Туган Як
  • Рус Тат
  • Көзләрдә дә язлар кабатлана

    ...Ул елларда авыл яшьләре арасында читкә, шәһәргә китү модада иде. Аларны туган төбәктә калдыру максатыннан авыл Советларында паспорт бирмәү, пропискадан төшермәү кебек хәйләле алымнар киң кулланылды. Әмма яшьләрнең күпчелеген СССРда бара торган гигант төзелешләр, гөрләп торган завод-фабрикалар, шау-шулы шәһәр урамнары үзенә тартты. Боларның барысы да авылдагы демографиягә сизелерлек йогынты ясады.

    -Яшьтәшләрем арасында да хыялый егетләр-кызлар күп иде. Сыйныфташларымның да күбесе мәктәпне тәмамлау белән чемоданнарын "төенләде". Әмма минем авылдан китәсе килмәвемә сәбәпләр күп булды. Әтием 17 яшьтән фронтка китеп сугышның башыннан ахырына кадәр ил бәйсезлеге өчен көрәшкән. Аңа 1948 елда гына исән-имин туган авылга әйләнеп кайту насыйп булган. Әнкәй белән алар гомер буе колхозда бил бөктеләр, безгә дөрес тәрбия биреп, олы тормышка чыгардылар. Олыгайган көннәрендә аларны да ярдәмчесез калдырасым килмәде,-ди шушы көннәрдә генә 60 яшен тутырган Петр Гордеев. Гомере буе тормышның нәкъ үзәгендә кайнаган Петр Гордеевны бүген туган авылы Городищеда гына түгел, районда да яхшы беләләр. Аның хезмәт эшчәнлеге 1974 елда Чистай совхоз-техникумын тәмамлап кайткач башлана. "Техник-электромеханик" белгечлегенә ия булган Петр Алексеевичны авыл хуҗалыгы идарәсенең төзелеш бүлегенә баш инженер итеп билгелиләр. Биредә дүрт ел хезмәт куйганнан соң, районда яңа гына оешкан "Сельэнерго" берләшмәсенә баш инженер кирәк була. Бу вазифага да район җитәкчелеге Петр Гордеевны куя. Билгеле инде, яңа оешма алдына бурычлар да зурдан куела. Бу елларда авыл хуҗалыгына караган күп кенә объектларга электр линияләре сузу һәм механикалаштыру максатыннан жиһазлар урнаштыру, аларны монтажлау буенча шактый эшләр башкарыла. Хезмәт коллективы белән аңлашып эшләве һәм эшне дөрес оештыра белүе нәтиҗәсендә оешма яңадан-яңа үрләр яулауга ирешә. Колхозлардагы терлекчелек биналары тулысынча диярлек механикалаштырыла. 1981 елның март аенда районда "Татсельстрой" берләшмәсенең 327 номерлы механикалаштырылган колоннасы оешкач та, район партия комитетына янә Петр Алексеевичны чакырталар. -Син безнең иң өметле җитәкчеләребезнең берсе. Хәзер инде тәҗрибәң дә җитәрлек. Шуңа да яңа оешманы сиңа ышанып тапшырырга булдык,- ди КПСС райкомының ул еллардагы беренче секретаре Рафикъ Рәшитов. Эшне көнне-төнгә ялгап җигелеп тартырга туры килә аңа. Төзелеш объектлары гына да әнә ничаклы? Шул ук вакытта район үзәгендәге мәдәният йортын төзү эшен дә ашыктырырга кирәк. Аның проектында каралган вентиляция системасын, сантехника, җылыту һәм электр жиһазларын урнаштыру Петр Алексеевичка йөкләнә. Яңа бинаны җайлы гына эшләтү өчен директор вазифасына да аны билгелиләр. Ходай үзе шулай кушкан диярсең, монда аның икенче таланты ачыла. Үзе бик оста биюче булганлыктан, мәдәният йортында "Таң" бию ансамблен оештырып җибәрә. Әлеге ансамбль Казан, Чабаксар, Мәскәү, Пенза һәм Литваның татарлар күпләп яши торган шәһәрләрендә уңышлы гына гастрольләрдә булып кайта. Төрле фестивальләрдә катнашып, дипломант исемен яулый.

    Әмма Петр Алексеевичка биредә озак эшләргә насыйп булмый. 1989 ел башларында районны газлаштыру буенча зур күләмле программа эшләнә. Шул уңайдан "Татгаз" берләшмәсенең Чүпрәле участогы ачыла. Ул тагын яңа оешма җитәкчесе итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә тиешле белгечлекләрдән торган коллектив туплана. -Безнең тырышлык белән 2043 торак йортка һәм коммуналь сферадагы 36 объектка зәңгәр ягулык керде,-ди ул.

    Җаваплылыгы чикләнгән "Теплосервис" җәмгыятенең нигез ташын салуда да Петр Гордеев белән Рифкать Җамалетдинов башлап йөрүче булалар. Менә ун елдан бирле инде Петр Алексеевич шушы оешмада баш инженер булып эшли.

    -Петр Алексеевич, чын мәгънәсендә, бик булдыклы кеше. Баш белгеч буларак, үз тәҗрибәсен яшьләргә бирә. Безнең эш бит шундый, кайчакта төн уртасында да авылларга чыгып китәргә туры килә, ә эшне булдыру өчен, Петр Алексеевич, берни белән санаш-мас, чын бәхетне дә ул хезмәте белән яулаган,-ди җәмгыять җитәкчесе Рифкать Җамалетдинов.

    Теги: 60 яшь
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: