның һәр эшне намус белән, төгәл, җиренә җиткереп, һәркемгә охшарлык итеп башкаруын күреп, ул вакыттагы колхоз җитәкчелеге аңа агач ярдыру цехын (пилорам) җитәкләүне тәкъдим итә. «Пилорамщик» вазифасын ул 35 еллап башкара. Авылдашлары аның һәркемнең гозерен сабыр гына тыңлап торуы, беркемнең дә үтенечен кире какмавы, вәгъдә бирә икән, аны җиренә җиткереп үтәве турында сөйлиләр. 

Үз эшенең остасы булган Виталийның даны тирә-як авылларга да тарала. Ул елларда бит әле бүгенге кебек базарларда, кибетләрдә такта сатучылар юк иде. Һәркем урманнан бүрәнәләр яздырып кайтып, такта ярдыртты. Пилорамщик хезмәте дә бик кирәкле хезмәт иде. Матактагы агач ярдыру цехы да ул елларда якындагы Шланга, Чуваш Бизнәсе, Мунчәли авыллары халкын төзелеш материалы белән тәэмин итә. 

умартачы Римма Мәүлетова фотосыВиталий ага үзе дә, тормыш иптәше Александра ханым белән берлектә әлбәттә, төп нигезләрендә яңа өй төзи. Александрасы аның тик тормаган-фермада да, пекарьняда да, соңрак почтада да эшләгән. Ул пешергән ипиләрне авылдашлары, тирә-як авыллар халкы мактап-мактап ашаган. 

Әмма, беркемнең дә тормышы җайлы гына бармый — көтелмәгән хәлләр чыгып кына тора. Яңа йортта рәхәтләнеп яшәп ятканда янгын чыгып, Петрянкиннарның да сарайлары, мунчалары көлгә әйләнә. Янгын телләре умарта ояларын да аямый. Йорт, каралты-кураларны яңадан төзергә туры килә аларга. Виталий Владимировичның да умартачылык белән ныклап шөгыльләнә башлавы шул чорларга туры килә.

«Умарталарны күзәтеп җаныма шифа ала идем», ди ул. Бал кортларының гаиләләрен акрынлап ишәйтәләр инде алар 60 ояга җиткән. 

— Умарта тотуның ни икәнен белмәгән кеше бу эшне ансат дип уйларга мөмкин. Кортлар үзләре бал җыя, эшли, умартачыга бал суыртып аласы гына кала, кебек. Әмма бу алай түгел. Умарта нүзберек корт. Аның белән шөгыльләнергә, авыруларын булдырмас өчен чараларын күрергә, хәтта, ашатырга да кирәк. Җәйгә чыккан бер ояны гына да 25-30 тапкыр ачасың,-ди Виталий Владимирович.

Шулай ныклап торып шөгыльләнгәнгә балны да тонналап суырталар Петрянкиннар. Продукцияне нишләтүләре турында да кызыксындым.

— Сатылып бетә. Узган елгы балның яңа сезонга кадәр калганы юк. Яхшы товарны алучы табыла. Дусларга, туганнарга да таратам, бүләк итеп тә бирәм. Бәяне дә артык кыйммәт куймыйбыз,-ди Виталий ага.

«Казанда үткән ярминкәләрдә дә Петрянкиннарның балын яратып алалар», ди җирлек башлыгы Владимир Шумилов. Агымдагы елда районда үткән "Бал ярминкәсе"ндә катнашып, Виталий Владимирович район башлыгының Рәхмәт Хаты белән бүләкләнгән.

Ирле-хатынлы Петрянкиннар тигез тормышта ике кыз һәм ике улга гомер бүләк итәләр. Бүген аларның 10 оныклары бар. Бер уллары Дмитрий исә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. 

— Илләр, көннәр тынычлансын, балаларыбызга исән-имин туган якларга кайтулар насыйп булсын иде. Аллаһы Тәгалә исәнлектән аермасын, саулык булса калганы була аның,-ди Виталий Владимирович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев