Туган Як
  • Рус Тат
  • Көр күңелле Сәрия апа

    90 яшен тутырып килүче Сәрия апа Фәткуллина чәчәкләр ярата.

    -Элек үзем үстерә идем, гөлләрем дә күп иде,-ди ул. Сәрия апаның өй түрендә розалар, кашкарый гөлләре чәчәк ата. Ул гөлләрне социаль хезмәткәр Тамара Рафикова карап тора. Әнә шундый яшь күңелле булганга аңа апа дип кенә дәшәсе килә. Сер итеп кенә: "Үзеңне ничә яшьтә итеп хис итәсең?- дигәч тә, 60та, -диде елмаеп.

    1923 елда, сигез балалы Фатыйма һәм Зарифулла агай гаиләсендә, алтынчы бала булып, дөньяга килә ул. Яшьли үлгән ике сеңлесенең, башта фин, аннан Бөек Ватан сугышына китеп кайта алмаган абыйсы хәсрәтен кичереп, урын өстенә яткан авыру әтисен, 9-10 ел сукыр булып торган әнисен тәрбияли.

    Дуван авылыннан беркая да китми, бар гомерен туган җиргә багышлаган кеше ул. Өч сыйныф белем алган. 9 яшеннән "Кызыл Байрак" колхозында эшли башлый. 11 яшендә инде иң оста көлтә бәйләүче була. Сугыш вакытында ферма, аннан ындыр табагы мөдире итеп билгелиләр. Ул елларны әле бүгенгедәй хәтерли Сәрия апа. "27 сарык саудык. Һәр сарыктан өчәр литр сөт ала идек. Халыктан да җыела иде сөт, шуларны Убидагы май-сыр заводына илтеп тапшыра идек",-ди.

    1959 елда һәр эштә ирләрне уздырып эшләгән кызны авыл советы рәисе итеп билгелиләр. Сугыштан соңгы илне аякка бастыру еллары да аның нәфис җилкәләре аша үтә. Яшьлек дәрте ташып торган, үз дигәненә ирешә белүче кызны авыл халкы ун еллап үзенең әйдәүчесе итеп тота. Ат дилбегәсе кулыннан төшермәгән кыз авылда менә дигән тәртип урнаштыра. Пенсия яшенә җиткәч тә озак еллар "Дуслык" кафесында хезмәт куеп, кешеләр ихтирамын яулый.

    Ялгыз картлар яшәгән өйдә гадәттә ниндидер моңсулык хөкем сөрә. Сәрия апаның өе - 70-80 еллардагы татар авылы өе исә чисталыгы, пөхтәлеге белән күңелне үзенә тартып тора.

    Әле дә үз эшен үзе эшләргә тырышучы Сәрия апа хәтер үткенлеген, күңел керлеген саклап калган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: