Туган Як
  • Рус Тат
  • Күңел җылысы җитә һәркемгә

    Гаиләбезнең кадерле кешесе-мәрхүм әтиемнең бертуган апасы-изге күңелле Әнисә апабыз турында язу теләгем күптән күңел түремдә йөри. Өлкәннәр көне якынлашканда әлеге хис тагын да көчәеп, кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.

    Эчкерсез, ихлас күңелле булуы йөзенә нур булып ягылган, кояш кебек җылы сибүче апабызны авылда олысы да, көчесе дә үз итә: аңа эч серләрен бушата, киңәш сорый, рухи азык ала. Тормышта күргән авырлыклары чиктән ашкан булса да, апабыз бервакытта да зарлануны белми, искиткеч сабыр була белә.

    Кечкенәдән әтисез калып, ул сигезенче сыйныфны тәмамлагач та хезмәт юлын фермада бозаулар караучы булып башлый, аннары сарыклар фермасына күчә. Мәктәптә укуы җиңел бирелсә дә, гомер буе саулыкка төенмәгән әнисен, кечкенә энеләрен калдырып авылдан читкә китү, белем алу турында уйларга да ояла ул. Бөтен авыл тирән йокыда чакта, ял көннәрендә дә йокы күрмичә, торып эшкә чабулар аның өчен гадәти хәлгә әверелә. Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп эшли, намус белән башкара. Шуңа күрә дә озак еллар буе аның фотосы да мактау тактасыннан төшми.

    Гомерлек яры итеп Зур Чынлының оста гармунчысы-Иршат абыйны сайлый. Тормыш ямен арттырып, бер-бер артлы биш бала: Фиргать, Алсу, Ренат, Илдар һәм Илмаз дөньяга килә. Авыл халкының кайнана белән килен кеше уртак тел таба алып яшәвенә кызыксынуына да тел-теш тидерми. Алай гына да түгел, кайнанасы апабыз турында сөйләгәндә дә "минем Әнисәм" дип кабатларга ярата. Бер-бер артлы туган биш баланы да Шакирә әби үз канаты астына җыя, эштән кайтып кермәгән килененә дә бар яклап ярдәм итә. Килен дә кайнанасына "әни" дип өзелеп тора, якты чыраен, тәмле сүзен кызганмый.

    Әмма язмыш дигәнең генә гел җайлы бармый шул. Аның пар канаты-тормыш иптәше Иршат вафат була. Кешене өмет яшәтә диләр. Әнисә апа да яхшыга өметен югалтмыйча, балалары, туганнары, авылдашлары белән барлык кайгы-шатлыкларын уртаклашып, тормыштан, хезмәтеннән ямь табып яшәргә көч таба, балалары өчен әти дә була белә.

    Тик менә сынаулар гына моның белән чикләнми. 22 яшендә аның төпчек улы-Илмазы якты дөньядан китеп бара. Тагын бер елдан энесе-әтиебез Фәритне дә аяусыз үлем аяктан ега. Бу вакытта инде ул кайнанасы Шакирә әбине дә, үз әнисе- Маһирә әбине дә җирли. Олы балалар үз гаиләләрен корып читкә киткән, бушап калган төп йортта бала югалту кайгысы белән япа-ялгыз калу Әнисә апага бик авыр булгандыр. Ләкин тыйнаклыгы, гадилеге белән үрнәк булган апабыз бу кайгыны да сабыр гына күтәрә.

    Бүген апабыз яныннан балалары, оныклары, күрше-күлән, туган-тумача өзелми. Үзе дә күңел җылысын берәүдән дә кызганмый, һәркемнең хәлен белеп, ярдәм итеп тора. Бигрәк тә, Әнисә апа белән әниебез арасындагы җылы мөнәсәбәтләр турында язмыйча кала алмыйм. Алар икәү апалы-сеңелле кебек яшиләр: серләре дә, борчу-шатлыклары да, фикерләре дә уртак. Бертуган апалары да, без-кызлары да читтә булган әнием өчен Әнисә апабыз олы таяныч та, ярдәмче дә, киңәшче дә. "Әле ярый, Әнисә апагыз бар, өйгә килеп керсә, өйләр яктырып китә, бергә утырып, сөйләшә-сөйләшә, чәй эчсәк, бөтен борчуларым онытыла",-ди әниебез. Аш уздырасы булса да, авыл тормышының "тавык та чүпләп бетерә" алмастай берәр чираттагы эшен башлар вакыт җитсә дә, әни гомер-гомергә, иң элек Әнисә апага хәбәр итә. Күңелгә якын, ышанычлы, мең кат сыналган кеше ул безнең апабыз. Шундый апабыз булуы белән без бик бәхетле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: