Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Мәгърифәт һәм туган тел сагында

Авылыбызның, туган телебезнең һәм әдәбиятыбызның чын патриоты, хөрмәтле укытучыбыз Харис Нургали улы Алтынбаев сигезенче дистә еллык гомер юлын ваклады.

Аның тормыш юлы — авырлыклар алдында баш имәүче, үз эшенә һәм туган җиренә тугры калуның ачык мисалы. Балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән, әтисез үскән егет 1965 елда мәктәпне тәмамлап, мәктәп интернатында тәрбияче булып эшли башлый. 1966 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына читтән торып укырга керә. Аны 1972 елда тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты  укытучысы белгечлеге буенча диплом ала.

Яшь белгечнең энергиясе ташып тора: ул яңа гына төзелгән авыл мәдәният йортын җитәкли, спектакльләр, концертлар оештыра, иҗат коллективлары белән гастрольләргә йөри. 1974 елда партиянең Чүпрәле райкомы инструкторы булып эшли. 1976 елда Иске Шәйморза  авылының үзидарә органы житәкчесе итеп сайлана. 1976-1985 елларда авыл Советы рәисе булып эшләп, авыл тормышын тагын да яхшырту өчен күп көч куя.

Ләкин аның төп миссиясе — мәктәптә була. Харис Нургали улы 23 елдан артык Иске Шәйморза урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Ул — югары категорияле укытучы, Зәки Нури премиясе лауреаты, 'Мәгариф" журналының иң яхшы мәкалә авторы, күпсанлы Мактау Грамоталары иясе.

Һәр дәресен җиренә җиткереп, намус белән үткәрде, үзенең бай тәҗрибәсен яшь буынга тапшырып, күпсанлы ачык дәресләр күрсәтте. Яшь укытучылар өчен Харис Нургали улы һәрвакыт тугры остаз һәм киңәшче булды.

Аның кул астында дүрт чыгарылыш укучылары канат ныгытты, аларның күбесе республика олимпиадаларында призлы урыннар яулады. Кабинеты да конкурста беренче урынны алды. Әлеге мисаллар укытучының тырышлыгы,  уңганлыгы - булганлыгы хакында  сөйли.

Бу якты тормыш юлы артында ныклы гаилә нигезе тора. Тормыш иптәше Суфия Зиннур кызы белән алар 52 ел бергә бәхетле гомер итәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр.

Катлаулы хезмәт юлы үтсә дә, ул һәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел һәм аралашучан кеше булып калды. Бүгенге көндә дә ул изге эштә–Аллаһы Тәгалә юлында. Биш вакыт намазларын калдырмыйча, мәчеткә йөреп, иман нуры таратып яши.

Хөрмәтле мөгаллимебез һәркем өчен үрнәк, олуг остаз, хәерле гомерләр телибез аңа!

Хөрмәт белән: коллегаларыгыз, укучыларыгыз һәм Иске Шәйморза авылы халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев